Шәхес

Карина Халяпова

«Сәләт-Рухият» сменасы әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

- Сәләткә 2017-нче елда килеп эләктем. Бирегә мине Руфат Киямов бер чарада җырларга чакырган иде. Берничә атнадан соң, гомумән, сменага эшләргә барырга тәкъдим итте.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

- Сменаларны аерып әйтә алмыйм. Һәрбер смена – кабатланмас һәм онытылмас!

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

- Сәләт елдан-ел көчәя генә бара! Мин моңа бик тә шатмын. Оешмага гашыйк булган балалар көннән-көн арта гына бара. Минемчә, бу бик зур куаныч.

– Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

- Мин 3-нче, 5-нче һәм 6-нчы форумнарда булдым. Әлбәттә, 3-нче форум – ул бөтенесенә дә таныш булган классик форум. Ә менә 5-нче һәм 6-нчы форумнар минем өчен зур сер иде. Биредә татар телен камил белмәүчеләр, Сәләткә беренче тапкыр килүчеләр шактый булды. Ләкин аның кызыгы да шунда бит! Сәләт принципларын аңлату, сөрәннәрне бергә өйрәнү тагын да күңеллерәк! Нәтиҗә: сменадан киткән вакытта берничә бала яныма килеп: «Кабаттан монда килер өчен, татар телен өйрәнәчәкмен!» дип әйтте.

– Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Минемчә, оешмада һәрбер баланың күңеленә хуш килә торган проект эшләп килә.

– Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Сәләттән тыш актив студент тормышын алып барам. Вокал юнәлеше җитәкчесе булып эшлим, концертларга вокал номерлары куябыз, үзебез төрле чаралар уйлап чыгарабыз. Музыка белән балачактан ук дус.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

- Мин сине яратам — бу шундый гади дә, шул ук вакытта матур да сүз, минемчә.

– Сәлкешләргә теләгең.

- Бәхетле балачак кына телим. Һәркөннең тәмен татып карагыз, үзегезне үстерегез. Сәләткә гел кайтыгыз!

тулысынча укырга

Айтуган Фатыйхов

«Сәләт-Болгар» сменасы әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

–  Әлеге могҗизалы дөньяга беренче адымнарымны мин бары тик бу елның башында «Әйдаманнар мәктәбе» аша ясадым. Шулай итеп биредә минем юлым башланып китте. Җәйне тулысынча Биләрдә әйдаман булып эшләп үткәрдем дисәм, бер дә ялгыш булмас.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

–  Әлбәттә, минем иң беренче аланым - «Сәләт-Болгар». Соңыннан, «Сәләт -Самара» һәм «Сәләт-Батыр».

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Оешмада әле күптән түгел булу сәбәпле, бу сорауга җавап бирергә авырсынам. Әмма, бүгенге көндә Сәләт – ул балаларның сәләтләрен үстерергә менә дигән мәйданчык. Бары тик балаларның теләкләре генә булсын.

– Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

– Этим летом моей первой сменой стал «Сәләт-Болгар», под руководством Рамиля Мингазова и Алины Рамазановой. Далее же отработал 4-ый, 5-ый, 6-ой форум.

– Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

– Хәзерге вакыттагы тенденцияләргә карасак, минемчә, Сәләткә киберспорт буенча дәресләр җитми. Чөнки, бүгенге көндә балаларның күбесе әлеге өлкә белән бик кызыксына. Соңыннан, турнирлар да оештырылса шәп булыр иде дип саныйм. Минем уйлавымча, киберспорт бик тә популяр!

– Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Фотошоп, видеомонтаж белән кызыксынам. Күптән түгел парашюттан сикердем. Армиядән соң, парашют спорты белән шөгыльләнергә планнарым бар.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Тормышта очраган кыенлыклар аркасында үзегезнең кәефегезне төшермәгез. Кем белә, бәлки бу сезнең гомерегезнең яңа ишекләрен ачарга ярдәм итүче ачкычлардыр.

– Сәлкешләргә теләгең.

– Сәлкешләр, яңа эшләргә тотынырга курыкмагыз! Бары тик бу очракта гына биек үрләр яулый алачаксыз. Иң мөһиме, яныгызда һәрвакыт ярдәм итүче кешеләр булсын. Курыкмагыз һәм хыялларыгыз артыннан барыгыз!

тулысынча укырга

Адель Хәертдинов

«Сәләт – Самара» сменасы әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– 2013-нче елда дустым һәм елны Сәләт аланына баруы турында сөйләде. Мин лагерьларны бөтенләй яратмый идем, ләкин дустыма ияреп Сәләткә барып карарга булдым. Һәм мин инде бу берләшмәдә 5 ел!

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– Катлаулы сорау. Барысын да яратам. Ләкин «Сәләт – Самара», «Сәләт – Ак Бүре» и «Сәләт – Имәнкәй» аланнарын аерып әйтергә мөмкин.

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Сәләт һәр елны үзгәрә, яңадан-яңа мөмкинлекләр барлыкка килеп тора.

– Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

– Мин 3-нче һәм 6-нчы форумнарда («Сәләт – Самара», «Сәләт – Ак Бүре») булдым. Һәм шундый фикергә килдем: һәр форум да бер үк җирлектә үтсә дә, һәрберсенең үз рухы, үз үзенчәлеге бар иде.

– Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

– Белмим дә. Минемчә, хәзерге вакытта булган проектлар барлык өлкәләрне дә колачлый.

– Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Укыйм, укыйм һәм тагын бер тапкыр укыйм! Укудан тыш халыкара проектларда, мәсәлән, БМО моделендә катнашырга тырышам.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– «Син ышанма, матурым», «без бәхетле» һәм «хыялым».

– Сәлкешләргә теләгең.

– Сәлкеш, ирешкәннәрдә генә тукталып калма! Бел: камиллеккә чикләр юк, шуңа күрә үзеңне булдыра алган кадәр яраткан эшеңә багышларга тырыш!

 

тулысынча укырга

Гүзәл Мөхәммәтнәбиева

«Сәләт-Яр Чаллы» сменасы әйдаманы

- Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

- Бу бик тә кызыклы вакыйга. Эш шунда ки, дусларым арасында Сәләт дөньясына күптәннән чумганнар шактый күп иде. Җәй узган саен аларның җырлап йөргән җырларын, сөрәннәрен, дөресен генә әйткәндә бик аңлап бетерми идем. Әмма, 2015-нче елда әнием минем өчен «Сәләт-Болгар» аланына гариза тутырып җибәрдек. Тик, бирегә мин эләгә алмадым. Ул елны «Агыйдел» Форумына барырга насыйп булды.

- Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

- Сәләтне яраткан һәм яратмаган сменаларга бүлә алмыйм. Минем өчен нинди дә булса аланга бару үзе бер зур шатлык!

- Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

- Сәләткә кереп киткәнемә күп вакыт үтмәде әле. Әмма, мондагы үсеш бик нык күренә! Балалар өчен уңайлыклар күбәя!

- Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- «Сәләт-Cамара» аланының көзге сессиясенә бик барасым килгән иде. Тик уку процессы бик тыгыз булу сәбәпле, бара алмадым... Мондый мөмкинлекләрне кабаттан ычкындырасым килми. Елмая елмая Сәләт Йортына, проектларда катнашыр өчен йөгерәсем килә!

- Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

- Җәен, бер көтмәгәндә Форумның төп сменасына, «Сәләт-Яр Чаллы» аланына эләктем. Шунысы кызык, бирегә, гомумән, барырга планнаштырмаган идем. Әңгәмәгә дә «Әйдаман булыр өчен нигә чират торалар?» дигән сорауга җавап табам дип килгән идем.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Оешмага нәрсәдер җитми дип әйтә алмыйм. Эшчәнлек тә, үсеш тә бик яхшы бара, минемчә. Тик, җәйнең бер көнендә алан ачырга теләгем барлыкка килде. Кайчан да булса аның турыда кешеләргә сөйләрмен дип уйлыйм. (Елмая)

- Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Хәзерге вакытта 3-нче курста белем алам, университетның активисты булып саналам. Югары белем бирү йортында төрле чаралар оештыру – минем иң япраткан эшләремнең берсе. Спортны үз итәм. Факультет данын яклап мини-футбол, волейбол һәм стритбол командаларында уйныйм. Вокал студиясен тәмамладым. Фотосурәтләр иҗат итәргә, рәсем ясарга, язмалар язарга, телләр өйрәнергә яратам. Хәзерге вакытта исә гитарада уйнарга тырышам һәм график дизайн нигезләрен өйрәнәм.

- Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

-«Үз тормышыңны ЯРатып», «Елмай», «Гел яхшылыкка омтыл», «Могҗиза көтмәгез, үзегез бер могҗиза булып яшәгез», «Матурлык – ул син, бәхет – ул син».

- Сәлкешләргә теләгең.

- Сәлкешләргә теләк булып, махсус шигырь иҗат иттем.

Сәлкешемә. (Автор: Гүзәл апа Мөхәммәтнәбиева )

Менә, адым ясап, кердең Сәләт дөньясына. 
Сәлам, Дустым! Рәхим ит син, Сәләт гаиләсенә. 
Монда булган һәрбер мизгел кабатланмас, 
Шатлык, бар мизгелләр калыр, булып мирас.

Сәләт дөньясында тапкан һәрбер дустың, 
Иң кадерле нәрсә булыр, гүя алтын. 
Торма читтә, тизрәк кушыл безнең янга 
Нишләгәнең әле барып җитә алмас аңга.

Елмай! Омтыл яхшылыкка, бөек үргә 
Тормыш тәмен таты безнең белән бергә. 
Без - бер гаилә, бердәм дәүләт, без - бер галәм, 
Без - көч, без - Рух, Сәләт хәзер синең гаиләң.

Синең көләч йөзең минем өчен алтын кебек, 
Күпме шатлык һәм күз яше синең белән күрдек. 
Кочагымда сине тату - бер могҗиза, 
Тормышымны сиңа багышларга да мин риза.

Сәлкеш, минем өчен син хәзер - зур галәм! 
Бу минуттан Сәләт - синең гаиләң. 
Син мәңгегә минем йөрәгемдә, шуны син бел. 
Яратырга сине омтыла минем күңел.

тулысынча укырга

Карина Цой

«Сәләт-Самара 2018», «Сәләт-Акбүре 2018» сменалары әйдаманы

- Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

- Безнең мәктәптән бик күпләр Сәләткә барып кайтты (Ислам абый Вәлиев, Камилә апа Сөләйманова, Алсу апа Ганиева һәм башкалар). Минем дә Сәләт мохитенә чумып карыйсым килде һәм 2012-нче беренче тапкыр «Сәләт-Раушан»га бардым.

- Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

- «Сәләт-Раушан», «Сәләт -Самара», «Сәләт-Имәнкәй».

- Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

- Хәзер инновацияләр һәм мөмкинлекләр күбрәк, мин сәлкеш булганда аның кадәр үк түгел иде.

- Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Смена әйдаманы булудан тыш, быел мин Казанның 9-нчы мәктәбенең Сәләт Клубы кураторы булдым.

- Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

- Быел «Сәләт -Самара» сменасы белән 3-нче һәм «Сәләт-Акбүре» сменасы белән 6-нчы форумда булдым. 6-нчы форум миңа күбрәк ошады.

- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?

- Әгәр бу интервьюны элегрәк алган булсагыз, мин «рәсем сәнгате белән бәйле проект кирәк» дип җавап биргән булыр идем. Ләкин өлгерми калдым (елмая). Күптән түгел Сәләт «Шәһри Биләр» пленэр-мәктәбен уздырды бит инде.

- Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Робототехника һәм тиз уку дәресләрен алып барам, француз телен өйрәнә башладым, гитарада уйныйм.

- Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

- Игорь абый Смирнов әйтмешли: «Хәерлесе», «синең шул булыр инде».

- Сәлкешләргә теләгең.

- Бик күпләр, тизрәк зур үсәсем һәм әйдаман буласым килә, ди. Ә мин сезгә менә нәрсә телим: зур үсәргә ашыкмагыз, балачак мизгелләренең тәмен белегез! Латинча әйтсәк, carpe diem («мизгелне тотып калыгыз»)!

тулысынча укырга

Рамил Минһаҗев

«Сәләт-Болгар 2018» сменасы директоры

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– 2009-нчы елда беренче тапкыр сәлкеш булып «Сәләт-Раушан» аланына бардым. Ә берләшмә турында мәктәптә танышларымнан ишеткән идем. Сәләтнең энергетикасы һәм сәлкешләр белән еллар буена элемтәне югалтмавы ошады. Кызганыч, тик бу сәлкеш булып соңгы тапкыр баруым иде. Ә 2016-нчы елда Назлыгөл Вәлиуллина мине үз командасына чакырды, һәм нәкъ менә шул вакыттан мин әйдаманнан профильле смена директорына әйләндем.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– Әлбәттә инде, «Сәләт-Болгар», аннары «Сәләт-Ак Бүре», ә өченче урында – калган барлык аланнар, чөнки мин аларның барысын да яратам (елмая).

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Бер әйбер генә әйтә алам: оештыру елдан-ел үсә. Ниндидер аерым моментларны аерып күрсәтәсем килми. Сәләт үсте, аның белән бергә мин дә үстем!

– Сәлкеш – ул...

– Сәлкеш – ул аланның кәефе, аланның җиңүләре, аланның җаны!

– Әйдаман – ул...

– Әйдаман – ул эш кешесе, максат кешесе!

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Талия апа Усманова белән Нияз абый Мортазин. Мин һәрвакыт аларга охшарга тырыштым!

– Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Сәләтнең бөтен яңалыкларыннан хәбәрдар булырга тырышам. Берләшмәдә проектлар бик күп. Бәлки, берәрсендә үземне оештыручы ролендә дә сынап карый алырмын.

– Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

– Миңа өченче Форумда эшләү насыйп булды. Дөресен генә әйткәндә, мин җаваплылык тоймады, бары эшемне 200 процентка җиренә җиткереп эшләргә, команданың куркынычсызлыгын, сәламәтлеген, яхшы кәефтә булуын кайгыртырга тиешлегемне генә тойдым.

– Синеңчә Сәләткә нинди проектлар җитми?

– Минем берничә идеям бар, ләкин әлегә сер булып калсын әле (көлә).

– Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Магистратурада укыйм, инженер программист булып эшлим, «Сәмрух» иҗат берләшмәсенең техник бүлеге командасына керәм.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– «Әйе», «әти», «әни», «гаилә».

– Сәлкешләргә теләгең.

–  Һәр кешедә Сәләт кисәкчеге булуын һәм һәркемнең бу зур берләшмәгә керүен телим.

