«Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе тәмам! кире кайтырга

Завершилась весенняя сессия школы «Фәнсар»!

7-11 нче май көннәрендә Изге Биләр җирендә М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең чираттагы сессиясе узды. Анда 45 бала катнашты.

9-11 нче сыйныф укучылары математика, физика, җәмгыять белеме, әдәбият, биология һәм инглиз теленнән дәресләр алды, шул фәннәрдән имтиханнарга әзерләнде. Уку-укытуга көненә алтышар сәгать вакыт бирелә.

Шушы вакыт дәвамында сәлкешләр имтиханнарны югары балларга тапшыру өчен ничек әзерләнергә икәнлегенә төшенде, сынауларга бәйле төрле үзенчәлекләрне һәм серләрне белде. 

Дәресләрдән файдалы мәгълүмат алып, яңа дуслар белән танышып, искиткеч якты хатирәләр белән язгы сессияне тәмамладык. Киләсе очрашуларга кадәр!