Акбүре ← кире кайтырга
«Сәләт — Акбүре» - лидерлык потенциалын үстерүгә юнәлтелгән җәйге профильле Сәләт аланы.
Аланның төп максаты - катнашучыларның иҗади потенциалын ачу һәм лидерлык сәләтләрен үстерү. Смена дәвамында сәлкешләрнең лидерлык сыйфатларын үстерүгә һәм командада проектлар өстендә эшләүгә аерым игътибар бирелә.
«Сәләт — Акбүре» аланының уку-укыту программасы катнашучыларның төрле өлкәләрдә белемнәрен, аралашу күнекмәләрен, лидерлык сыйфатларын үстерүгә, шулай ук иҗади һәм стратегик фикерләү сәләтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Ул түбәндәге өлешләргә бүленә:
- проект менеджментын үзләштерү;
- SMM (социаль медиа )өлкәсенә чуму;
- профессиональ һәм башлангыч дәрәҗәләрдә инглиз теле дәресләре;
- шәхси брендны формалаштыру һәм таныту;
- шәхси үсеш буенча тренинглар.
Уку-укыту программасы белән беррәттән, сменада мәдәни программа һәм спорт чаралары да оештырыла.
«Сәләт — Акбүре» аланы Алексеевск районындагы «Фәнсар» базасында уза. «Фәнсар» базасы үз эченә аерым урнашкан уңайлы йортларны, спорт мәйданчыкл
арын, белем бирү классларын, актлар залын, бассейнны һәм мунчаны ала.
Юллама бәясе: 36 360 сум
Без социаль челтәрләрдә: