Аланнар

исемлек буенчакартада

Азнакай

«Сәләт-Азнакай» интеллектуаль һәм иҗади алан Азнакай районы сәләтле балаларына күпкырлы «Сәләт» дөньясында гизү мөмкинлеге бирә.

тулысынча укырга

Акбүре

«Сәләт-Акбүре» аланы сәләтле балалар һәм үсмерләр өчен интеллектуаль һәм иҗади үсеш мохите булдыруны максат итеп куя.

тулысынча укырга

Байлар Сабасы

«Сәләт-Байлар Сабасы» интеллектуаль аланы Саба муниципаль районы җирлегендә уздырыла һәм гуманитар фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда җиңгән мәктәп укучыларын туплый.

тулысынча укырга

Биләр каласы

«Сәләт» яшьләр хәрәкәтенең төп бурычларының берсе — татар халык тарихын һәм сәнгатен өйрәнү, мәдәни ядкарьләребезне саклау. Алексеевск районы хакимияте ярдәме белән Биләр тарихи-мәдәни тыюлыгында балалар савыктыргыч лагеренда уздырылып килүче «Сәләт-Биләр каласы» уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланы эшне нәкъ менә шушы юнәлештә алып бара. Алан эшчәнлегенең төп юнәлеше — тарих, археология, һөнәрчелек, экология.

тулысынча укырга