Шәхес

«Сәләт-Раушан» үз стилендә – бик югары дәрәҗәдә булачак!

Сәләт аланнары директорлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Сәләт-Раушан» аланы директоры Надир Курамшин.

– Надир, сәлам! Үзең турында сөйләп кит әле!

– Мин Курамшин Надир Дамир улы. Казанда туып үстем. 131-нче физика-математика лицеен тәмамладым. 5 югары белемем бар. КНИТУ-КАИ аспирантурасын тәмамладым, запастагы лейтенант. Хәзерге вакытта 12-нче гимназиядә математика укытам. Шулай ук төрле проектлар алып барам.

– Сәләт дөньясына кайчан килеп кердем?

– Мин математика һәм рус теленнән олимпиадаларда катнаша идем, һәм 2006-нчы елда беренче тапкыр «Сәләт-Раушан»га сәлкеш булып бардым. Аннан соң тормышымда бик күп сменалар булды, кем генә булмадым мин анда! Сәлкештән директорга хәтле үстем. Шулай ук бүген мин «Сәләт-Олимп» проектын да җитәклим. 

– Тагын нинди кызыксынуларың бар?

– Сәясәт белән кызыксынам, сәяхәт итәм. Йөзәргә, волейбол уйнарга яратам. Тагын бер кызыксынуым – шахмат.

– Быел син «Сәләт-Раушан» аланы директоры. Үз сменаң, аның үзенчәлекләре турында сөйләп кит әле!

– Быел «Сәләт-Раушан» яңартылган «Йолдызлы» базасында узачак! Бик шәп шартлар булачак. Әлбәттә инде, көчле, татар телен яхшы белә торган һәм балалар белән эшләү тәҗрибәсе булган команда була. Программада олимпиадага әзерләнү буенча дәресләр каралган. Төп фәннәр – математика, татар һәм инглиз телләре, тагын берничә фән өстәләчәк. Барысы да «Сәләт-Раушан» стилендә – бик югары дәрәҗәдә булачак! Олимпиада һәм төрле конкурсларда призер һәм җиңүче булган 5-11-нче сыйныф укучыларын үзебезнең сменага чакырып калабыз!

тулысынча укырга

«Сәләт-Имәнкәй»гә килүче һәр бала – уникаль шәхес»

Сәләт аланнары директорлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Сәләт-Имәнкәй» аланы директоры Ләйсән Шәйхетдинова.

– Сәлам! Үзең белән таныштырып кит әле!

– Мин Шәйхетдинова Ләйсән Фәрит кызы, ләкин Сәләттә мине күбрәк Ләйсән Весна дип йөртәләр (елмая). Кама Аланы бистәсендә туып үстем. 2014-нче елда Казан федераль университеты студенты булдым, геология һәм нефть-газ технологияләре институтын тәмамладым. Хәзер мин дипломлы гидрогеолог һәм инженер-геолог.

– Сәләттән кала нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Балалар фотостудиясендә эшлим. Рәсем ясыйм, Казанда сәнгать мәктәбендә укуымны дәвам итәм. Күп вакытымны үземә һәм гаиләмә багышларга тырышам.

– Сәләт дөньясына кайчан килеп кердең?

– Дөнья дип бик шәп әйттегез! Сәлкеш булып барган беренче сменам – «Сәләт-Болгар 2012». Барысы да могҗиза булып тоелган иде. Шуннан бирле һәр җәем Сәләттә уза. Хәтта җәем генә дә түгел. Сәлкеш, әйдаман, өлкән, директор; «Шәһри Биләр» пленэры һәм Arts Biler Forum-ның гаризалар кабул итү кампаниясе кураторы булдым.

– Тагын нинди кызыксынуларың бар?

– Скрапбукинг белән шөгыльләнәм. Синтезаторда уйнарга өйрәнәм. Җырларга яратам, дөрес, башкалар мин җырлаганны яратмый (елмая). Театр яратам.

– Быел син «Сәләт-Имәнкәй» сменасы директоры. Бу алан турында сөйләп кит әле.

– «Сәләт-Имәнкәй» башлыча Алексеевск районында яшәүче актив һәм сәләтле балалар өчен оештырыла. Без интеллектуаль һәм иҗади үсешкә, спортка зур игътибар бирәбез. Үзенчәлегебез – үзебездә: безнең аланга килгән һәркем – үзенчәлекле шәхес. Максатыбыз – үз-үзеңә ышанырга һәм бүгенгедән дә биегрәк үрләр яуларга ярдәм итү.

 

тулысынча укырга

«Сәләт-Азнакай»да һәркем үз үсеш юлын, үз илһам чыганагын таба!

Сәләт аланнары директорлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Сәләт-Азнакай» аланы директоры Алина Лобанова.

– Алина, сәлам! Кыскача гына үзең белән таныштырып кит әле!

– Сәлам! Мин Алина апа Лобанова. Миңа 21 яшь. Быел «государственная и муниципальная служба» юнәлеше буенча университет тәмамлыйм.

– Сәләттән кала нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Кечкенәдән спорт белән бик дус мин. яБик күп спорт төре белән шөгыльләндем, соңгы елларда шорт-трек һәм баскетболга өстенлек бирәм. Үзебезнең университетның баскетбол командасында уйныйм. Шулай ук фән белән дә шөгыльләнәм, конференцияләрдә катнашам.

– Сәләт дөньясына кайчан килеп кердең?

– 2011-нче елда. «Сәлкеш, укытучы, әйдаман, өлкән, директор» юлын үттем. Минем өчен иң төп алан – «Сәләт-Азнакай», минем Сәләт белән танышуым нәкъ менә шунда башланды. Аннары «Сәләт-Санак», «Фәнсар» мәктәбе...

– Тагын нинди кызыксынуларың бар?

– Менә ярты ел инде шигырьләр язам. Үземнең «Сәләт-Азнакай» командасы илһамландыра!

– Сменаңны берничә сүз белән тасвирлап та бир инде!

– «Сәләт-Азнакай» – «без алан түгел, без бердәм гаилә», «иң-иң шәп балалар», «иң яхшы команда», «илһамлы симбиоз». Менә шундый алан ул «Сәләт-Азнакай». Монда һәркем үз үсеш юлын, үз илһам чыганагын таба!

тулысынча укырга

«Сәләт-Санак» – IT-дөньяга ачкыч ул

Сәләт аланнары директорлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Сәләт-Санак» аланы директоры Ләйсән Сабитова.

– Ләйсән, сәлам! Кыскача гына үзең белән таныштырып кит әле!

– Мин Ләйсән Сабитова, Казан кызы.

– Сәләттән кала нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– 2013-нче елда КФУның механика-математика факультетын тәмамладым. Хәзерге көндә IT-компаниядә аналитик һәм тестировщик булып эшлим. Шулай ук 2016-нчы елдан башлап, Сәләтнең «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясен җитәклим.

– Сәләт дөньясына кайчан килеп кердең?

