Смена 6

МШТ BILER FORUM (1-5-нче август)

IMG_5724.jpg

МШТ BILER FORUM – Татарстан яшьләре өчен «киләчәк шәһәре» булдыру, лидерлык сыйфатларын, проектлар төзү һәм  төркемдә эшләү осталыгын үстерүгә багышланган смена.

Әлеге смена Сәләтлеләр Университеты белән берлектә оештырыла һәм 6 иң мөһим өлкәдә – фән, сәнгать, эшмәкәрлек, иҗтимагый иҗат, спорт һәм техникада шәхси үсеш алырга, камилләшергә теләгән 1200дән күбрәк сәләтле баланы һәм яшьләрне берләштерәчәк.

Программа кысаларында һәрбер юнәлеш буенча уку программасы һәм остаханәләр оештырылачак. Һәр юнәлеш төркеме шәһәр инфраструктурасы төзиячәк һәм аның буенча төп мәсьәләләргә кагылышлы карарлар кабул итәчәк.

Катнашучылар:

1. Татарстан Республикасы укучылары һәм студентлары — 1200 кеше.

Остазлар — 200 кеше. Форумда Республика конкурслар реестрына кергән олимпиада һәм конкурсларда җиңгән яшьләр, шулай ук укытучылар, оешма остазлары, Сәләтлеләр Университетының сертификация үткән остазлары катнаша.

2. Оештыру комитеты — 300 кеше.

3. Спикерлар, экспертлар, кунаклар,  массакүләм мәгълүмат чаралары – 250 кеше.