Сәләтле Энҗедән чираттагы җиңү! кире кайтырга

Очередная победа активистки Сәләт!

Сочи шәһәрендә «Факел» Халыкара фестиваленең ябылу тантанасы узды. Безнең өчен тагын сөенечле хәбәр: Сәләтнең якын дусты Энҗе Әхмәтҗанова Гран-прига лаек булды.

Фестиваль гала-концертында Германия, Боливия, Кытай, Вьетнам, Кыргызстан, Беларусь һәм башка ил вәкилләре чыгыш ясаган, һәрберсе үз халкының мәдәниятен тәкъдим иткән. Безнең Энҗе Татарстан Республикасын тәкъдим иткән, татар телендә «Сөембикә» бәетен башкарган.

«Фестивальдә Гран-при алу минем өчен бик көтелмәгән хәл булды. Шундый сөендем! Иван Җиһанов миңа грамота тапшырганда, син хәзер Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясендә укырга тиеш инде, диде. Мин бик тырышачакмын! Безнең командага, миңа көч биреп, минем өчен җан атып торучыларга, әти-әниемә, укытучыларыма, конкурсны оештыручыларга һәм жюри әгъзаларына һәм миңа ышаныч белдергән «Газпром трансгаз» оешмасына зур рәхмәтемне белдерәм!» – дип хисләре белән уртаклашты Энҗе Әхмәтҗанова.