Әдип Әлмиргә сорау бир

Адилә Сафина, «Сәләт-Болгар»
Исәнмесез, Жәүдәт Абый! Мин «Сәләт»тә 2 ел гына эле. Мөмкинлегез булса, «Сәләт-Чистай» ясагыз эле! Рәхмәт!


 Әдип Әлмир:

Сәлам, Адилә!

Активлыгың өчен рәхмәт! Әлбәттә, Чистайда Сәләт аланы оештыру идеясы миңа ошый. Без бит инде 1998 елда Чистайда Сәләт аланы үткәргән идек. Димәк, бу Чистайга яңадан кайту булыр иде. Моның өчен нәрсә кирәк соң? Эшне нәрсәдән башларга?

Бу сорауны сәлкешләр еш бирә, шуңа да, фәлсәфәгә кереп китмичә, конструктив җавап бирәм.

1.     Яшьләр белән эшләү һәм спорт министры һәм «Сәләт» фонды генераль директоры исеменә район  главасы исеменнән «Сәләт-Чистай» аланын оештыру тәкъдиме белән хат язырга кирәк.  

2.     Ул хатта аланны уздыру, ел дәвамында  аланга сәләтле балаларны Сәләт оешмасы белән бергәләп туплау, әйдаманнарны бергәләп әзерләү  теләге һәм, төп шартларның берсе булып,  районда Сәләт аланы үткәрү өчен 60-100 кешелек уку-укыту, сәламәтләндерү базасы булуы  күрсәтелергә тиеш.   

3.     Бу эшне башкаруның иң кыска юлы:  үз тирәңә фикердәшләреңне җыеп (алар сәлкеш булмаска да мөмкин) мәктәп директоры аша (директор белән бергә булса, тагын да әйбәт) район мәгариф бүлегенә чыгыгыз (я турыдан-туры идарә җитәкчесе белән очрашыгыз). Теләгегезне аңлатыгыз, мәгариф мөдире белән киңәшләшеп, глава исеменнән мин алда әйткән хатны әзерләгез. Мәгариф мөдире алга таба нәрсәләр эшләргә икәнен сезгә  үзе әйтер. Әгәр Сәләт аланы үткәрергә теләкләре һәм мөмкинлекләре булса, Глава исеменнән хат әзерләгәндә,  мәгариф мөдире үзе үк башта Сәләт оешмасына мөрәҗәгать итәчәк. 

Менә шул юл белән барганда, киләсе елга без инде «Сәләт-Чистай» аланын планга кертә алачакбыз.

Уңышлар телим!

 

Руслан Фәйзуллин, «Изге Чишмә» аланы директоры:

Исәнмесез, Җәүдәт абый!

Сезгә шундый сорау бар иде.

Без «Изге Чишмә» аланына әзерләнәбез. Бик яшь контингент, кичәге сәлкешләр. Күбесенчә кызлар языла.

Әгәр мөмкин булса, «Изге Чишмә» аланы турында берничә сүз-җөмлә язсагыз яхшы булыр иде. Аның тарихы, киләчәге, теләкләрегез...  

Исән булыгыз!



 Әдип Әлмир:

Сәлам, Руслан!

Сиңа һәм командаңа, барлык «Изге Чишмә»леләргә күп сәламнәр!

«Изге Чишмә», белгәнегезчә, 2000-нче елда оешты. Беренче елларда анда 50-ләп студент һәм хәтта олырак яшьтәгеләр дә катнаша иде. Ул һәрвакыт «Биләр каласы» сменасы белән бер вакыттарак, Чирмешән елгасының сул ягында, чатырлы алан буларак үткәрелде. Аланның эчтәлеге елдан-елга үзгәрә килде, әмма аның төп идеясы – студент яшенә җиткәч тә, Сәләттән аерылырга теләмәгән студентлар өчен очрашу, Сәләт мохитендә тагын бер ел булса да дуслар белән бергә булу, башка аланнарда булучылар белән танышу, дуслашу, алга таба шул контингенттан Сәләт аланнарына әйдаманнар чакыру иде. Ягъни моны ул вакыттагы җәйге әйдаманнар, директорлар мәктәбе дисәң дә дөрес булыр.  Үзенә күрә бу студентлар өчен тормыш мәктәбе дә булды. Кызлар аш-су әзерли, егетләр учакны карап тора, су китерә, укулар, телләр өйрәнү, төрле уеннар,  төрле кичәләр.  Мәктәп яшендә килми калган, Сәләт турында соңрак ишетеп, Сәләткә килү теләкләре студент елларында уянганнар өчен дә «Изге Чишмә» Сәләт мохитенә, Сәләткә кереп китәргә бик әйбәт мөмкинлек булып чыкты.   «Изге Чишмә» аланы һәрвакыт җыеннарда, форумнарда актив катнашты. Студентларның кичке чарадагы чыгышларын балалар бик яратып каршы ала иде. «Изге Чишмә» аланында туган «Палатка, учак һәм гитара» җыры бүген дә Сәләт хитларының берсе! 

