Төп юнәлеш:
татар мәдәнияте: тел, тарих һәм иҗат
Үткәрелү вакыты:
16 июль - 2 август
Үткәрелү урыны:
«Аргамак» ИПҮҮ (Кама Тамагы районы, Кама Тамагы ш.т.б.)
Катнашучылар:
8 - 15 яшь


«Сәләт — Мирас» – татар теле һәм мәдәнияте юнәлешендәге җәйге профильле Сәләт аланы.

Аланның төп максаты - балаларның иҗат эшчәнлеге аша татар халкының мәдәни, рухи һәм тарихи мирасын үстерү, сәлкешләргә татар мәдәни мирасының кыймәтләрен аңлату һәм аны алга таба өйрәнү теләген булдыру өчен уңайлы мохит тудыру. 

Смена юнәлеше кысаларында уку-укыту программасына киләсе дәресләр керә: 

- театр, җыр һәм бию сәнгәтләре; 

- оста куллар; 

- татар теле; 

- тарих. 

Аларны профессиональ спикерлар һәм тәҗрибәле укытучылар алып бара.

Дәресләрдән тыш, балалар өчен иҗади-мәдәни программа каралган:

- Татарстан Республикасының танылган шәхесләре белән очрашулар;

- көн дәвамында саф һавада спорт һәм милли уеннар уйнау;

- интерактив һәм мавыктыргыч кичке чаралар;

- тере оркестр тавышы астында уздырыла торган «Татарча бал»;

- этно-музыка уен кораллары, журналистика, stop motion анимация һәм башка юнәлешләр буенча остаханәләр.

«Сәләт — Мирас» - ул үз милләтеңә мәхәббәт турында гына түгел, ә үз тамырларыңны, гаиләңнең йолаларын хөрмәт итү, лаеклы варис була белү.

Юллама бәясе: 35 160 сум

Балаларны сайлап этабы протоколы

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.miras

https://t.me/SeletMiras

гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Камилә Фәйзуллина
    Камилә Фәйзуллина

    Директор



    89625694263
  • Айтуган Галиев
    Айтуган Галиев

    Өлкән әйдаман



    89961215717