– 2006-нчы елда беренче тапкыр сәлкеш булып «Сәләт-Раушан»га бардым. Әйдаманлык тәҗрибәм 2009-нчы елда «Сәләт-Санак»та башланды. Әйдаманнан смена җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр «Сәләт-Азнакай» аланында үстем (2010-2014 еллар). Ә инде 2015-нче елдан башлап, «Сәләт-Санак» җәйге профильле сменасы директоры.

– Тагын нинди кызыксынуларың бар?

– Сәяхәт итәргә яратам, хыялым – Исландияне барып күрү. Төрле чаралар оештыру һәм аларда катнашу бик ошый. «Тере тавыш»лы концертларны, балаларның елмаюын яратам.

– Син «Сәләт-Санак» сменасы директоры. Үз аланың турында тулырак сөйләп кит әле!

– Безнең сменаның уку-укыту программасы IT юнәлештә. Менә инде ничә ел рәттән программаны төрле белем дәрәҗәсендә һәм төрле кызыксынулары булган балаларга яраклаштырып төзибез. Әйтик, сабыйлар өчен – робототехника, башлап килүче программистлар өчен – Python һәм Java телләрендә программалаштыру нигезләре, дәвам итүче дәрәҗәдә булган балаларга олимпиада программалаштыруы бар (сүз уңаеннан, бу дәресне укытучы махсус безнең өчен Мәскәүдән үк килә!). Әгәр баланың иҗади юнәлешкә сәләте бар икән, аның өчен компьютер дизайны һәм 3d-модельләштерү остаханәләре каралган. Моннан тыш гамәли юнәлешләр дә бар, әйтик «Системное администрирование» һәм «Веб-разработка». Әлбәттә инде, бездә хәзерге заманда модада булган ясалма интеллект юнәлеше дә бар. Һәр бала күңеленә хуш килгәнне таба алачак. Быел проект эшчәнлегенә акцент ясыйсыбыз килә, шуңа күрә программага project - менеджмент, SMM, пиар, тайм-менеджмент кебек остаханәләр дә кертергә уйлыйбыз. Уку-укыту программасыннан тыш, безнең алан үзенең рәхәт мохите белән дә дан тота: күңелле кичке чаралар, онытылмаслык бал, фантазияне тулы көченә эшкә җигеп ясалган фотозоналар, буяулар фестивале. Смена 16-29-нчы июльдә «Фәнсар» базасында узачак. Минем шәп #sanakfamily командасы яраткан сәлкешләр белән очрашуны түземсезлек белән көтә инде. Күрешкәнгә кадәр!

тулысынча укырга

Сәләтле Җәй «Сәләт-Саба» аланыннан башлана!

Сәләт аланнары директорлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Сәләт-Саба» аланы директоры Гөлназ Гатина.

«БТТ һәм «Иске Казан» – гадәти булмаган сменалар!»

Сәләт аланнары директорлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Болгар-Туган тел» һәм «Сәләт-Иске Казан» аланнары директоры Тимур Назаров.

– Тимур, сәлам! Үзең турында сөйләп кит әле: кем син, кайдан син?

– Мин Назаров Тимур. Миңа 23 яшь. Мин искиткеч Җәлил бистәсеннән. 7-нче сыйныфка кадәр шунда укыдым, аннары татар-төрек лицеена кердем, аны тәмамлагач Казанга күчендем. Бүген мин студент, магистратурада белем алам, аны тәмамлагач, теләгем – аспирантурага керү һәм фән баскычыннан күтәрелүне дәвам итү.

– Сәләттән кала нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Бик күп нәрсә белән шөгыльләнәм. Инде 5 ел мини-футбол лигасын оештыручы булып торам. Кешеләр килеп, футбол уйнасыннар, бер-берсе белән аралашсыннар өчен мохит тудырабыз.Шулай ук бик күп конкурсларда катнашам. Бөтенрәсәй «Ел лидеры» конкурсында җиңүче булдым. Ә хәзер әлеге конкурсның жюри әгъзасы булып торам.

– Сәләт дөньясына кайчан килеп кердең?

– Сәләткә соң гына килдем мин – 2014-нче ел иде, ул вакытта 10-нчы сыйныфны тәмамлаган идем инде. Математика һәм геология буенча республика олимпиадасында җиңдем һәм мине «Сәләт-Раушан»га чакырдылар. Ул вакытта смена директоры Айгөл апа Габдрахманова, ә өлкән Надир абый Курамшин иде. Онытылмас смена булды ул! Гомумән, беренче смена гел истә кала торган була. Хәтерлим, беренче 2-3 көн авыррак иде, аннары ияләштем. Һәм без Сәләт белән бүген дә бергә!

– Тагын нинди кызыксынуларың бар?

– Әйткәнемчә, спортны бик яратам. Һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырышам, тик утырган көнем юк. Футбол, волейбол, чаңгыда йөрергә яратам. Ике ел элек йөзәргә өйрәндем. Шулай ук фотога төшерергә яратам. Киләчәктә профессиональ техника алу турында хыялланам.

– Быел син ике смена – «Болгар-Туган тел» һәм «Сәләт-Иске Казан» аланнары директоры. Икесенең дә үзенчәлекләре турында сөйләп кит әле!

– БТТ Болгар музей-тыюлыгында үтә. Чатырлы смена. Без JUNIOUR SKILLS BILER FORUM-га да барабыз. Барлыгы 500 бала, 40 әйдаман һәм зур оештыручылар командасы. Сменаның юнәлеше – татар теле. Әйтик, гадәти сменаларда квиз үткәрсәләр, без «Ябалак» уены оештырабыз. Заманча бөтен нәрсәне татар теле белән бәйләп оештырырга тырышабыз. Смена программасы бик тыгыз. Дәресләр, юнәлешләр буенча остаханәләр, төшке аштан соң спикерлар белән очрашулар. Без ел саен Татарстанның иң топ, иң кызыклы спикерларны чакырабыз. Очрашулардан соң – кичке чара. БТТ үзенең масштабы белән шаккаттыра. Сәхнәгә чыгасың һәм сине 500 бала каршы ала, бу искиткеч күренеш!

«Сэлэт-Иске Казан» – шулай ук бик кызыклы һәм гадәти булмаган смена, шулай ук чатырлы алан. 100 бала, 8 әйдаман. Сменаның юнәлеше – гамәли иҗат. Без кул белән эшлибез. Әйтик, балчык белән эшләү остаханәсе, агачтан кисеп ясау, ком белән эшләү, чигү, гарәп каллиграфиясе һ.б. Балалар үзләре эшләгән әйберне алып та кайтып китә ала, һәм бу бик шәп нәрсә! «Иске Казан» – шундый тыныч һәм рәхәт смена! 
тулысынча укырга

«Сәләт-Олимп» – иң нәни сәләтлеләр өчен

Сәләт аланнары директорлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Сәләт-Олимп» аланы директоры Екатерина Вавилова.

– Катя, сәлам! Үзең турында сөйләп кит әле: кем син, кайдан син?

– Мин Катя (сер итеп кенә әйтәм: кайвакыт өйдә мине Кадрия дип йөртәләр – исемем татарчага шулай тәрҗемә ителә). Миңа 20 яшь. Казанда тудым һәм бу шәһәрне бик яратам!

