Казанышлар

2023 Россиякүләм «Иң яхшы остазлык практикалары» конкурсында җиңү
2022 ISLAMIC CONFERENCE YOUTH FORUM DIALOGUE AND COOPERANION (ICYF-DC)
Әгъзалык турында таныклык
Әлеге таныклык Татарстан Республикасы «Сәләт» Яшьләр иҗтимагый фондының Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән бәйле халыкара ICYF-DC әгъзасы булуын раслый.
2022 И.Ш. Халиков тарафыннан имзаланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән тапшырылган Рәхмәт хаты
2022 Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгыннан Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды командасына Рәхмәт хаты
2021 Татарстан Республикасында Гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә өлеш керткән өчен, Татарстан Республикасы Президенты Премиясе 
2021 «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының «Кешеләр өчен хезмәтләр: балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру» номинациясендә лауреат
2020 Вики-премия 2020: «Сәләт» ВикиМәктәбе проекты өчен «Ирекле белем» премиясе сертификаты
2014 Татарстан Республикасы «Сәләт» Яшьләр иҗтимагый фонды катнашучыларына ТР Президенты Р.Н. Миңнехановтан Рәхмәт хаты
2009 Татарстан Республикасының «Сәләт» Яшьләр иҗтимагый фонды коллективына М.Ш. Шәймиевтан Рәхмәт хаты
2009 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшиннан Рәхмәт хаты
2003 Сәләтле балалар һәм яшьләр өчен иҗтимагый-психологик адаптация системасын булдыруда актив эшчәнлек өчен Муса Җәлил исемендәге Республикакүләм премия бирелү хакында Таныклык
2017, август «Сәләт-Монреаль» халыкара уку-укыту һәм сәламәтләндерү лагере Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән Канаданың Монреаль шәһәрендә беренче тапкыр уздырылды. Сменаның төп максаты – Татарстан Республикасыннан һәм Рәсәйнең башка төбәкләреннән сәләтле балаларга һәм актив яшьләргә үсү өчен мөмкинлекләр тудыру. Сменада катнашу өчен 200дән артык гариза кабул ителде, Татарстаннан исә 20 кеше бәйгедән узды. Милләттәшләребез арасында Чехия, АКШ, Канададан бик күп сәләтле яшьләр катнашты.
2017, июль 2017-нче елда Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме белән Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумы 2 сменалык форматта уздырыла.

Форум яшьләрнең интеллектуаль, иҗади һәм рухи потенциалын күрсәтү, кыю инновацион проектларны тәкъдим итү өчен уникаль мәйданчык булып тора. Форумның 2 сменасында да өстәмә тема булып экология һәм тотрыклы үсеш торды.
2017, июнь Самарада «Сәләт» клубы вәкилләре тәкъдиме белән беренче тапкыр «Сәләт-Самара» исмеле профильле смена уздырыла.  Сменада Татарстаннан – 24, Самарадан – 54 һәм Сәләт клубыннан барлыгы 25 сәлкеш катнашты.  Алан программасы катнашучыларны белем, фән ягыннан да, иҗади яктан да үстерүне максат итеп куя. «Сәләт-Самара» аланының төп максатлары: Самара өлкәсендә һәм башка төбәкләрдән килгән сәләтле балаларның татар теле дәрәҗәсен арттыру, татар мохитен тудыру, балаларның фәнни һәм иҗади мөмкинлекләрен ачу, арттыру.
2017, июнь IV Төбәкара «Болгар-Туган Тел» лагере беренче тапкыр 2 сменада үткәрелә. Катнашучылар – Рәсәйнең 15 төбәгеннән җыелган 1 000 артык сәләтле балалар. Проектның максаты – татар телен өйрәнүгә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү, татар мәдәнияте традицияләрен кабул итү һәм үзләштерү. Актив позицияле сәләтле шәхес тәрбияләүдә инновацион алымнар куллану.
2016, август Биләр каласының «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә Алексеевск районы балалары өчен  беренче тапкыр «Сәләт-Имәнкәй» исемле профильле смена уздырыла. «Сәләт-Имәнкәй» аланы интеллектуаль һәм физик яктан камилләшергә теләүче балалар өчен оештырыла.
2016, июль Татарстан Республикасының Лаеш районында урнашкан «Звёздный» БСҮ  беренче тапкыр «Сәләт-Эшмәкәр» исемле профильле смена уздырыла. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, эшмәкәрлек өлкәсендә өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Эшмәкәрлек сәләтен үстерү, бизнес төзү осталыгын булдыру өчен бер дигән уникаль мәйданчык. Сменаның программасы иҗади чараларны да үз эченә ала.
2016, июнь Биләр каласының «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә беренче тапкыр «Осталар бистәсе» исемле профильле смена уздырыла. Балалар төрле өлкәләрдә үз проектларын булдыра: кул эшләре, дизайн, гравировка, 3D-проектлаштыру.

2016, 19 февраль Беренче тапкыр «Сәмрух» исемле Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясе уздырыла. Сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясендә «Сәләт» берләшмәсен актив үстерүче балалар, яшьләр, мөгаллимнәр һәм укытучылар катнаша. Ул Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Респукбликасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.
2016, август Татарстан Республикасы Президентының 2016-нчы елның 23-нче августындагы № УП-723 номерлы Указы нигезендә «Сәләт» берләшмәсе гражданлык җәмгыяте институты үсешенә зур өлеш керткәне өчен  Президент премиясе белән бүләкләнде.