тулысынча укырга

Алинә Рамазанова

«Сәләт-Болгар» сменасы өлкән әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– 2012-нче елда дустым мәктәптә күрешкән саен Сәләттә, аеруча «Сәләт-Санак»та ничек шәп булуы турында сөйли иде. Кызыктым да үзем дә катнашу өчен гариза калдырдым. Ләкин ул елны бара алмадым. Бары тик 2013-нче елда гына бару насыйп булды. Сәләт дөньясына сәяхәтем шулай башланды.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– Әлбәттә инде, «Сәләт-Болгар», «Сәләт-Изге чишмә» һәм «Сәләт-Раушан». «Сәләт-Болгар» – гаилә, «Сәләт-Изге чишмә» – яшьлек, «Сәләт-Раушан» белем.

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Ниндидер нәтиҗәләр ясар өчен, мин үземне Сәләт «старичогы» дип уйламыйм әле. Ләкин бер нәрсә үзгәрми – танышулар.

– Сәлкеш – ул...

– Ул әйдаман һәм башҗитәк өчен мотиватор, барысы да алар өчен эшләнә бит.

– Әйдаман – ул...

– Сәлкеш өчен беренче кеше. Ул үз эшенә һәм сәлкешләр елмаюына гашыйк кеше булырга тиеш.

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Алар минем өчен үрнәк! Зилә апа Нәбиуллина белән Руслан абый Закиров.

– Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Хәзерге вакытта мин әйдаман гына.

– Быел Сәләт Форумнарының 6 сменасы узды. Син кайсында булдың – шуның турында сөйлә әле.

– Мин алты форумның бишесендә булдым. SOFT SKILLS FORUM-нан MEDIA BILER FORUM-га кадәр. Форумнар күзгә күренеп үсте, камилләште. Алар белән бергә без дә үстек.

– Сәләткә нинди проектлар җитми дип уйлыйсың?

– Даими нигездә эшли торган иҗади проектлар кирәк. Мәсәлән, мин үзем атнага 2-3 тапкыр биюгә яки актерлык осталыгы дәресенә йөрер идем. Үзебездә булган тәҗрибәне башкалар белән уртаклашырга кирәк дип саныйм.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Әнигә бизнеста ярдәм итәм, репетитор булып эшлим. Бу миңа бик ошый. Балаларга Сәләт турында сөйләдем һәм алар үзләре дә аланнарга килделәр.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Елмай. Артта калмаска, икеләнмәскә.

– Сәлкешләргә теләгең.

– Дөньяны яратыгыз, максатларыгызга ирешегез һәм бер-берегез белән дус булыгыз. Хәзерге көндә кулыгызда булган мөмкинлекне ычкындырмагыз.

тулысынча укырга

Галәэтдин Усманов

«Сәләт-Рухият 2018» сменасы әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– Сәләткә мин 2017-нче елда килеп эләктем. Әлеге оешманың аланнарына баручыларның ни өчен шуның кадәр күзләре януларын, бу «дөньяны» икенче өй дип йөрткәннәрен аңлыйсым килә иде. Бу сорауга җавапны үзем монда килгәч кенә таба алдым. Сәләт – бер ел алга энергия бирә ала торган мохит ул... Җылы мохитне, минемчә, якын кешеләр белән дуслык барлыкка китерә. Моны тойгач, мин үзем дә бирегә кабат һәм кабат килергә теләүчеләрнең берсенә әйләндем дияргә кирәк. 

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– «Сәләт – Саба 2017», «Сәләт – Рухият18», «Сәләт –...2019».

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Һичшиксез, берләшмәнең зур, бары тик яхшы якка гына булган үзгәрешләрен күрергә мөмкин. Аланнарда да, «кырда» да инфраструктура елдан-ел яхшыра бара – моны әйтмичә булмый. Моңа тагын бер дәлил: сәлкеш һәм әйдаман булып барырга теләүчеләрнең саны арту. Сәләт Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә, башка илләрдә дә үсә. Бу безне бик куандыра.

– Сәлкеш – ул...

– Сәлкеш – зур потенциалга ия булган бәләкәй кеше.

– Әйдаман – ул...

– Әйдаман – балаларны яхшы якка юнәлдерүче кеше.

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Кызганыч, тик минем сменага беркайчан да бала булып барганым юк.

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Ике ел дәвамында Сәләт аланнарында әйдаман вазыйфасын башкарам. Гаҗәеп дөньяны күрергә ярдәм иткән беренче тәҗрибәм «Сәләт – Саба 2017»дә тупланды. Икенче әйдаманлыгым исә «Сәләт – Рухият 2018»дә узды. Биредә мин бу могҗизалы дөньяга тагын да тирәнрәк чумдым.

– Күбесе белгәнчә, бу җәйне Биләрдә Сәләтнең 6 форумы үткәрелде. Син эшләгән форум турында сөйләсәң иде...

– Быел миңа 3-нче һәм 6-нчы форумнарга барырга насыйп булды. Аларның һәркайсы минем хәтердә эз калдырды дияргә дә була. Эссе һава, суыклар, яңгыр – боларның берсе дә Биләрдә алган хисләрне бетерә алмаячак!

– Сәләткә нинди проектлар җитми дип уйлыйсың?

– Бу сорауга җавап бирү авыррак... Минемчә, кызыклы проектлар инде шактый күп. Хәзер аларның һәркайсын яхшыртуга һәм аларның нәтиҗәлелеген арттыруга игътибарны юнәлтергә кирәк дип саныйм.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Менә инде 15 елдан артык мин каратэ белән шөгыльләнәм. Спорт минем өчен бик мөһим, мин үземне шуннан башка, хәрәкәтләрдән, тренировкалардан башка күз алдына китерә алмыйм. Бу елларда каратэ белән шөгыльләнгәндә мин төбәкара һәм Бөтенроссия дәрәҗәләрендә күп кенә җиңүләр яуларга өлгердем. Хәзерге вакытта без команда белән институт һәм университетта партнерлык элемтәләрен үстерү белән шөгыльләнәбез. Бу Фандрайзинг дип атала.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Безнең республиканың шигаре һәм барлык авыр эшләрне башкарырга ярдәм итә торган: «Без булдырабыз!»

– Сәлкешләргә теләгең.

- Сәлкеш, исеңдә тот! Булдыра алмаслык нәрсә юк! Башларыбызда булган барлык мәсьәләләрне, чикләрне без үзебез булдырабыз. Сезнең барлык максатларыгызга ирешүегезне, беркайчан да өметсез булып калмавыгызны һәм һәрвакыт камиллеккә омтылуыгызны телим!

тулысынча укырга

Дилә Нигъмәтуллина

Сәләт активисты

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– 2012-нче елда ТРда спорт ориентлашуы буенча 1-нче урын алдым, соңыннан спорт мәктәбе белән берлектә «Сәләт-Саба» аланына путевка оттым. Ләкин, иң кызыгы, биредә спорт юнәлеше бөтенләй юк иде дисәң дә була. Шулай итеп әкрен генә кереп киттем дә инде. (Елмая)

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

–  «Сәләт-Азнакай», «Болгар –Туган тел», «Агыйдел». 

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Иң беренче чиратта сменаларның саны артты. Ә бу үз чиратында балаларның төрле өлкәләр буенча белем алу мөмкинлеге күбәйгәне турында сөйли. Оешмабыз үз эшчәнлеген ел дәвамында алып бара башлады. Балалар нәкъ менә шуның турыда озак кына хыяллана иде.