– Сәләттән кала нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Күп вакытым укуга китә. Казан федераль университетының юридик факультетында белем алам.

– Сәләт дөньясына кайчан килеп кердең?

– Сәләткә беренче тапкыр 2016-нчы елда килеп кердем. 10-нчы сыйныфта укыган чагым иде. Баштарак, ник мин монда элегрәк – 6-7-нче сыйныфларда укыганда ук килмәдем икән, дип уйлый идем. Аннары аңладым: һәр нәрсәнең үз вакыты икән. Киләсе елга Сәләткә килүемә 5 ел – юбилей! 2016-нчы елда минем тормышыма да килеп кергәне өчен Сәләткә бик рәхмәтле мин!

– Тагын нинди кызыксынуларың бар?

– Дөресен генә әйткәндә, ниндидер бер өлкәне генә аерып күрсәтә алмыйм. Балачактан шулай килә: әз-әзләп бөтен нәрсә белән дә кызыксынам. Әлбәттә, музыка белән. «Фортепиано» классы буенча музыка мәктәбен тәмамладым, тик күңелем һәрвакыт бәрмә уен коралларына тарта иде. Ә соңгы вакытта DJ җайланмасы алу турында уйланам. Бию. 9-нчы сыйныфка кадәр төрле заманча бию юнәлешләре белән шөгыльләнә идем. Психология, бигрәк тә балалар психологиясе белән кызыксынам. Бөтен кызлар кебек үк, миңа да fashion индустрия бик кызыклы, кайчандыр модель мәктәбендә дә белем алган идем. Кызыксынуларым күп, мөмкинлекләремне чамалап, аларны тормышка ашырырга тырышам.

– Быел син «Сәләт-Олимп» аланы директоры. Аның үзенчәлекләре турында сөйләп кит әле!

– Безнең төп үзенчәлек – иң кечкенә балалар өчен уникаль мохит тудыру. Әти-әниләрдән «Безнең балабыз бигрәк кечкенә бит әле. Аңа ошармы икән соң?» дигән сорауны еш ишетәбез. Ышанып әйтә алабыз: ошар! Чөнки безнең төп бурычыбыз – һәр балага аерым якын килеп эшләү, һәр баланың күңеленә юл табу бит. Һәрберсенең кызыксынуларын күрергә, сәләтен ачарга ярдәм итәргә тырышабыз.

Уку-укыту программабыз белән дә горурланам. Балаларны фән олимпиадаларына югары дәрәҗәдә әзерләү өчен, сменага чит ил вәкилләрен, олимпиадага әзерләү буенча экспертларны чакырабыз. Алар да һәр бала белән аерым эшли, һәрберсенең сәләтен һәм мөмкинлекләрен исәпкә ала, киләчәктә җиңүләргә мотивация бирә.

Сезне үзебезнең зур һәм дус командабыз белән сменада көтеп калабыз. Олимпны бергәләп яулыйк!

тулысынча укырга

«Сәләт-Акбүре» – лидерлар өчен смена

Сәләт аланнары директорлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Сәләт-Акбүре» аланы директоры Айгөл Вәлиуллина.

– Айгөл, сәлам! Үзең турында сөйләп кит әле: кем син, кайдан син?

– Сәлам! Мин Айгөл, «Сәләт» яшьләр үзәге методисты, «Иҗат» юнәлеше проектлары координаторы, «Сәләт-Акбүре» сменасы директорыю

Мин Казанда тудым, миңа 22 яшь, быел «башлангыч сыйныф һәм инглиз теле укытучысы» юнәлеше буенча бакалавриатны тәмамлыйм.

– Сәләттән кала ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Фәнни эш белән шөгыльләнәм, фәнни мәкаләләр язам, төрле конференцияләрдә катнашам. Менә инде бер ел йога белән шөгыльләнәм. Шулай да эшчәнлегемнең күпчелек өлеше Сәләт белән бәйле.

– Сәләт дөньясына кайчан килеп кердең?

– 2013-нче елда форумда катнаштым. Ә 2014-нче елдан башлап, ел да «Сәләт-Раушан»га бардым: сәлкеш, әйдаман, методист һәм 2019-нчы елда директор булып. Шулай ук мин Сәләттә «БикаФест», «Сәләткә нур булган йолдызлар» кебек проектларның җитәкчесе дә булып торам.

– Тагын нинди кызыксынуларың бар?

– Соңгы вакытта грантлар язу белән шөгыльләнә башладым, инде беренче уңышлар да бар. Сәләт белән төрле грант программаларында катнашабыз, җиңгән дә бар!

– Быел син «Сәләт-Акбүре» аланы директоры. Аның үзенчәлекләре турында сөйләп кит әле!

– «Сәләт-Акбүре» – лидерлык потенциалын үстерә торган смена ул. Бу алан лидерлар, булачак җитәкчеләр, безнең Сәләт проектларын оештыручылар, Сәләт Клубы активистлары өчен. Программа югары сыйныф укучыларына (9-11-нче сыйныфлар) исәпләнгән, бу «Сәләт-Акбүре»не башка сменалардан аерып тора да инде.

Быел смена программасына яңалыклар да кертәбез: ул остазгапләргә (педагоглар һәм экспертлар белән эшләү) һәм ачыкгапләргә (Республиканың танылган шәхесләре белән очрашулар һәм фикер алышулар) бүленәчәк. 
тулысынча укырга

«Сәләт-Яр Чаллы»да һәркемгә ошаячак!

Сәләт аланнары директорлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Сәләт-Яр Чаллы» аланы директоры Азат Булатов.

– Сәлам! Үзең турында сөйләп кит әле: кем син, кайдан син?

– Мин Азат. Миңа 21 яшь. Тумышым белән Лениногорсктан.

– Кайда укыйсың?

– КФУның ИТИС Югары мәктәбендә «программная инженерия» юнәлешендә 3-нче курста белем алам.

– Сәләт дөньясына кайчан килеп кердең?

– Минем Сәләтле тормышым 2014-нче елда башланды, шул елны «Сәләт-Раушан»га сәлкеш булып бардым. Төрле аланнарда һәм форумнарда сәлкеш, әйдаман, өлкән әйдаман булдым, шулай ук Сәләтнең кайбер проектларында оештыручы буларак та катнашканым бар.

– Бүгенге көндә Сәләттән кала нәрсәләр белән шөгыльләнәсең, нәрсәләр белән кызыксынасың?

– Балаларны информатика буенча онлайн рәвештә БДИга әзерләү өлкәсендә бөтереләм. Дусларым белән футбол уйныйм, пианинода уйнарга өйрәнәм.

– Быел син «Сәләт-Яр Чаллы» сменасы директоры. Үз сменаң турында тулырак сөйләсәң иде: башка сменалардан нәрсә белән аерыла ул, нинди үзенчәлекләре бар?

