«Әйдаманнар ярышы - 2025» конкурсында катнашучылар исемлеге әзер ← кире кайтырга

Тиздән «Әйдаманнар ярышы - 2025» конкурсы башлана. Быел ярыш янә әйдаманнарның иң-иңнәрен туплады, әмма дистәләгән сынауны узып, җиңүче исеменә лаеклысы бары бер генә булачак. Бик тиздән 2025 елның әйдаманын ачыкларбыз. Әлегә исә сайлап алу турын узган һәр әйдаманны котлыйбыз һәм «Фәнсар» базасында узачак киләсе этапта көтеп калабыз.
Исегезгә төшерәбез, «Әйдаманнар ярышы» сәләтле әйдаманнарны ачыклау, аларның потенциалын ачарга һәм үстерергә булышлык күрсәтү максатында Сәләтнең җәйге аланнарында катнашкан әйдаманнарның эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буларак ел саен үткәрелә.
Ярыш ике этапта үткәрелә:
- 1 нче этап – читтән торып катнашу этабы, катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу;
- 2 нче этап – шәхсән катнашу этабы, ярыш программасы (19 октябрь – 23 октябрь, 2025 ел)
Икенче турның катнашучылары исемлеге белән монда таныша аласыз. Уңышлар телибез!