– Сәлкеш – ул...

– Сәлкеш – ул әлеге соры һәм караңгы көзге болытларны куып, җылылык бүләк итә торган кояш нуры.

– Әйдаман – ул...

– Әйдаман – үзендә аниматор, психолог осталыкларын туплый ала торган супергерой. Ләкин, иң мөһиме, төрле вакытта ярдәм итүче дус.

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Әйе, әлбәттә! Гөлназ апа һәм Альберт абый. 

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Дөрестән дә ошаган эш башкарам. Күп кенә аланнарга, форумнарга йөрим. Үземне төрле рольләрдә сыныйм.

– Күбесе белгәнчә, бу җәйне Биләрдә Сәләтнең 6 форумы үткәрелде. Син эшләгән форум турында сөйләсәң иде.. 

– Бу елны алты форумның икесендә булдым: «ARTS BILER FORUM» - илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган иң креатив, иң сәләтле балалар катнашындагы форум. Үзенең гала-концерты белән истә калган, үзенчәлекле мохиткә ия булган форум. Төрле яшьтәге балалар. Кабатланмас ритм. Искиткеч җитәкчеләр һәм яңа тәҗрибә.

«SELET BILER FORUM» - төп форум; биредә үземә яңа – спорт юнәлеше администраторы вазыйфасын «киеп карадым». Әлеге форум танышларым, сәлкешләрем белән күрешү мөмкинлеге, яңа танышулар, форс-мажор ситуацияләрдә дөрес чыгу юлларын табу белән истә калды.

«IT BILER FORUM» - Альбина апа Кадирова ярдәме белән тагын бер тапкыр директор ролендә башкарылган форумым. Бер сулышта узган форум: территориянең бер башыннан икенче башына кадәр. (Көлә) Ике команда, яңа юнәлеш һәм җылы хисләр «диңгезе».

«MEDIA BILER FORUM» - 4 ел эчендә үземнең туган көнемне билгеләп үткән йомгаклау форумы. Күңелле һәм бик тәмле булды! Янә ике команда белән эшләү һәм Чистай шәһәренә тукталмас көндәлек сәфәрләр. Форумнар ярдәмендә минем стрессларга каршы торучанлык хисем күпкә артты дияргә кирәк. Әле күп кенә дуслар һәм танышлар артканын да өстәмичә булмый.

– Сәләткә нинди проектлар җитми дип уйлыйсың?

– Финанс грамоталылыгы буенча проектлар. Хәзерге вакытта, күбесе белгәнчә, шактый гына финанс кораллар бар. Аларның кайсылары белән идарә итү отышлырак икәнен белергә кирәк дип саныйм.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– КФУ магистратурасын тәмамлыйм; кызыксыну белән диссертация язам; Идарә, икътисад һәм финанслар институтында эшлим; спорт белән шөгыльләнәм, биим. 

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Сәләт – ул син. 
Кешеләр дә хәзинә бит. 

– Сәлкешләргә теләгең.

– Төрле эшләрне башлап карагыз, мөмкинлекләр белән кулланыгыз. Үзегезнең их яхшы версиягезне булдырыгыз.

тулысынча укырга

Илнур Хазипов

«Сәләт-Рухият» сменасы әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– Мин беркайчан да лагерьларга бала булып бармадым, шул сәбәпле «әлеге дөнья» миңа кызыгырак булып тоела иде. Беренче курска укырга кергәч мин яңа кешеләр белән таныштым, күбесе аларның Сәләт мохитеннән иде. Аларның һәрберсеннән кабатланмас, көчле, дустанә энергетика ташып тора. Шулай итеп миндә үзеннән-үзе сорау туды:«мондый кадрларны кайда ясыйлар?» Ә аннары инде әлеге дөнья белән танышыр өчен төрле проектларда катнаша башладым. Нәтиҗәдә, минем өчен 1-нче курстан ук үрнәк булган кеше, Руфат абый Кыямов «Сәләт-Саба» сменасында катнашып карау мөмкинлеген бирде. Шул мизгелдә минем тормышым бик нык үзгәрде дә инде.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– Әлбәттә, беренче чиратта «Сәләт-Саба» һәм «Сәләт-Рухият». Шулай ук «Сәләт-Гайрәт»  сменасы да ошый, аларның Феникс белән булган уйдырмалары искиткеч!

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Хәзерге көндә оешма ышанычлы адымнар белән инновацияләргә һәм халыкара танылуга таба атлый! Җәйге сменаларны чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдә, уникаль рәвештә уздыра торган бердән-бер алан ул – Сәләт. Россиядә аның аналоглары юк. Тик шуны әйтергә кирәк, берьюлы мондый үрләргә ирешеп булмый, вакыт узган саен без үсештә булдык һәм безнең белән бер рәттә Сәләт тә камилләште!

– Сәлкеш – ул...

– Балачакны хәтерләтеп торучы мәхәббәт җимеше.

– Әйдаман – ул...

– Башкаларны укыту өчен һәрвакыт үсештә булган мөгаллим.

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Кызганыч, мин үз гомеремдә бер тапкыр да сәлкеш булып карамадым. Тик алар булган булсалар – иң яхшылары булыр иделәр!

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Ике ел дәвамында мин әйдаман булып эшлим, сменаларга, форумнарга барам. Киләчәктә минем Сәләткә күбрәк өлешемне кертергә исәбем бар, быел өлкән әйдаман буларак үземне сынап карыйсым килә.

– Күбесе белгәнчә, бу җәйне Биләрдә Сәләтнең 6 форумы үткәрелде. Син эшләгән форум турында сөйләсәң иде.

– Мин 3-нче, 5-нче һәм 6-нчы форумнарда эшләдем. Алар арасыннан иң үзенчәлеклесе 3-нче форум иде. Монда бер җирдә дә кабатланмас энергия, мәхәббәт һәм хис-кичерешләр булды. Күп форумлы Сәләт мине шулай ук шатландырды. 5-6-нчы форумнарда миңа Изге Биләр җирләрендә балалар белән эшләү бәхете елмайды - бу минем төп максатларымның берсе иде! Һәм мин аны уңышлы гына башкарып чыктым дип уйлыйм!

– Сәләткә нинди проектлар җитми дип уйлыйсың?

– Минем уйларымда күптәннән инде бер фикер яшәп килә: Сәләттә форумнардан тыш «Discovery» сменасын булдыру. Аның асылы шунда, балалар 8 көн дәвамында төрле мәйданчыкларда эшлиләр. Әйтик, дөньякүләм инновацияләр, төрле илләрнең мәдәнияте, Татарстан Республикасы дөньякүләм киңлекләрдә (Invest Tatarstan & Visit Tatarstan ярдәмендә).... Мәйданчыклардан тыш Handmade юнәлеше буенча да уку-укыту кертер идем.   Максат – күп нәрсәләргә ирешеп булуны исбатлау.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Безнең зур Республикабызда студентлар эшен алга җибәрү белән кызыксынам, хәзерге вакытта студентларның потенциалларын үстерү һәм Фандрайзинг (спонсорлар белән эш итү) юнәлешләре буенча эшлим. Шулай ук КФУ студентлары өчен отышлы булган проект ясадым – Казанның 50 танылган урынында эшли торган бонуслар картасы. Хәзер исә Россиядә беренче региональ дәрәҗәдәге фандрайзингка каршы студентлар оешмасын булдырасым килә. Моннан тыш театр белән дә кызыксынам, мине еш кына «УНИКС» сәхнәләрендә күрергә мөмкинсез.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Күптәннән инде «Татар - таш ватыр», дигән сүзләрдән илһам алып яшим. Ул безнең менталитетыбызны һәм осталыгыбызны тасфирлый сыман!