– Быел «Яр Чаллы» сменасы бишенче тапкыр
уздырыла – беренче юбилей! Шушы вакыт эчендә күпләр бу аланны яратып өлгерде.
Чөнки «Сәләт-Яр Чаллы»да бөтен нәрсә дә бар! Үзеңне интеллектуаль яктан
үстерәсең киләме? Безнең аланда бөтен юнәлеш буенча дәресләр бар. Төшке аштан
соң остаханәләр – алар сине иҗади яктан ачарга булышыр. Ә инде спорт
күнекмәләрен ныгытасым килә, дисең икән – безнең базада менә дигән спорт
мәйданчыклары бар. «Сәләт-Яр Чаллы»да һәркемгә ошаячак!
тулысынча укырга

«Сәләт-Осталар бистәсе»ндә сәлкешләр үз проектларын булдыра

Сәләт аланнары директорлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Сәләт-Осталар бистәсе» аланы директоры Энҗе Халикова.

– Сәлам, Энҗе! Үзең турында сөйләп кит әле: кем син, кайдан син?

– Мин Энҗе апа Халикова булам! Әлмәт районының Яңа Михайловка авылында туып үстем. Хәзер Казанда яшим.

– Кайда белем аласың/эшлисең?

– Бүгенге көндә Казан федераль университетының ИУиЭФ институтының магистратурасында эколог һөнәрен үзләштерүне дәвам итәм. Шул ук вакытта Казанда балалар өчен экологик-биологик өстәмә белем алу үзәгендә укытучы булып эшлим.

– Сәләт дөньясына кайчан килеп кердең?

– Сәләттә мин 2014-нче елдан бирле. Шул елдан бирле сары, зәңгәр, кызыл футболкаларына ия булдым. Аларның һәрберсе күңелдә алыштыргысыз җылы хисләр калдырды. Сәләт проектларында да еш кына оештыручы, катнашучы рольләрендә булганым бар.

– Бүгенге көндә Сәләттән кала нәрсәләр белән шөгыльләнәсең, нәрсәләр белән кызыксынасың?

– Минем зур мәхәббәтем - спорт. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип әйтәләр бит – юкка түгел. Ял итәм дисәм – спорт белән шөгыльләнәм. Ул фитнес, йөгерү, йөзү, соңгы арада стрейтчингны үзләштерә башладым. Сәяхәт итәргә яратам. Юк, дөнья буйлап түгел. Казан буйлап кына булса да, яңа кызыклы, матур урыннарны эзләү, аларның тарихы белән танышу бик ошый. Якын-тирәдә генә дә шул кадәр кызыклы нәрсәләр бар бит ул! Могҗиза өстенә – могҗиза!

– Быел син «Сәләт-Осталар бистәсе» сменасы директоры. Үз сменаң турында тулырак сөйләсәң иде: башка сменалардан нәрсә белән аерыла ул, нинди үзенчәлекләре бар?

– «Сәләт-Осталар бистәсе»нең директоры булуым – икенче тапкыр инде. Ә гомумән «Осталар»да быел дүртенче җәемне каршы алачакмын. Аланыбызның биш еллык тарихы бар. Ел саен без кызыклы уку-укыту программасы әзерлибез. Ул инженерлык, дизайн, кул эшләре юнәлешләре белән бәйле. Инженерлык проектларыбыз ярдәмендә без һәрбер балага иҗат белән техника һөнәрләре янәшә була алганын аңлатабыз. Гомумән, инженерлык һәнәре белән таныштырабыз, инженерлык фикерләвен тәрбиялибез. Барысы да проектлар форматында уза. Ул формат балалар өчен һәрчак кызыклы, иң мөһиме: андый формат – материалларны үзләштерү юлларының иң нәтиҗәлесе бүгенге көндә. Нәрсә соң ул инженерлык проекты: балалар программалаштыру программаларын кулланып, эшләнмәне проектлаштыралар, кул белән эшкәртәләр, барлык өлешләрен җыялар. Мондый дәресләрне инженерлык белгечләре быел да үткәрәчәкләр. Алар һәрчак алтын куллы креатив шәхесләр. Дизайн һәм кул эшләре юнәлешенә яңа сулыш кертеләчәк. Аларны да проект форматында үткәрәчәкбез. Укып кына вакытыбыз узмаячак. Кызыклы күңел ачу чараларыбыз, уеннарыбыз инде әзер. Зирәк әйдаман абый-апаларыбыз барлык сәләтен кулланып, сезне шатландырырга, шаккаттырырга әзер. Без зарыгып көтәбез сине, сәлкешем! Җәй чынында бездән башлана!

тулысынча укырга

«Сәләт-Гайрәт»тә һәр бала кино төшерергә өйрәнә!

Сәләт аланнары директорлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Сәләт-Гайрәт» аланы директоры Аяз Ханафин.

– Сәлам, Аяз! Үзең турында сөйләп кит әле: кем син, кайдан син?

– Минем исемем Аяз, миңа 20 яшь. Үзем Алабуга шәһәреннән, инде өч ел Казанда яшим.

– Кайда белем аласың?

– Хәзерге вакытта КФУның геология, нефть һәм газ институтында өченче курста белем алам. Параллель рәвештә «Сәләт« яшьләр үзәгендә яшьләр белән эш итүче белгеч булып эшлим.

– Сәләт дөньясына кайчан килеп кердең?

– Сәләткә 2015-нче елда килдем. Беренче аланым «Сәләт-Раушан» иде. Шул ук җәйне әле ул вакытта үткәрелгән «Агыйдел» форумында катнаштым. Шуннан соң кабат «Раушан»да, «Болгар - Туган тел»дә булдым.  2017-нче елдан бирле ел саен «Сәләт-Гайрәт» аланына кайтам. Башта сәлкеш булып, аннан соң – әйдаман, өлкән әйдаман һәм бу елны, барысы да яхшы булса, директор булам.

Аннан тыш, «Сәләт-Буа» клубының кураторы, күп кенә проектларның оештыручысы булдым.

– Бүгенге көндә Сәләттән кала нәрсәләр белән шөгыльләнәсең, нәрсәләр белән кызыксынасың?

– Видеомонтаж белән шөгыльләнәм. Бу миңа, чыннан да, бик кызык, хәтта көн дәвамында монтаж ясап, идеяләр уйлап чыгарып 6 сәгать тә утыра алам. Спорт турында да онытмыйм, һәр атнаны дуслар белән җыелып футбол уйныйбыз.

– Быел син «Сәләт-Гайрәт» сменасы директоры. Үз сменаң турында тулырак сөйләсәң иде: башка сменалардан нәрсә белән аерыла ул, нинди үзенчәлекләре бар?

– Без бу елны «Йолдызлы»да беренче! Барыбыз да белгәнебезчә, хәзер анда капиталь ремонт бара һәм аның нәтиҗәсен нәкъ менә «Сәләт-Гайрәт» сәлкешләре күрәчәк!

Икенчесе, ул, әлбәттә, безнең аланның форматы, аның эчтәлеге. Сәләттә «Гайрәт»нең ыруглар (кланнар) системасы, Сәмрух кошы турында ишетмәгән бер кеше дә калмагандыр! Сез Хөррият, Омтылыш, Сизгер, Әгъва сүзләре нәрсә аңлатканын беләсезме? Ә «Гайрәт» сәлкешләре белә!

