Төп юнәлеш:
кинематография
Үткәрелү вакыты:
5 - 22 август
Үткәрелү урыны:
«Сәләт-Батыр» ЯИҮ (Чувашия республикасы, Батыр районы, Кызыл-Чишмә авылы)
Катнашучылар:
12 - 18 яшь


«Сәләт — Гайрәт» - кинематография юнәлешендәге җәйге профильле Сәләт аланы. 

Аланның төп максаты — яшьләрнең кинематографиягә кызыксынуын арттыру һәм татар киноиндустриясен үстерү.

Сменада уку-укыту программасына аерым игътибар бирелә. Дәресләрне профессиональ режиссерлар, сценаристлар һәм актерлар алып бара. Смена дәвамында сәлкешләр актерлык сәнгате, режиссура, сценарий язу нигезләре, монтаж, тавыш режиссурасы һәм кинопроцесс үзенчәлекләрен өйрәнеп, үзләре фильм төшерә.

«Сәләт — Гайрәт» аланының уку-укыту программасы кысаларында түбәндәге дәресләр үткәрелә:

 ⁃ видеомонтаж;

 ⁃ видео төшерү осталыгы;

 ⁃ режиссура;

 ⁃ актерлык осталыгы;

 ⁃ саунддизайн.

Уку-укыту программасы белән беррәттән, смена дәверендә балаларда командада эшләү, иҗади фикерләү күнекмәләрен үстерү, аларның потенциалын ачуга юнәлдерелгән мәдәни программа һәм спорт чаралары да оештырыла. 

Юллама бәясе: 36 864 сум

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.gairat

https://t.me/SLT_GRT 

гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Камилә Шавалеева
    Камилә Шавалеева

    Директор



    89393349590
  • Эльвина Шакирова
    Эльвина Шакирова

    Өлкән әйдаман



    89274008754