– Сәлкешләргә теләгең.

– Вакыт безне үзе сайлый! Һәрбер иртә саен бу сүзләрне кабатлагыз һәм ышаныгыз, без бу дөньяны тагын да яхшырак итә алабыз. Һәрвакыт үсештә булыгыз, барлык җиһанны, Сәләтне камилләштерегез! Бары тик шунда гына безне киләчәктә үрнәк итеп куярлар!

тулысынча укырга

Илүзә Могыйнова

«Сәләт-Кандракүл» аланы әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– Сәләткә беренче тапкыр 2013-нче елда эләктем. Олимпадада призер булган өчен районнан делегация белән җибәргәннәр иде.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– «Сәләт-Азнакай» - 2016, «Сәләт-Кандракүл» - 2018, SELET FORUMының 4-нче сменасы.

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Ул вакытта Сәләт үзенең мохите белән, ә хәзер мөмкинлекләре белән кызыксындыра!

– Сәлкеш – ул...

– Кояш булгандай һәр көнеңне яктыртып тора торган бала.

– Әйдаман – ул...

–Үзенең бар булган белемен һәм мотивациясен балаларга һәм бүтән кешеләргә дөрес итеп җиткерүче.

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Әлбәттә, хәтерлим. Ләкин иң яратканнары - өченче әйдаманнарым - Эльвина апа һәм Ленар абый.

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

–Бу елны Сәләттә әйдаман буларак эшләдем.

– Күбесе белгәнчә, бу җәйне Биләрдә Сәләтнең 6 форумы үткәрелде. Син эшләгән форум турында сөйләсәң иде.

– Мин 3-нче һәм 4-нче форумнарда эшләдем. Аларның икесе дә искиткеч узды! Тик 4-нчесе минем өчен ниндидер яңа ачыш булды һәм күбрәк ошады. Монда иң мөһиме - балалар. Ә алар һәрбер форумда да шәп булдылар!

– Сәләткә нинди проектлар җитми дип уйлыйсың?

– Сәләттә проектлар, минемчә, җитәрлек... Яңалары турында уйлыйсы да килми хәтта.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Мин биим һәм фото-видео белән кызыксынам. Барлык буш вакытымны нәкъ менә шуларга багышларга тырышам.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Күп суз – чүп сүз!

– Сәлкешләргә теләгең.

– Бар булган мөмкинлекләрегезне вакытында күреп алыгыз, аларны кулланырга ашыгыгыз!

тулысынча укырга

Илһам Ильясов

«Сәләт-Рухият» сменасы әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– Сәләт дөньясы белән 2014-нче елда мине якын дустым таныштырды. Ул вакытта аның белән бергә КВНда уйный идек. Бер тапкыр «Сәләт-Шәхес» сменасы тәмамлангач, дустым аларның командасына ярдәм итәргә чакырды. Шул вакыттан башлап минем әлеге зур дөнья белән танышуым башланды. Озакламый Альбина апа Кадирова һәм Алия апа Мирмиева белән дә танышты. Шуннан соң, мине Сәләтнең 20 еллыгында микрофон стойкаларын сәхнәгә чыгарырга чакырдылар. Ул вакытта минем өчен бу бик шәп тәкъдим иде. Күпмедер вакыт үткәч, мин тулысынча әлеге оешмага бирелдем һәм үземнең беренче сменама «Сәләт -Рухият»кә юл тоттым.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– Барысын аңлар өчен, сезгә бары тик 3 сөрәнне әйтәм: «Лиловая пантовая Рухият», «Минем йорт Сәләт Телдә», «Кс-кс Сәләт Шәхес». Кыскасы, әлеге 3 смена миңа үз өлешен бүләк итте, ә мин үз чиратымда аның эчке дөньясына үз өлешемне калдырдым.

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Чагыштырырга бик авыр. Чөнки оешмага мин әле күптән түгел генә кушылдым. Әмма, шунысын әйтә алам: Сәләт бер урында тормый, һаман зур адымнар белән алга атлый.

– Сәлкеш – ул...

– Сәләт ансыз сулый алмый торган һава.

– Әйдаман – ул...

– Сәлкеш өчен кислород. (Елмая)

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Әйе, хәтерлим. Ләйсән апа Шәйхетдинова һәм Айрат абый Шакиров. 2015-нче ел, «Сәләт-Рухият», мин беренче тапкыр сәлкеш, Ләйсән апа беренче тапкыр әйдаман, ә Айрат абый инде бик тәҗрибәле. Әйе, бераз авыр, ләкин шул ук вакытта бик шәп иде! Ләкин, алар йөрәккә кереп калдылар.

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Хәзерге вакытта ял итәм. Тиздән «Әйдаманнар ярышы»на әзерләнә башлармын дип уйлыйм.

– Күбесе белгәнчә, бу җәйне Биләрдә Сәләтнең 6 форумы үткәрелде. Син эшләгән форум турында сөйләсәң иде.

– Әлеге җәйдә 4 сменада булырга насыйп булды. Беренче ике сменада «Сәләт-Тел» һәм «Сәләт-Рухият» аланнарында әйдаман булып эшләдем. «Сәләт-Тел» белән беренче форумга килгәч, үзгәрешләргә, яңа масштабларга исем китте. «Сәләт-Рухият»кә әлеге үзгәрешләрне истә тотып, сокланып бардым. «Сәләт-Рухият» белән форум җирлегендә 10 көн яшәдек һәм иң кызыгы, бу көннәр эчендә әлеге җир минем өчен тагын да якынрак булды. Ә менә инде 5-нче форумга мин өлкән әйдаман вазыйфасын башкарырга килдем. Үз командам, беренче тапкыр җитәкче ролендә. Истә калырлык хисләр! Соңгы сменага исә методист буларак бардым. Шулай ук яңа тәҗрибә дип әйтә алам. 2018-нче ел җәе минем өчен яңа ачышлар һәм мөмкинлеләр вакыты булды.

– Сәләткә нинди проектлар җитми дип уйлыйсың?

– «Сәләт-Рухият» мәктәбе. «Сәләт-Олимп» һәм «Фәнсар»ның көзге, кышкы, язгы сессияләре бар. Безгә дә, иҗади балаларга, әлеге форматтагы күчмә мәктәпләр кирәк дип саныйм. Театр, бию, рәсем ясау, фото, КВН белән шөгыльләнүчеләр өчен бу бик яхшы мөмкинлек булыр иде.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Элек КВНда уйный идем. Хәзерге вакытта SMM белән шөгыльләнәм. Буш вакытта укырга яратам.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Могҗиза һәм илһам.

– Сәлкешләргә теләгең.

– Вакытыгызны бушка үткәрмәгез, төрле өлкәләрдә үзегезне сынагыз, тормышның бар ямен татып калыгыз!