Өченчесе һәм иң зурысы - безнең уку-укыту программабыз. «Сәләт - Гайрәт» – тулаем кино һәм телевидение белән бәйле смена. «Гайрәт» 2015-нче елдан башланса да, бу форматта без икенче ел гына эшләп киләбез. Гади сүзләр белән әйткәндә, сменабызда балалар телефонга гына видео төшереп йөрмиләр, ә профессиональ аппаратура белән танышып, аның белән кулланалар һәм кыска метражлы фильмнар төшерәләр. Балалар видеомонтаж, видео төшерү осталыгы, режиссура, актерлык осталыгы, продюсирование дәресләренә йөриләр.

Уку-укыту программасы вакытына һәр төркемгә кино өлкәсендә эшләүче белгечләр кушыла.

Смена вакытында өч кинофестиваль уза - бу уку-укыту программасының кульминацион ноктасы. Балалар төшергән фильмнарга казыйлар бәя бирә.

Бу елны без, кино ясау осталыгыннан кала,  журналистика, инстаграмда үз социаль челтәреңне алып бару, маскалар ясау һәм тагын күп кенә яңалыклар кертәбез!
тулысынча укырга

Шәхес буларак үсәсең килсә, «Сәләт-Шәхес»кә рәхим ит!

Сәләт аланнары директорлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Сәләт-Шәхес» аланы директоры Рәзилә Садриева.

– Сәлам, Рәзилә! Үзең турында сөйләп кит әле: кем син, кайдан син?

– Сәлам! Минем исемем Рәзилә апа. Мин Азнакай шәһәрендә тудым, хәзерге вакытта Казанда яшим.

– Кайда белем аласың?

– КНИТУ-КХТИда магистратурада укыйм. Хәзерге вакытта карьера баскычы буйлап күтәреләм (елмая).

– Сәләт дөньясына кайчан килеп кердең?

– Сәләткә 2011 нче елда килеш кердем. Күп тапкырлар сәлкеш, әйдаман, өлкән әйдаман, төрле сменаларда һәм Сәләт проектларында директор булдым.

– Бүгенге көндә Сәләттән кала нәрсәләр белән шөгыльләнәсең, нәрсәләр белән кызыксынасың?

– Мин күпкырлы кеше. Миңа тормыш үзе кызыклы! Могҗизави сәяхәт кебек бит ул, анда әллә нинди кызыклы, серле вакыйгалар булып тора! Кызыксынуларым миңа бәхетле булырга булыша, мине күпкырлы шәхес итә. Минемчә, бу тормышта һәркем нәрсә белән булса да кызыксынырга тиеш. Нәрсә белән яки кем белән булса да. Кем беләндер аралашуны да кызыксынуга әйләндерергә мөмкин бит!

– Быел син «Сәләт-Шәхес» сменасы директоры. Үз сменаң турында тулырак сөйләсәң иде: башка сменалардан нәрсә белән аерыла ул, нинди үзенчәлекләре бар?

– Безнең сменаның юнәлеше – шәхесне төрле яклап үстерү. Смена программасы балада иҗади башлангычны үстерүгә һәм аны конкурентлыкка сәләтле шәхес итеп тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Смена кысаларында күп төрле массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары оештырылачак. Кульминация ноктасы, әлбәттә инде, ШТК уеныны финалы. Анда ШТК серләрен иң яхшы үзләштергән команда ачыкланачак. Әгәр син иҗади бала яки үзеңдә иҗатны ачарга телисең икән, безнең аланга рәхим ит! Без синең сәләтләреңне ачарбыз һәм бик күпне булдыра алуыңны дәлилләрбезJ

тулысынча укырга

«Сәләт-Биләр каласы»: тарих, археология, экология

Сәләт аланнары директорлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Сәләт-Биләр каласы» аланы директоры Алмаз Габделбәров.

– Алмаз, сәлам! Үзең турында сөйләп кит әле: кем син, кайдан син?

– Мин Алмаз. Үзем Балтач районы, Норма авылыннан –Нурминский белән бер авылдан (елмая).

– Кайда белем аласың?

– Хәзерге вакытта КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтында 4-нче курста белем алам. Шулай ук IT-паркта программист булып эшлим.

– Сәләт дөньясына кайчан килеп кердең?

– Апам үзе Сәләттә булгач, мине дә «син дә бар» дип бик нык кыстады. Шулай 2013-нче елда Cәләт дөньясына сәлкеш буларак килеп эләктем. Беренче аланым - «Сәләт Шәхес» - ул елны әле аны «Сәләт-КВН» дип тә атыйлар иде.

– Бүгенге көндә Сәләттән кала нәрсәләр белән кызыксынасың?

– Әйткәнемчә, программалаштыру белән мавыгам. Ул бик күп вакытымны ала. Шулай ук спорт белән шөгыльләнерга бик яратам, спортзалга йөрим.

– Быел син «Сәләт-Биләр каласы» сменасы директоры. Үз сменаң турында тулырак сөйләсәң иде: башка сменалардан нәрсә белән аерыла ул, нинди үзенчәлекләре бар?

– Сменаның юнәлеше - тарих, археология, экология. Балалар смена дәверендә Татарстан тарихын барлап, археологик казылма эшләренә йөриләр, экология проблемалары белән танышалар. Безнең алан SELET BILER FORUM-да хуҗалар буларак катнаша.

тулысынча укырга

Әйдә «Сәләт-Тел»гә!

Сәләт аланнары директорлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Сәләт-Тел» аланы директоры Таһир Насибуллин.

– Таһир, сәлам! Үзең турында сөйләп кит әле: кем син, кайдан син?

– Мин Насибуллин Таһир Азат улы. Сәләттә инде 16 ел! Сәлкеш, әйдаман, башҗитәк, BILER FORUM-да арт-директор. Ә быел менә «Сәләт-Тел» сменасы директоры.

– Сәләттән кала нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Мин профессиональ тәрҗемәче, чит телләр укытучысы. Казандагы «Haydi Bakalım» дип аталган төрек теле курсларына нигез салучы.

– Сәләт дөньясына кайчан килеп кердең?

– 2005-нче елда «Сәләт-Раушан» аланына сәлкеш булып бардым һәм... Сәләттә калдым!

– Быел син «Сәләт-Тел» сменасы директоры. Үз сменаң турында тулырак сөйләсәң иде: башка сменалардан нәрсә белән аерыла ул, нинди үзенчәлекләре бар?

– Иң беренчесе: быел «Сәләт-Тел» аланы яңа базада – Яр Чаллыда узачак. Хәзерге вакытта без сменаның уку-укыту программасын эшлибез. 18 әйдаман инде хәзердән үк сәлкешләрне каршы алырга әзер. Аланда чит илләрдән килгән укытучылар да булачак, күп кенә кызыклы остаханәләр һәм чаралар үткәреләчәк. Безнең аланга кушылыгыз, дуслар!

тулысынча укырга

«Сәләт-Рухият» аланы: иҗат, моң, көч, дәрт

Сәләт аланнарының директорлары белән таныштыра башлыйбыз! Беренче әңгәмәдәшебез – «Сәләт-Рухият» аланы директоры Айсылу Нуретдинова.