«Изге Чишмә»нең Биләр форумы өчен  алыштыргысыз потенциал, волонтерлар мәктәбе икәнлеге дә ачылды. Инде күп еллар Биләр форумының шундый матур, уңышлы үтүендә «Изге Чишмә»дә катнашучыларның  өлеше бик зур. Моның өчен мин «Изге Чишмә»леләргә аеруча рәхмәтле.

Бу аланда кызлар күп булуына мин шатланам гына, алар бит яңа буын сәлкешләрне Сәләткә китерәчәк, бишек җырлары итеп Сәләт җырларын да җырлаячак. Бу шатландыра. Егетләргә дә шатланам. (Көлә) Беренчедән, кызларга күңелсез булмас иде, икенчедән, аланның  бер өлешендә волонтерлар функциясе дә бар. Форумда төрле эшләр чыгып тора, авыр күтәрүләр дә бар, күтәреп-күчереп куюлар да – монда егетләр кирәк.

Яшьләрнең күпләп килүе дә аңлашыла. Сәләт бит ул гаилә. Гаиләдән, дуслардан тиз генә аерылып китеп булмый. Шуңа да, аеруча әле яңа гына сәлкеш булган студентлар тартыла. Ә олыраклар, хәтта инде төрле эшләрдә эшләп тә «Изге Чишмә»гә тартылучылар – алар инде, күбесенчә, сезнең аланның ветераннары. Бәлки гаилә кору өчен матур кыз, йә батыр егет күзләүчеләр дә юк түгелдер. «Изге Чишмә»дә бер-берсен табып, мәхәббәт уты кабынган, алга таба гаилә корып җибәргән «Чишмә»леләр дә аз түгел бит. «Изге Чишмә»нең максатлары һәм аның мәгънәсе дигәндә моны да истән чыгарырга ярамый.    

Яңа традицяләр кертергә тырышыгыз, шунда туйлар уздырып, тора-бара гаилә белән, балалар белән килеп, «Изге Чишмә»не Сәләт дөньясына үзенә бер төс өстәп, гаиләләр дөньясы булып яши торган итегез! Сезнең янга болай да инде хәзер ветераннар туплана, гаиләләре белән киләләр. Димәк, бу хәрәкәт бар инде, әзрәк формалаштырасы, алдан уртак планнар корасы гына кала.

Биләрдә безнең тамырларыбыз. Биредә гасырлардан гасырларга безнең рухыбыз, энергиябез тупланып килгән. 1997-нче елдан «Изге Чишмә» янында, Хуҗалар тавында Биләргә мәңгегә кайткан сәлкешләр тавышы яңгырый. 

Күреп торасыз, Сәләт Биләрдә үсә, ныгый. Хәзер инде Биләрдә үзебезнең «Фәнсар» фәнни уку-укыту үзәгебез дә бар, тора-бара үзебезнең лицеебыз, университетыбыз  да булыр. Биләрдә Сәләт фәннәр академиясе үсәр.   Шуңа да «Изге Чишмә» алга таба Биләрдәге  кадрлар үстерү аланы булыр дип тә ышанабыз. 

«Изге Чишмә»нең көмеш хакыйкать фонында яшел имән яфрагы төшерелгән  үз флагы, үз төсмере, үз идеясы, үз традицияләре бар.  «Изге Чишмә» Сәләт мохитендә нык тамырлы һәм аның киләчәген дә өметле күрәм.  