тулысынча укырга

Рәмис Садриев

«Сәләт-Рухият» сменасы әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– Сәләт оешмасына мине апам Алинә Садриева алып килде. Әле ерак 2010-нчы елда ул миңа Сәләткә бару мөмкинлеге турында сөйләгән иде. Ләкин, ул вакытта мин баш тарттым. Ә менә инде 2012-нче елда ул мине «Сәләт-Шәхес»кә көчләп алып барды дияргә була. (Көлә) Шул вакыттан башлап минем әлеге сменаны бер дә калдырганым булмады.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– «Фәнсар мәктәбе», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Шәхес (КВН)».

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Оешмада мин бары тик 2012-нче елдан. Мин Биләр фестивалендә дә булмадым, бары тик форумнарда гына. Шуңа күрә, минем өчен Сәләт – һәрвакытта да тиз темп белән үсеп баручы мохит. Биредә мин яңа дуслар һәм үсер өчен төрле мөмкинлекләр таба алам.

– Сәлкеш – ул...

– Сәлкеш – бу безнең чагылыш.

– Әйдаман – ул...

–Әйдаман – барлык балалар өчен үрнәк!

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Әйе, әлбәттә! Минем беренче әйдаманнарым Таһир абый Насибуллин һәм Аделя апа Гарипова. Бүгенге көндә дә алар белән бик яхшы аралашам.

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Мин интеллектуаль клубның әгъзасы. Шулай ук күп кенә Сәләт проектларының оештыручысы.

– Күбесе белгәнчә, бу җәйне Биләрдә Сәләтнең 6 форумы үткәрелде. Син эшләгән форум турында сөйләсәң иде.

– Уууууу, мин 2-нче форумнан кала бөтенесендә дә булдым. Барлык форумнарда да мин оештыручы һәм интеллектуаль уеннарны алып баручы идем. Төп форумда исә «Сәләт-Рухият» аланында әйдаман булып эшләдем. Ә инде 5-нче форумда өлкән әйдаман вазыйфасын башкардым.

– Сәләткә нинди проектлар җитми дип уйлыйсың?

– Соңгы елларда спорт һәм юмористик проектлар югалды. Аларның кабаттан эшләүләрен бик телим. (Елмая)

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Мин укыйм һәм эшлим. Эшлим һәм укыйм. Ләкин, барлык буш вакытымны Сәләткә багышлыйм.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Аш булсын – мина булсын.

– Сәлкешләргә теләгең.

– Иң мөһиме, барлык нәрсәне йөрәгегезгә бик якын кабыл итмәгез! Бала булганыгызна шатланып яшәгез!

тулысынча укырга

Резеда Абдуллина

«Сәләт-Азнакай» әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– Сәләткә мин 2012-нче елда Чаллыда, махсус кызлар өчен булдырылган «Сәләт-Вакыйга» сменасы аша эләктем. Әлеге смена журналистика юнәлешенә багышланган иде.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– Минемчә, барлык аланнар да бик көчле һәм иң мөһиме – тату. Шуңа күрә, алар арасыннан бары тик 3 генә сайлау авыррак. Ләкин, хәзерге вакытта күңелемә иң якын булганнары - «Сәләт-Азнакай», «Сәләт-Санак», «Сәләт-Шәхес». Чөнки, бу көнгә кадәр мин бары тик әлеге сменаларда гына эшләдем. (Елмая)

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Сәләт белән минем арада зур гына пауза булды. Шул исәптән, дөрес чагыштыра алмам дип уйлыйм. Шунысын әйтә алам, бирегә кайтканыма мин бик шат!

– Сәлкеш – ул...

– Сэлкеш – ул Гиннесс рекордлар китабы кебек. Ул үзендә шактый гына күп төрле ирешүләр туплаган.

– Әйдаман – ул...

– Әйдаман – фея. Һәрвакытта да янда, ярдәм итәргә әзер булып тора.

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Дөресен генә әйткәндә, исемнәрен хәтерләмим. Исемнәргә хәтерем бик яхшы түгел шул. Ләкин, миндә булган барлык әйдаманнар – иң якыннары һәм яхшылары.

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Бүгенге көндә әйдаман вазыйфасын гына башкарам.

– Күбесе белгәнчә, бу җәйне Биләрдә Сәләтнең 6 форумы үткәрелде. Син эшләгән форум турында сөйләсәң иде.

– Әлеге җәйне форумның 3-4-нче сменаларында эшләргә насыйп булды. Бу бик «мощно» булды! Биредә алган хисләрне башка бер сүз белән дә тасвирлап булмый. Шуның кадәр яңа кеше белән танышу, хис кичерешләр алу һәм мохит өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә. Презентациядән соң балаларның күзләрен күрсәгез... Ул мизгелләрне бүтән нәрсә белән чагыштырып булмый...

– Сәләткә нинди проектлар җитми дип уйлыйсың?

– Авыр сорау. Оешмада төрле юнәлешләрне үстерү өчен күп кенә проектлар булдырылган. Хәзерге вакытта аерым ниндидер проект җитми дип уйламыйм.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Сәләттән тыш КВН белән шөгыльләнәм, бәләкәй балалар белән эшлим.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Рәхәт-бәхет,әйдә ашарга,кыргый гафу.

– Сәлкешләргә теләгең.

– Кадерле һәм яраткан сәлкешләр! Һәрвакытта да үзегез булып калыгыз! Шуны онытмагыз, сезнең һәрберегез индивидуаль.

тулысынча укырга

Таһир Кәримуллин

«Сәләт-Самара» сменасы өлкән әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– 8-нче сыйныфта укыганда мин яшь журналистларның «Алтын каләм» фестиваленә эләктем. Андагы татар төркеме гел «Сәләт» турында сөйләшә иде. Берничә бала «Сәләт-Раушан» сменасын зарыгып көтүләре турында әйтте. Мин дә кызыктым. Һәм 9-нчы сыйныфта һичшиксез Сәләткә барырга дигән максат куйдым. Менә шулай килеп эләктем мин Сәләт дөньясына. Һәм бик озакка эләктем (елмая).

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– «Сәләт-Самара», «Сәләт-Раушан», Клуб семинарлары (алары алан түгел, шулай да «Сәләт»ле тормышымда аерым урын алып торалар).

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Минемчә, мин сәлкеш булган һәм хәзер үзем өлкән әйдаман булган заманнарны чагыштыру бик үк дөрес түгел. Шунысын гына төгәл әйтә алам: Сәләт искиткеч зур темпта үсә, һәрвакыт заман белән бергә атлый, гел хәрәкәттә.

– Сәлкеш – ул...

– Минем өчен сәлкеш Сәләт аланында булып киткән бала гына түгел. Сәлкеш – көн саен үзен үстерү юнәлешендә эшли, һәрчак камиллеккә, үсешкә омтыла торган бала ул.

– Әйдаман – ул...

– Ул тормыш рәвеше.

 

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Әлбәттә, хәтерлим: Рафаэль абый Шамилов белән Гөлнара апа Арсланова. 

– Сәләткә нинди проектлар җитми дип уйлыйсың?

– Әйткәнемчә, Сәләт һәрвакыт заман белән бер аяктан атлый. Актуаль проектлар булдыра, шул ук вакытта берләшмәнең традицияләрен һәм принципларын да саклый.