– Айсылу, сәлам! Үзең турында сөйләп кит әле: кем син, кайдан син?

– Миңа 21 яшь, Чирмешән районы, Иске Кади авылыннан.

– Кайда белем аласың?

– Мәктәпне тәмамлагач, Казан сәүдә-икътисад техникумына укырга кердем. Булачак профессиям - ресторан менеджеры, ресторанда була торган барлык нечкәлекләрне белүче профессионал. 2018-нче елда WorldSkills чемпионатында катнашып, Россия чемпионы исеменә лаек булдым. Техникумны уңышлы тәмамлап, Казан авиация университетына читтән торып укырга кердем. Киләчәктә төрле персонал белән идарә итүче булам.

– Сәләт дөньясына кайчан килеп кердең?

– Сәләткә 2013-нче елда килдем: беренче аланым «Сәләт Шәхес» (КВН) аланы булды.

– Бүгенге көндә Сәләттән кала тагын нәрсәләр белән кызыксынасың?

– Актив тормыш рәвеше алып барам. Төрле стильдәге фотосессияләрдә эшлим: күбрәк, әлбәттә, модель буларак катнашам. Фотога төшерәм, WorldSkills чемпионатларына әзерлек алып барам (үзем катнашучы булгач – конкурстагы биремнәрне дөрес итеп, критерийләргә туры китереп эшләргә өйрәтәм), шулай ук үз-үзеңне ничек тотарга, җиңү өчен нинди сыйфатларны үстерергә кирәк дигән очрашуларда да актив катнашам. Үз тәҗрибәмне киләчәк буынга тапшыра алуыма чиксез шатмын. Шулай ук профессиям буенча эшлим, вакыт булганда инстаграмм челтәрендә уйларымны язам.

– Быел син «Сәләт-Рухият» сменасы директоры. Үз сменаң турында тулырак сөйләсәң иде: башка сменалардан нәрсә белән аерыла ул, нинди үзенчәлекләре бар?

– «Сәләт-Рухият» - минем өчен бәхет ачкычы, чөнки үзем бу аланда үстем, шәхес булдым. «Рухият» үзенең иҗади юнәлешләре белән дан казанган. Безнең аланда булган биюләрне Сәләттә барысы да белә: биюнең юнәлешләре шулкадәр күп, профессиональ биюче һәм хореограф Алмаз абый Низамов безнең аланда бу иҗади дөньяны инде 2015-нче елдан бирле алып бара. Ул куйган биюләр күз явын алырлык, бу инде расланган сүзләр. Быел биюләр тагын да дәртләндергеч булыр дип көтелә. Бию дәресләрендә чыккан ут чаткыларын күрсәгез иде! Биюче сәлкешләр бу атмосфераны беркайчан да онытмаячак.

Театр юнәлеше - минем иң яраткан юнәлешләремнең берсе. Бу дәресләрдә театрга кагылган терминнар гына түгел, ә үз өстеңдә эшләү өчен булган күнегүләр дә алып барыла. Сәлкешләр үзләрен төрле рольләрдә сынап карыйлар: ә остаз аларны ничек уйнарга, рольне үз эчеңнән үткәрергә, барлык эмоцияләрне ихластан күрсәтергә өйрәтә. «Рухият» үз спектаклен форумда ел саен уңышлы куя: зур чатырда тамашачыларны җыеп, бәйрәм бүләк итә. Ә килгән кунаклар «Рухият» сәлкешләренә бертуктамый алкышлый. Сәхнәдә уйнарга хыялланучы сәлкешләр өчен бу бик зур тәҗрибә: янып торган күзләр, ихлас рәхмәт сүзләре безнең өчен иң зур күрсәткеч.

«Что? Где? Когда?» яки мантыйк дәресләрен «Рухият»нең иң тәҗрибәле остазы - Рәдис абый Кәбиров алып бара. Рәдис абый дәресләре безне ерак балачакка алып китә сыман: аның елмаюы, логикага кагылган сорауларны шундый нечкәлек белән укуы, һәрбер сәлкешне үз баласы итеп күрүе балаларны зур көч белән үзенә тартып тора: шуңадыр да инде безнең сәлкешләр форумда ел саен югары күрсәткечләр күрсәтәдер. ЧГК сорауларын ишекәнегез бардыр. Ә менә безнең Рәдис абый ул сорауларны үзе дә бик яхшы уйлап яза: мәсәлән, безнең «Бумажник» базасында чия бакчасы бар, Рәдис абый шул чияләр турында, Чеховның «Вишневый сад» әсәре белән бәйләп, сәлкешләргә кызык һәм оригиналь сорау биргән иде. Шул вакытта сәлкешләрнең эмоциясен күрсәгез иде. ЧГК барысына бирелмәсә дә, «Рухият»нең 100 сәлкеше өчен бу сорау үзе бер җиңү сыман тоелды. «Рухият»нең мантыйк дәресләренең үзенә генә хас яме бар. Сәлкешләр аны бик зарыгып көтә.

Җыр яисә вокал дәресләре. Бу дәрес вакытында гел гитара моңы хөкем сөрә. Анда булган моң, матур тавыш, сихри атмосфераны күрү кирәктер. Корпус аша үткәндә, вокал дәресләре һәрбер кешене үзенә җәлеп итә, һәрберсе бер мизгелгә туктап калып, бу моңны тыңлый, истә калдырырга тырыша иде. Ә сәлкешләр бу вакытта ниндидер башка дөньяда яши кебек: күзләрендә ут, йөрәкләрендә канат («Рухият» символы кебек: канатлы йөрәк), ә күңелләрдә чып-чын музыкаль бәйрәм! Остаз алар белән сулау техникаларын, тембрлар, мелизмалар, матур тавыш төшенчәләренә төшенә. Һәм, әлбәттә, безнең сәлкешләр форумда берничә җырны «бергә кушып», поппури белән сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Бу вакытта алар үзләрен чын йолдыз итеп хис итә.

Рәсем дәресләре. Тынычлык, концентрация, дөньяны икенче төрле күрә белү - безнең рәсем дәресләрендә. Монда сиңа беркем комачау итми: син монда үзең хуҗа, синең караш - синең дөнья. «Я художник, я так вижу!» сүзләре монда туры киләдер. Бу дәресләрдә кәгазьгә генә түгел, хәтта тукымага да рәсем ясыйлар: форумда була торган спорт ярышларына «Рухият» командасының футболкаларына рәсем төшерү - сәлкешләр өчен горурлык. Канатлы йөрәк, алсу-шәмәхә төс - ак футболкада бик матур күренә.

«Сәләт-Рухият» башка аланнардан нәрсәсе белән аерыла
дигән сорауга җавап бирү өчен... «Рухият»тә булу кирәктер. Юкка гына «Рухият»
аланы «иҗат, моң, көч, дәрт» сүзләре белән ассоцияләнмидер. Бер нәрсәне
курыкмыйча әйтә алам: «Рухият» - гади алан түгел. Монда килгән һәрбер кеше
үзенә урын таба: иҗат һәр кеше күңелендә бар, ә аны эзләп табу һәм үстерү -
безнең төп бурычыбыз. «Рухият» сәлкеше - бәхетле сәлкеш. Рәхим ит! Бергә
бәхетле булыйк!
тулысынча укырга

«Сәләт ул – гаилә, дип җавап бирәм!»

