Бүгеннән алар Асылташлар һәм Гәүһәрташлар! ← кире кайтырга

11 октябрь көнне Сәләт «Алмагач» мәктәбендә нәниләребезнең җырлы-биюле чыгышлары белән үрелеп барган багышлау кичәсе узды. Тантанада сәләтле укучыларыбыз рәсми рәвештә «Асылташ» һәм «Гәүһәрташ» исеменә лаек булды.
Сәләт «Алмагач» мәктәбе хәзерге вакытта 107 нче «Ачыш» гимназиясендә урнашкан. Анда 1-6 нчы Ә сафларында 145 укучы белем ала. Шулай ук, мәктәпкәчә әзерлек дәресләрендә булачак беренче саф укучылары атна саен дәресләр ала.
«Алмагач» мәктәбе заманча белем бирү алымнарына нигезләнгән. Мәктәпнең төп максаты – прогрессив карашлы, XXI гасыр таләпләренә җавап бирә алырлык, татар, рус һәм чит телләрен яхшы белгән, төрле мәдәният вәкилләре белән аралаша белүче, туган якны яратучы, рухи яктан бай шәхесләр тәрбияләү. Мәктәп укучыларның интеллектуаль һәм иҗади үсешенә зур игътибар бирә. Ул белем бирүнең мәктәпкәчә һәм мәктәп этапларын берләштерүне күз уңында тота һәм үз эченә үзара бәйле берничә этапны ала: Энҗекәй (балалар бакчасы, 3 яшьтән 6 яшькәчә булган балалар), Мәрҗән (балалар бакчасы, әзерлек төркеме), Асылташ (1-4 сафлар), Гәүһәрташ (5-7 сафлар), Чәчәк (8-9 сафлар) и Алма (10-11 сафлар).
Мәктәптә «Татар уеннары» кебек татар теле дәресләре үткәрүнең интерактив форматларын кертү, белем бирү мохите булдыру һәм уку әсбапларын бизәүдә татар телен куллану, аны дәрестән тыш эшчәнлекнең төп теле буларак куллану, татар телендә җырлар башкару аша татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәнияте мохитендә булуга басым ясала. Мәктәп календаре берләшмә календаре белән тәңгәлләштерелгән, һәм укучылар ел дәвамында телне өйрәнүдә мохит ысулы гамәлгә ашырыла торган Сәләт чараларында катнашалар. Укыту модульләренең берсе - «Алмагач аланы» - Сәләтнең «авылга кайту» концепциясе кысаларында татар телле мохиттә кайнау принцибы гамәлгә ашырыла торган белем бирү аланы. Шулай итеп, татар телен белүнең башлангыч дәрәҗәсе төрле булган укучылар, татар телен үзләштерүгә карата кызыксынуны югары дәрәҗәдә саклап, үзләренең тел белү дәрәҗәсен үстерәләр.







