Төп юнәлеш:
IT
Үткәрелү вакыты:
16 июль - 2 август
Үткәрелү урыны:
«Фәнсар» ФМҮ (Алексеевск районы, Биләр авылы)
Катнашучылар:
12 - 18 яшь



«Сәләт — Санак» — фикердәшләр компаниясендә җәйне үткәрү өчен уникаль мөмкинлек! IT өлкәсенда яңа белемнәр алып, онытылмаслык мизгелләрне тою өчен менә дигән смена!

Әгәр сез үзегезне IT-өлкәдә эзлисез, 21 гасырның иң алдангы юнәлешендә үсәргә телисез, киләчәктә үзегезне уңышлы IT-белгеч итеп күрәсез икән безнең алан сезнең өчен!

 Смена вакытында түбәндәге дәресләр үткәрелә:

•  Web-кушымталар һәм сайтлар булдыру;

•  Python телендә уеннар ясау;

•  Python телендә Telegram-бот ясау;

•  LEGO робототехникасы;

•  график дизайн; 

•  3D-модельләштерү;

•  SMM;

•  техник инглиз теле.

Уку-укыту программасын квалификацияле һәм тәҗрибәле студентлар һәм IT-белгечләр алып бара, алар hәрчакта үз белемнәре белән уртаклашырга һәм үз һөнәрләренең серләрен ачарга әзер.

Сезне шулай ук мавыктыргыч иҗади, спорт һәм интеллектуаль чаралар көтә. Алар сезнең рухи дөньгазны баетырга, командада эшләү күнекмәләрен үстерергә һәм вакытны шәп үткәрергә ярдәм итәчәк! Ел саен без Цирк, Бал, Квиз, Холли Фестивале, Workshop-night кебек чаралар үткәрәбез.

Онытылмаслык җәйге сәяхәтнең бер өлеше булу өметен ычкындырмагыз, аның киләчәге - сезнең кулда! Бүген үк теркәлегез, һәм без сезнең максималь уңайлы һәм нәтиҗәле ял итүегез турында кайгыртырбыз!

«Сәләт — Санак» — ул IT-да үз потенциалын ачарга теләгән 12 - 18 яшьлек сәләтле балалар өчен идеаль мәйданчык. Сез IT-өлкәдә беренче адымнарыгызны ясыйсыз яки сезнең тәҗрибәгез шактый икән — мөхим түгел: һәркем күңеленә туры килгән юнәлеш табачак!

Юллама бәясе: 36 360 сум

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.sanak

https://t.me/selet_sanak 

гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Руслан Сабиров
    Руслан Сабиров

    Директор



    89874116424
  • Зәринә Имамиева
    Зәринә Имамиева

    Өлкән әйдаман



    89046791593