Яңалыклар

12-14 сентябрь көннәрендә Казан Федераль университетында Рәис Бохараев исемендәге Tatar.Бу Хакатоны узды. Чара Kazan Digital Legends хакатоннар марафоны кысаларында уздырылды һәм татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру һәм үстерү өчен инновацион ИТ-чишелешләр булдыруга юнәлдерелде. Быел ул алтынчы тапкыр үткәрелде.
Р.Г.Бохараев исемендәге Tatar.Бу Хакатоны нәтиҗәләре билгеле
16.Сен.2025

Сәләт дөньясының иң дулкынландыргыч проектының гаризалар кабул итү кампаниясе старт ала! Сәләтле әйдаманнарны ачыклау, аларның потенциалын ачарга һәм үстерергә булышлык күрсәтү максатында уздырылучы Республикакүләм «Әйдаманнар ярышы - 2025» әйдаманлык осталыгы конкурсының читтән торып катнашу этабы башланып китте! Ул 11 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«Әйдаманнар ярышы - 2025» яңа кыю һәм креатив катнашучыларын көтә!
11.Сен.2025

Изге Биләр җирендә Һөнәрләр Биләр Форумның ябылу тантанасында «Сәләт» Клубының яңа президенты игълан ителде. Ул – «Галәм» аланының өлкән әйдаманы, активист Айзат абый Хидиятуллин. XV Президентның хис-кичерешлəре, килəчəккə планнары турында үзе белəн сөйлəштек.
Айзат Хидиятуллин: «Сәләт» Клубы Президенты булу минем өчен ул – зур бер адым!»
09.Сен.2025

Республикакүләм «Әйдаманнар мәктәбе» проектының яңа сезоны башланды! Мәктәптә катнашу өчен проектның нигезләмәсе белән таныш һәм гаризаңны җибәр!
«Әйдаманнар мәктәбе» гаризалар кабул итә!
06.Сен.2025

1 нче сентябрь – һәр елны барысы өчен дә үзенчәлекле, күркәм бер дата. Ул белем дөньясына яңа адым ясау, яңа өметләр, яңа максатлар белән уку елына аяк басу көне. Сәләт «Алмагач» мәктәбендә дә бүген яңа уку елы башланып китте. «Ачыш» гимназиясендә Белем бәйрәме гөрләде һәм беренче саф укучылары өчен тәүге кыңгырау чыңы яңгырады.
Сәләт «Алмагач» мәктәбендә Белем бәйрәме узды!
01.Сен.2025

Җәйнең соңгы аенда Сәләт аланнарында йөзләгән сәлкешләр ял итте, яңа уку елына көч һәм энергия туплады, шуның белән бергә «Сәләтле җәй - 2025» кампаниясе дә үз эшен төгәлләде. Август аена бергәләшеп нәтиҗәләр ясыйк!
Август турында кыскача!
31.Авг.2025