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Гомумән алганда, эшчәнлегем җәйге сменалар белән бәйле. 2015-нче елдан башлап, «Сәләт-Әлмәт» и «Сәләт-Менеджер» клубларының кураторлары да булып торам. «Сәләт Биләр Форум», «Бика Фест», «Хорлар Фестивале» кебек проектларны оештыруда катнашканым бар.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Мин Сәләт тормышында актив катнашырга тырышам, шуңа күрә энергиямне юк-барга сарыф итмим. Спорт, музыка белән шөгыльләнәм, китаплар укырга яратам.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Син яшәмә җирдә файдасыз бер 
Түмгәк булып тигез урында. 
Янып калсын гомрең маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга.
Муса Җәлилнең «Бер үгет» шигыреннән алынган бу сүзләр – минем тормыш девизым.

– Сәлкешләргә теләгең.

– Ачык булыгыз, яңа дуслар табыгыз, бергәләп үсегез. Киләчәктә сез якын дусларга әйләнәчәксез.

тулысынча укырга

Роберт Шәрәфетдинов

«Сәләт-Бөгелмә» сменасы өлкән әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең? 
– Якын дустым, сыйныфташым чакырды. Сәләтле кешеләрнең кабатланмас мохит тудыруы турында бик ялкынланып сөйләде. Ул мохитне үз күзләрем белән күрү, тою өчен миңа, әлбәттә инде, үземә Сәләткә барып карарга кирәк иде. Һәм мин дустыма ияреп 2013-нче елда Язгы сессиягә бардым. Ул вакытта сессияләр «Байтик» базасында үтә иде әле. 

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң. 
– «Сәләт-Бөгелмә», «Сәләт-Гайрәт», «Сәләт-Шәхес». 

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле. 
– Һәр заман Сәләте үзенчә шәп. Сәләт һәрчак үсештә, һәм бу иң мөһиме! 

– Сәлкеш – ул... 
– Кыйммәтле таш. 

– Әйдаман – ул... 
– Шул кыйммәтле таш белән эшләүче ювелир. 

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме? 
– Әйе, бик әйбәт хәтерлим. Айсылу апа белән Таһир абый. Мин оялчан бала түгел идем, тик шулай да беренче тапкыр килгәч, Сәләт дөньясына кереп китү авыррак булды. Әйдаманнарым һәрчак минем белән сөйләште, миңа терәк булдылар, нәтиҗәдә, сессиягә килүемнең өченче көнендә мин инде Сәләт кешесенә әйләнгән идем. Моның өчен беренче әйдаманнарыма бик рәхмәтлемен.

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың? 
– Иң текә «Сәләт-Бөгелмә» командасы белән һәр атна саен җыелып, алтын балалар өчен онытылмаслык 18 көн әзерлибез. #нетничегокручечемнашабуга

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар? 
– Университетта 4-нче курста укыйм, футбол буенча җыелма командада уйныйм, эшлим, кыскасы, вак-төяк мәшәкатьләр өчен борчылып утырмыйм, тормыштан тәм табып яшим. 

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың. 
– Аш булсын! Чын күңелдән без бөгелмәдән. «Калган эшкә кар ява». 

– Сәлкешләргә теләгең. 
– Оялып тормагыз, яңа кешеләр белән танышыгыз, бер минутны да әрәм итмәгез, үзегезне төрле яңа рольләрдә сынап карагыз, ачылыгыз, үзегезне чолгап алган Сәләт мохитеннән тәм табыгыз.
тулысынча укырга

Ләйсән Шәйхетдинова

«Сәләт-Кандракүл» сменасы өлкән әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– 2012-нче елда беренче тапкыр «Сәләт-Болгар» сменасы узды. Шул елдан башлап, мин һәр елны Сәләт атмосферасына чумам.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– Әлбәттә инде, күңелемә иң якын алан – «Сәләт–Болгар». «Сәләт–Имәнкәй»нең имән кебек нык дустанә мохитенә сокланам. Ә хәзер бу исемлеккә «Сәләт – Кандракүл» дә өстәлде.

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Бу сорауга озаклап уйлап җавап бирергә кирәк. Ә уйлар хатирәләрдән барлыкка килә. Сәләт минем өчен һәрвакыт җылылык чыганагы, гаилә булды. Хәзер мин моның шулай булуын тагын да яхшырак аңлыйм.

– Сәлкеш – ул...

– Мин һәрвакыт кабатлыйм: сәлкеш ул – чиксез илһам, яхшы кәеф чыганагы, әйдаманнар уйлаган искиткеч зур максатларның мәгънәсе, әйдаманның чагылышы.

– Әйдаман – ул...

– Иң якын, иң ихлас, иң көчле, иң акыллы һәм иң кирәкле кеше!

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Әлбәттә, хәтерлим! Алар белән һаман да горурланам. Аларның ихласлыгын күңелемдә саклыйм, кирәк вакытта ул ихласлык миңа бик булыша. Беренче әйдаманнарым минем тормышымда мөһим роль уйнады.

– Ничек уйлыйсың, безгә нинди проектлар җитми?

– Сәләттә проектлар бик күп һәм алар барысы да шәп. Мин форумнан тыш та төрле кызыклы мастер-классларга йөрер идем. Әйтик, кышын. Ул мастер-классларны танылган кешеләр уздырырга тиеш дигән сүз түгел, Сәләттә талантлы һәм акыллы кешеләр бик күп бит.

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Элегрәк даими рәвештә «Бикафест», «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгеләрендә катнаша идем. «Сәләт-Медиа мәктәбе»ндә дә белем алдым. Ә хәзер бар көчемне «Сәләт-Кандракүл» аланы эшчәнлегенә юнәлдерергә тырышам.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Фотога төшерәм, скрапбукинг белән мавыгам. Университетта укыйм.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Кулдашым; Яз апа; иртә.

– Сәлкешләргә теләгең.

– Бөтен җирдә булырга һәм Сәләттәге бөтен яхшы нәрсәне үзеңә сеңдерергә тырыш. Вакытыңны яраткан шөгылеңә багышла.

тулысынча укырга

Миләүшә Сираҗиева

«Сәләт-Яр Чаллы» сменасы өлкән әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– 2016-нчы елда «Әйдаманнар мәктәбе» башланырга бер көн кала миңа әлеге мәктәпкә килеп карарга тәкъдим иттеләр. Күпчелек дусларым Сәләт дөньясында кайный, сүз саен Сәләтне кыстырып сөйләшә иде, шуңа күрә бик теләп риза булдым. Алар сөйләшкәндә үк үземне шушы зур берләшмәнең бер кисәкчеге итеп хис итә идем инде. Мөмкинлек булуга, аны кулымнан ычкындырмадым.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– «Сәләт-Яр Чаллы», «Сәләт-Эшмәкәр», «Сәләт-Имәнкәй» – нәкъ менә шушы аланнар 2017-нче елның җәен онытылмаслык итте.

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Мин Сәләткә әле күптән түгел генә килеп кердем. Тик үзем бу дөньяда кайнаган 3 елны гына карасак та, үзгәрешләр күзгә күренеп тора. Ел саен күбрәк проектлар, форумнар барлыкка килеп тора, аларда катнашып, үзеңнең сәләтләреңне ачарга мөмкин.

– Сәлкеш – ул...

– Бетми торган энергия һәм илһам чыганагы.

– Әйдаман – ул...

– Әйдаманны күңелендә һәр бала турында хатирәләр саклый торган фотографка тиңләр идем.

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Кызганыч, тик миңа сәлкеш булу насыйп булмады, тик мин бу бушлыкны хәзер – үзем әйдаман, өлкән әйдаман һәм директор булып эшләгәндә тутырырга тырышам.

– Ничек уйлыйсың, безгә нинди проектлар җитми?

