«Сәмрух» ел премиясе

Премия Татарстан төбәк «Сэлэт» (Талант) яшьләр фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.

Премиянең максаты: Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, Сәләт проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү.

Сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә республикакүләм «Сәмрух» ел премиясендә Сәләт хәрәкәтендә актив балалар, яшьләр, укытучылар катнаша.

 

Премия дүрт этапта уздырыла:

1 нче этап – «Гаризалар кабул итү».

Катнашучылар гаризаны расланган формада www.selet.biz сайтында тутыралар һәм портфолиоларын Оештыру комитетына җибәрәләр. Вакыты – 2024 елның 20 нче ноябренә кадәр.

2 нче этап – «Катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы».

Катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу. Премиянең Оештыру комитеты катнашучының гаризасын карый һәм аны түбәндә билгеләнгән критерийлар нигезендә бәяли. Катнашучының киләсе этапка узу-узмавы җыелган баллар санына карап билгеләнә. Игътибар! Барлык номинацияләрдә дә катнашучыларның соңгы ике елда ирешкән уңышларына бәя бирелә.  Вакыты – 2024 ел, 24 нче ноябрь - 4 нче декабрь.

3 нче этап – «Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу».

Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә, аның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу.  Катнашучының чыгышы нәтиҗәләре буенча экспертлар составы баллар куя. Алар беренче этап баллары белән кушыла. Биремнәрнең формасын һәм эчтәлеген экспертлар билгели. Экспертлар, нәтиҗә ясаганда, катнашучыларның читтән торып сайлап алу этабында туплаган балларын да исәпкә алырга хокуклы.

Конкурс уздырылуга 5 көн кала, уздырылу урыны, вакыты һәм конкурсның эчтәлеге хакында хәбәр ителә. Вакыты – 2024 елның 5 нче декабреннән 2025 елның 16 нчы гыйнварына кадәр.

4 этап – «Тантаналы рәвештә премияне тапшыру».

2025 ел, февраль – лауреатларны һәм премиянең җиңүчеләрен бүләкләү. Тантананы үткәрү датасы һәм вакыты  Оештыру комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә хәбәр ителә. Көтелмәгән шартлар килеп чыккан очракта, Оештыру комитеты премиянең уздыру этапларын үзгәртергә мөмкин.

 

Ел саен уздырылучы «Сәмрух» премиясе түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- Ел директоры

- Ел өлкән әйдаманы

- Ел методисты

- Ел аланы

- Ел сәлкеше

- Ел әйдаманы

- Ел клубы

- Ел кулдашлары

Шулай ук, Ел саен уздырылучы «Сәмрух» премиясе кысаларында читтән торып катнашу белән махсус номинацияләр үткәрелә, алар арасында:

- Сәләт җырлый

- Ел алан укытучысы

 

Гариза тапшыру вакыты 2024 елның 20 нче ноябреннән дә соңрак булырга тиеш түгел.

Премиядә катнашу өчен портфолио электрон форматта оештыру комитетына тапшырыла.

Портфолио шаблоннары оештыру комитеты тарафыннан катнашучыларга аерым җибәрелә.

Белешмәләр өчен телефон: + 7 (843) 292-16-00.

Әлеге нигезләмәгә туры килмәгән гаризалар конкурста каралмый.

НИГЕЗЛӘМӘ

ГАРИЗА

Җитәкчелек