Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXII Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестивале

Фестиваль 2001-нче елдан «Сәләт» берләшмәсенең якын һәм кадерле дусты Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатында оештырыла. 

Бүген татар эстрадасы һәм шигъриятендә исемнәре яңгырый торган Асылъяр, Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Әсхәтова, Миләүшә Сафина, шагыйрьләр Гөлназ Гарипова, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гибадуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, Алинә Бикмуллина, Рифат Сәләхов һ.б. иҗат юлларын «БикаФест»та җиңүләрдән башлаган шәхесләр.     

Фестиваль үз алдына түбәндәге бурычларны куя һәм тормышка ашыра:

- иҗатка сәләтле балаларны яшьтән барлау, сәләтләрен, мөмкинлекләрен ачу өчен кирәкле шартлар булдыру, алар белән максатлы рәвештә һәм даими эшләү, аларның проблемаларына дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү;

- җыр һәм шигърият өлкәсендә сәләтле балалар һәм яшьләрне барлау, аларга ярдәм итү;

- балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык, музыкаль культура тәрбияләү;

- сәләтле балалар һәм яшьләр - республиканың интеллектуаль-рухи потенциалы булуын тагын да ассызыклау, җәмәгатьчелеккә җиткерү;

- сәләтле балаларның һәм яшьләрнең дусты, фикердәше автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллинның истәлеген мәңгеләштерү.

Фестиваль ел саен 12-25 яшьлек 200-ләп катнашучыны җыя. Алар «Иң яхшы автор-башкаручы», «Үз шигырен иң яхшы укучы» һ.б. номинацияләрдә ярыша. 

Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә.

Катнашыр өчен, гариза тутырырга кирәк. 

Фестивальнең оештыру коммитеты Сәләт Йортында урнашкан: Казан шәһәре, Островский урамы, 23; телефон: 8 (843) 292-16-00, эш вакыты 9:00-18:00.

E-mail: BikaFest@gmail.com



Җитәкчелек