Таныш булыгыз, «Фәнсар»! кире кайтырга

Знакомьтесь, «Фәнсар»!

Җәйге аланнар кайларда үтәчәк? Базаларда балалар өчен нинди шартлар тудырылган?

Һичшиксез, бу сораулар әти-әниләрне еш борчый. Шуңа да Сәләт базалары турында мәгълүмат комачау итмәс. Бүген сүз «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге турында барачак! 

«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге - төрле дәрәҗәдәге чаралар үткәрелергә мөмкин булган заманча күпфункцияле комплекс.  

«Фәнсар» ФМҮ  – ул
- яшәү өчен уңайлы бүлмәләр;
- эш бүлмәләре;
- ашханә;
- күпфункцияле зал;
- ачык порт мәйданчыклары;
- ачык бассейн;
- мунча;
- машина кую урыннары. 

«Фәнсар» Казаннан 150 км ераклыкта, Биләрдә урнашкан. Ә ул – республикабыздагы атаклы, сирәк очрый торган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр арасында аерым урын алган бөек шәһәр. 

Хәзерге көндә Биләр янында, риваятьләргә күмелгән Хуҗалар тавында Изге Чишмә челтери, шәһәрлек территориясендә тарихи ядкарьләр торгызылды, Биләр тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы барлыкка килде, А.Е.Арбузовның музей-йорты ачылды. 

Һәм боларның барысы - кул сузымы арада, дөресрәге, «Фәнсар»дан 5 минут ераклыкта урнашкан.

Мең кат ишеткәнче, бер кабат күрү хәерле, диләр. Сез дә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәген килеп күрегез! Җәйге аланнарга көтеп калабыз! portfolio-selet.ru сайтына рәхим итегез!