– Сәләттә балаларны төрле яклап ачарга ярдәм итә торган төрледән-төрле проектлар бихисап. Мондый масштабтагы берләшмәгә үзенең белем бирү учреждениесен ачу турында уйланса да буладыр дип саныйм. Бу бездәге белем бирү системасына яңа сулыш өрер иде.

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Быел мин «Сәләт-Яр Чаллы» аланында өлкән әйдаман, «Сәләт-Имәнкәй»дә директор һәм 5-нче форумда директорларның берсе булачакмын.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Минем кызыксынуларым бик күп төрле. Актив рәвештә фән белән шөгыльләнәм, мәкаләләр язам, конференцияләрдә катнашам. Җырлыйм, биим, Студентлар Язында катнашам, кыскасы, актив студент тормышы алып барам.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– «Акылың адашса, йөрәгеңнән юл сора».

– Сәлкешләргә теләгең.

– Сәлкешләр, илһамланыгыз һәм илһамландырыгыз!

тулысынча укырга

Ләйсән Сафина

«Сәләт-Санак 2018» сменасы өлкән әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– 2014-нче елда безнең мәктәптә конференция узды. Шул конференциядә мин бер кыз белән таныштым, ул «Сәләт-Санак» аланында әйдаман иде. Мине дә Сәләткә чакырды. Шулай кереп киттем.

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– Минем өчен бу бик катлаулы сорау, чөнки Сәләтнең ике аланында гына булганым бар. Ләкин барлык сменалар да шәптер дип уйлыйм. Ә минем өчен иң мөһим һәм кадерле аланнар ул – «Сәләт-Санак», «Сәләт-Батыр» и «Sanak-lab».

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Сүз дә юк, Сәләт үсте һәм ныгыды. Яңа проектлар барлыкка килеп тора, сәләтле балалар елдан-ел күбрәк килә һәм алар безнең мохитне тагын да көчлерәк һәм яктырак итә.

– Сәлкеш – ул...

– Сәлкеш – ул күктә якты итеп яна, шул ук вакытта әйтеп бетергесез җылылык һәм илһам бирә торган йолдыз.

– Әйдаман – ул...

– Әйдаман – ул һәр балада сәләт очкынын күреп, шуны кабызып җибәрергә ярдәм итүче кеше.

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

– Беренче һәм бердәнбер әйдаманнарымны әлегәчә хәтерлим. Алар – Гөлназ апа Шәрәфетдинова белән Дамир абый Нәгыймуллин. Гөлназ апа бик яхшы күңелле иде, бөтен кешегә җылылык һәм наз өләште, ә Дамир абый – бик күңелле кеше һәм идеяләр чыганагы. Гөлназ Шәрәфетдинова белән һаман да аралашып торабыз.

– Ничек уйлыйсың, безгә нинди проектлар җитми?

– Хәзерге вакытта Сәләттә кызыклы проектлар бихисап, шуңа күрә нәрсә җитмәвен әйтү дә кыен. (Елмая)

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Хәзерге вакытта мин «Сәләт-Санак» аланының өлкән әйдаманы, шулай ук «Sanak-lab» проектында да кайныйм.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– Мин театраль күренешләрдә катнашырга бик яратам, шуңа күрә театр студиясенә йөрим.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Күз күрә берне, күңел — меңне.

– Сәлкешләргә теләгең.

– Хыялланудан һәм шул хыялга таба атлаудан курыкмагыз! Хыялларның тормышка аша торган гадәте бар!

тулысынча укырга

Алия Әхмәтова

«Сәләт-Раушан 2018» сменасы өлкән әйдаманы

– Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?

– 2013-нче елда апам мине «Сәләт-Болгар» аланына чакырды һәм мин анда бик теләп бардым. Берничә көн палаткада яшиячәгебезне белгәч, башта курыккан идем, тик моның үз романтикасы бар икән (елмая). Шушы кыска гына смена вакытында миңа гомеремдә беренче сары футболка бирделәр, күп кенә кызыклы кешеләр белән таныштым, Биләр форумында катнаштым һәм Сәләт берләшмәсе дөньясына гашыйк булдым!

– Сәләттә иң яраткан өч сменаң.

– Иң яхшы смена «Сәләт-Раушан» булды. Бу аланның бер өлеше булуыма ничек сөенүемне сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Шулай ук «Сәләт-Осталар Бистәсе» сменасын да аерып әйтәсем килә. Бу алан миңа өлкән әйдаман тәҗрибәсен бүләк итте. 80 бала, 6 әйдаман һәм 5 укытучы – барыбыз да бер гаиләгә әйләндек. Һәм, әлбәттә инде, «Сәләт-Монреаль». Бу алан минем тормышымда яңа этап булды, ул миңа онытылмаслык сәяхәт һәм хыялдагы командада эшләү мөмкинлеге бирде!

– Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.

– Вакыт узу белән барысы да үзгәрә, Сәләт тә искәрмә түгел. Тик бу үзгәрешләр яхшы якка – шунысы сөендерә. Һәр елны Сәләт сменалары, чаралары һәм форумнары үзенең масштаблары һәм оста оештырылган булуы белән гаҗәпләндерә. Сәләт – балалар һәм яшьләрне үстерү, аларның мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү өчен менә дигән мәйдан. Тик үзгәрми калган нәрсәләр дә бар. Бу – атмосфера. Ул элек ничек җылы булган булса, хәзер дә шулай!

– Сәлкеш – ул...

– Сәләтнең йөрәге!

– Әйдаман – ул...

– Сәләтнең җаны!

– Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?

–Алар – Эльнар абый Байназаров һәм Айзилә апа Гыйззәтуллина. Мин аларга бик рәхмәтле! Алар һәр баланың күңеленә юл таба белде, төркемдә җылы һәм дустанә атмосфера булдырды, шәхсән мине Сәләт белән таныштырдылар, аланнар, проектлар, форумнар турында сөйләделәр, болар барысы да миндә шушы берләшмәнең бер кисәкчеге буласы килү теләген арттырды!

– Ничек уйлыйсың, безгә нинди проектлар җитми?

– Сәләтнең һәр проекты үзенчә кызыклы һәм файдалы, чөнки аларның һәрберсе балаларны һәм яшьләрне төрле яклап үстерүне күздә тота. Һөнәр сайлау белән бәйле проект тәкъдим итәр идем. Балаларны киләчәк заман һөнәрләре белән таныштыра, аларга һөнәр сайларга ярдәм итә торган бу проектны World Skills форматында да эшләргә мөмкин. Минемчә, бик шәп булачак!

– Син Сәләттә нинди эш башкарасың?

– Хәзерге вакытта мин Сәләт клубларының өлкән кураторы, шулай ук «Сәләт-Раушан 2018» аланының өлкән әйдаманы һәм «Сәләт-Аршан 2018» аланы әйдаманы.

– Сәләттән кала нинди кызыксынуларың бар?

– КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында 4-нче курста укыйм, университеттагы фәнни конференцияләрдә катнашам, мәкаләләр язам, мәктәп укучыларын җәмгыять белеме һәм инглиз теле фәннәреннән төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыруга әзерлим.

– Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.

– Хәрәкәттә – бәрәкәт.

– Сәлкешләргә теләгең.

– Һәрвакыт үз максатыгызга таба барыгыз, үз-үзегезгә ышаныгыз! Һәм барысы да яхшы булачак!

тулысынча укырга