«Сәмрух-2019» ел премиясе җиңүчеләре белән таныштыра башлыйбыз! Беренче әңгәмәдәшебез – ел сәлкеше Рәлинә Фаваризова.

– Рәлинә, син Сәләт дөньясына кайчан килеп кердең?

– Сәләткә мин беренче тапкыр 2015-нче елда – 5-нче сыйныфта укыганда эләктем. Сәләт мохите турында бәләкәй чактан ук белә идем, чөнки апаем һәм әнием аланнарда әйдаман булганнар иде. «Сәләт-Саба» аланының базасы башта минем әби торган авылда урнашкан иде. Җәен әбигә менгәч, шул аланда ял итүче балаларны киртә ярыгыннан күзәтеп торуым һаман да истә (елмая).

– Төнлә уятып «Нәрсә ул Сәләт?» дип сорасалар, нәрсә дип җавап бирер идең?

– Кайсы вакытта гына сорамасыннар, «Нәрсә ул синең өчен Сәләт?» дигән сорауга мин «Гаилә» дип жавап кайтарачакмын. Гаилә эчендә һәр кеше бер-берсе өчен янып тора, борчыла һәм бер-берсе белән гармониядә яши. Сәләттә нәкъ шундый мөнәсәбәт.

– Ел сәлкеше нинди булырга тиеш – синнән киңәшләр!

– Минемчә, үзен бар яктан үстерергә омтылучы, авырлыклардан курыкмаучы һәм үзенең аланы, Сәләт мохите өчен янып торучы сәлкеш һичшиксез «Ел сәлкеше» исеменә лаек.

– Сәләткә нинди теләкләр телисең?

– Яраткан Сәләтем! Мине шундый бәхетле иткәнең өчен мин сиңа мең кат рәхмәтлемен! Сиңа алга таба да зурдан-зур уңышлар, якын дуслар һәм мәңгегә шулай кешеләрнең йөрәк түрендә бер җылы ялкын булып калуыңны телим!


тулысынча укырга

Сәләт ул – бренд

6-7-нче февральдә ИХО ICYF-ERC яшьләр форумының Евразия төбәк үзәге эшчәнлеге алып барыла торган 9 илнең берсе –Пакыстанда идарә советы утырышы узды. Анда «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова да катнашты.

Айгөл Казанга кайткач, без аннан бу очрашу турында тулырак сораштык.

– 2018-нче елның октябрендә ИХО яшьләр форумының генераль ассамблеясында (Истамбул-Төркия) ИХО яшьләр форумының Евразия төбәк үзәген булдыру турында карар чыгарылды. Үзәк үз эшен 9 илдә алып бара. Шул илләрнең берсе – Пакыстан. Менә Пакыстанда яшьләр конференциясе уздырылды, шул конференция кысаларында без, идарә әгъзалары, үзәкнең идарә утырышына чакыру алдык. Анда үзәкнең генераль директоры Эльматдин Мехдиев, Румыния, Казахстан, Пакыстан, Әзербайҗаннан идарә әгъзалары катнашты. Мин Россияне тәкъдим иттем.

– Утырышта нинди мәсьәләләр каралды?

– Утырышта 3 төп мәсьәлә каралды: 2019-нчы елгы эшчәнлеккә нәтиҗә, 2020-нче елга эш планы кабул итү һәм төрлеләр (мәсәлән, ICYF-ның 15 еллыгы). Чара кысаларында Пакыстан Президенты Ариф Алви, Пакыстан Премьер-министрының яшьләр эшләре буенча махсус ярдәмчесе Усман Дар белән очрашулар оештырылды. Усман Дар 14-20-нче июньдә Казанда узачак ИХО илләре яшь эшмәкәрләренең VI форумына килергә теләк белдерде.

– Сәләт кайчаннан бирле бу үзәк һәм ИХО илләре форумында катнаша?

– Гомумән, ИХО илләре форумында Сәләт 2008-нче елдан бирле катнаша һәм Россияне тәкъдим итә. Ә рәсми статуска 2014-нче елда ия булдык.

– Андый халыкара чараларда Сәләт, Казан, Татарстан турында ничек сөйлисең, ничек итеп таныштырасың?

– Андый халыкара очрашуларда Казанны, Татарстанны беләләр. Беренчедән, Сәләтнең дә, Тимур Сөләймановның да оешма эшчәнлегендә актив катнашканы бар. Менә инде алтынчы тапкыр ИХО илләре яшь эшмәкәрләре форумын уздырабыз. 2019-нчы елның ноябрендә беренче тапкыр ИХО-Евразия форумын уздырдык. Ягъни без бу юнәлештә актив эшлибез, төрле илләрне берләштерәбез. Аннан соң безнең чаралар республика хөкүмәте һәм президент тарафыннан да хуплана. Яшь эшмәкәрләр форумының финал сессиясендә президент Рөстәм Миңнеханов бер сәгатькә якын безнең белән утырды, игътибар белән тыңлады, теләктәшлек белдерде. Күп илләр моңа соклана һәм гаҗәпләнүен белдерә. «Татарстан» дигәч: «Ә, ул безне җылы итеп каршы алган, кунакчыл республикамы?» диләр. Татарстанны беләләр. Һәм Сәләтнең Татарстанда икәнен беләләр. Сәләт – ул бренд. Хәзер без үзебезгә максат куйдык: бу планканы төшермәскә, тагын да югарырак күтәрергә.

Бер серне дә ачыйм: Россиядә ИХО илләре эшчәнлеге буенча проект офисы ачыла, аның үзәге Татарстанда булачак. Без, яшьләр оешмаларын берләштереп, бу юнәлештә позицияләребезне тагын да ныгытырга тиеш булабыз.

тулысынча укырга

«Әйдаман булу – гомерлек роль»

«Әйдаманнар мәктәбе» катнашучылары Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләймановка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

– Әйдаманның кем икәнен барыбыз да беләбез. Ә сез бу сүзгә нинди мәгънә саласыз, әйдаманны кем дип күрәсез – шуны әйтегез әле!

– Сәлкеш булып килгәндә, рәхәтләнеп киләсең, яңа белемнәр аласың, яңа дуслар табасың, күңел ачасың. Кәефсез чакларың да булырга мөмкин. Ә әйдаман булу – ул бөтенләй башка. Әйдаман сәлкеш күңеленә дөрес ачкыч табып, аның күңелен күрә белергә тиеш. Әйдаман булу ул – җаваплылык. Беренчедән, балалар өчен. Икенчедән, Сәләт алдында. Әйдаман – ул Сәләт мохитенең сакчысы, Сәләтне безнең белән бергә үстерүче.

– Ә «Әйдаманнар мәктәбе»н кыскача ничек тасвирлар идегез?

– Бу – күчеш мәктәбе. Монда сәлкеш булып киләсең һәм әйдаман булырга әзерлекле кеше булып кайтып китәсең. «Мин монда нәрсәгә килдем?» – Мәктәптә менә шул сорауга җавап табарга тырышырга кирәк.

– «Әйдаманнар мәктәбе» 2002-нче елдан бирле уздырыла. Ә аңарчы Сәләт аланнарына әйдаманнарны ничек туплыйлар, ничек әзерлиләр иде?

– Беренче «Әйдаманнар мәктәбе»н һәм әйдаманнар ярышын бик яхшы хәтерлим әле. Әйе, Мәктәп беренче тапкыр 2002-нче елда оештырылды. Аңарчы аланнар да күп түгел иде бит: башлаганда бер генә алан, аннары 3 булды. Әйдаман итеп педучилище студентлары чакырыла иде. Ә 2000-нче еллар башында аланнар саны арта башлады, әйдаманнар әзерләүне дә икенче төрле итеп оештырырга кирәклеге аңлашылды. Шулай итеп, «Әйдаманнар мәктәбе» барлыкка килде.

Ә «әйдаман» сүзе үзе 1996-1997-нче елларда килеп чыкты бугай. Хәзер инде әйдаманның кем икәнен, ниләр эшләргә тиешлеген барыбыз да аңлыйбыз, беләбез. Система тагын үзгәрде: хәзер әйдаманнарның 90 проценты – кайчандыр үзләре сәлкеш булган егетләр һәм кызлар. Форумга гына килеп киткән әйдаманнарыбыз да бар. Бу инде Сәләтнең өр-яңа тарихы.

– «Әйдаманнар мәктәбе» тәмамланды, монда белем алган егетләр һәм кызлар җәйге сменаларга барачак. Ә сменалар беткәч, ул яшьләрнең әйдаманлык гомере дә бетәме?

– Әйдаман булу – ул бер смена вакытында гына түгел, ул гомерлек роль. Әйдаман – ул рухи кыйммәтләр белән бәйле роль. Әгәр син лидер икән – әйдаман булу өчен мөһим бер критерий инде бар дигән сүз. Балаларны яратасың икән – тагын бер критерийга туры киләсең. Өченче критерий – татар телен белү. Дүртенчесе – Сәләтне, аның принципларын белү.

– Әйдаманнан министр урынбасарына хәтле ничек үсәргә?

– Тыныч кына форумнарны үткәрергә, үз эшеңне җиренә җиткереп эшләргә, һәм көннәрдән бер көнне министр киләчәк тә, минем урынбасарым бул әле, диячәк (елмая). Җитди итеп әйтсәк, ике юл бар. Беренчесе – карьера баскычын алдан планлаштыру. Ә икенчесе – планлаштырмау, бары тик үз эшеңне җиренә җиткереп үтәү. Монысы профессиональлек дип атала. Нинди вазифада булуың түгел, үз урыныңда булу мөһим.

– Сәләтне 5 елдан нәрсә көтә?

– Аллаһ боерса, Сәләт мәктәбе һәм балалар бакчасы. Бу үзе үк бик зур эш. Сәләт үсә. Ләкин ул һаман да шул Сәләт булып калачак!
тулысынча укырга

Сәләт Клубы – Буада

14-нче декабрь көнне Сәләт Клубы Буа сәлкешләрендә кунакта булып кайтты. Очрашу ничек узды, нинди тәэсирләр тудырды –Сәләт Клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов белән шул хакта сөйләштек.

- Тимерхан, Сәләт Клубының Буага беренче тапкыр сәфәр кылуымы?

- Әйе, шимбә көнне Сәләт Клубы беренче тапкыр «Сәләт-Буа»га барды. Бу сәфәрнең максаты – гади генә очрашу ясау түгел, клубның бөтен хәлен күреп, өйрәнеп, алдагы үсешен күзаллау.

- Ул көнне нинди чаралар оештырылган иде?

- Квиз интеллектуаль уены уздырылды. Шәһәрнең берничә мәктәбе катнашты анда. Квизның темасы күпкырлы, бүгенге җәмгыятьнең тенденцияләренә бәйле булып чыкты. Балалар тирән белемнәрен, сәләтләрен күрсәттеләр. Клубның активы белән очрашу, клуб активистлары белән аралашу традициясе дә бу елны да сакланып калды.

- Буа клубының Сәләт эшчәнлегенә керткән өлеше нинди?

- «Сәләт-Буа» рәисе быел «Ел сәлкеше» номинациясендә катнаша. Буа клубының бик күп егет-кызлары хәзер Сәләт берләшмәсенең активистлары булып торалар. Аларның эшчәнлегеннән без бик канәгать, алга таба да шулай булыр дип ышанып калабыз.

Мондый сәфәрләр Сәләт Клубын берләштерә, шуңа күрә без бу күңелле сәяхәтләрне традициягә кертәчәкбез.

 

тулысынча укырга

«Сәләт берләштерә, диюләре дөрес икән!»

Узган атнада Сәләт Йортында «БикаФест» җыр һәм шигърият фестивале узды. Үзебез өчен бик күп талантлар ачтык. Шуларның берсе – әдәби сүз юнәлешендә Гран-прига лаек булган Айзат Хәйруллин белән әңгәмә кордык.

– Айзат, «БикаФест» турында каян белдең, ничек әзерләндең?

– «БикаФест» турында ахыргы көннәрдә генә белдем. Катнашып кара әле, дип, якын дустым Данис Хисмәтуллин әйтте. Конкурска 2 атна кала әзерләнә башладым. Үзем бик ярата торган Разил Вәлиевнең «Әнкәйгә хат» шигырен өйрәндем. Һәм бу шигырь миңа уңыш китерде – Гран-при алдым!

– Сине бу уңышың белән чын күңелдән котлыйбыз! Конкурс программасыннан тагын нәрсә аеруча исеңдә калды, нәрсә ошады?

– «БикаФест» яңа танышуларга бик бай булды, күптән күрешмәгән дуслар белән дә күрештем – шунысы ошады. «Сәләт берләштерә» дип әйтәләр бит әле, минемчә, бу бик дөрес сүз! Сәләткә бу конкурс өчен бик зур рәхмәт! Ул сәләтле яшьләргә зур этәргеч, тәҗрибә бирә.

– Хәзерге көндә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Мин хәзерге вакытта Казан театр училищесынын 1-нче курсында белем алам.

– «БикаФест»та җиңү сиңа нәрсә бирде?

– Әйткәнемчә, бу минем өчен бик зур тәҗрибә. Һәм яңа үрләр яулау өчен яхшы этәргеч булды.

– Киләсе елда «БикаФест»та катнашачак яшьләргә киңәшләр дә бир әле!

– Яшьләргә киңәшем шул: җаныгыз нәрсә тели – шуны ятлагыз.

– Озын-озын шигырьләрне ничек ятларга – анысын да өйрәт инде.

– Мин шигырь китабын алам да, үземә ошаган шигырьне тапкач, аны кат-кат укыйм. Башта мәгънәсен аңлыйм. Аннары кабат-кабат укыйм. Һәм ул үзе башыма кереп кала. Иң мөһиме – шигырьнең мәгънәсен аңлап өйрәнергә кирәк!

 

 

 

 

тулысынча укырга