«Изге Чишмә 2017» аланында катнашуыгыз үзегезгә файдага булсын, монда үткәргән көннәр һәм төннәрегез быелгы җәйнең иң матур мизгелләре булып исегездә калсын, тормышыгызны бизәп торсын! Уңышлар телим! 

Сабир Галимуллин, Самара, «Яктылык» мәктәбе:
Җәүдәт абый, шундый сорау: уку йортларының Сәләт клубларына нинди киңәшләр бирер идегез? Рәхмәт!


 Әдип Әлмир:
 Сәлам, Сабир!
Иң беренче итеп шуны ассызыклап, ачыклап куыйыйк. Сәләт клублары ике канатлы кош кебек. Бер канаты мәктәп. Икенче канаты – Сәләт. Уку йортларында оешкан Сәләт клублары бер яктан алар Сәләт дөньясын берләштерүче зур Сәләт клубының бер өлеше. Икенче яктан – урындагы һәр Сәләт клубы үзегез укыган мәктәпнең, уку йортының аерылмас бер кисәге, бер актив үзәге дә. Шуннан чыгып фикер йөртергә, эш итәргә кирәк. Конкрет киңәшләрем дә шуңа бәйле.

1. Сәләт клубы әгъзалары Сәләт принципалары белән яхшы таныш булырга һәм шул принципларга таянып хәрәкәт итәргә тиеш. Татар телен белү, татар телендә сөйләшү – бу Сәләт клубы әгъзасы булу өчен төп шарт.

2. Сәләт клубына әгъзаларны ныклап сайлап алырга кирәк. Сәләт балаларның интеллект-иҗат сәләтләрен үстерү мохите, фән-белемгә тартылучы балаларга ярдәм итү мохите. Шуңа да Сәләт клубында укуда алдынгылар, белемгә, фәнгә тартылучылар, иҗатчылар булырга тиеш. Сәләт клубы сан артыннан кумый, иң мөһиме – сыйфат!

3. Сәләт клубының барлыгы, бар икәнлеге, кайнап торган активлыктан түгел, эш нәтиҗәләреннән күренсен. Әйтик, сезнең тырышлыгыгыз белән мәктәбегездә татар теленә мәхәббәт артсын, татар телле мохитнең ныгуы сизелсен, мәктәбегезнең районыгызда, шәһәрегездә дәрәҗәсе артсын, олимпиадаларда җиңүчеләр саны артсын, төрле предметлардан БДИ күрсәткечләре үссен. Менә шундый клуб ул чын Сәләт клубы була инде.

4. Сәләт клубы үз эшчәнлеге планын төзегәндә үзәктәге Сәләт планнарын нигез итеп, үзенең мәктәбендәге чараларны да кертеп төзергә тиеш. Сәләт дөньясы җәйге аланнарга килгән көчле балалар белән ныгый, үсә. Шуңа да үз мәктәбегездән, үз төбәгегездән белемгә, иҗатка тартылган балаларны барлап Сәләт уку-укыту-сәламәтләндерү аланнарына җибәрү – клубларның төп вазыйфаларының берсе. Ул балалар алга таба сезнең клубның активистлары да булып китәчәк.

Тагын ике аерып әйтәсе киңәшем: 

1. Үзегезнең уку йортыгыз, мәктәбегез җитәкчеләре белән, директорыгыз, ректорыгыз белән һәрвакыт киңәшләшеп, аларның фатыйхасын алып эшләгез. Алар сезне үз ярдәмчеләре итеп күргәндә, эшләрегез күпкә җайлы барыр. Башкача мөмкин дә түгел. Укытучыларыгыз сезне үзләренең таянычы итеп тойсын. Алар да, без дә мәктәпләрдә уку-укыту сыйфаты үссен, балалар төпле белем алсын дип тырышабыз.

2. Сез Сәләт клубы активистлары. Әмма шул ук вакытта мәктәп укучылары да. Укудагы күрсәткечләрегез әйбәт булганда һәм үзегез дә шәхес буларак башкаларга кызыклы булганда гына Сәләт клубының авторитеты булачак. Артык мавыгып китеп, шуны һич истән чыгармагыз.
Исем:
Email: