Яңалыклар
IT BILER FORUM-ы ачылды
16-нчы июль көнне Сәләт форумнарының дүртенче сменасы – IT BILER FORUM-ының ачылу тантанасы булып узды. Тантанада «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, шулай ук Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов, Биләр тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлык директоры Әнәс Кутуев һәм кебек кунаклар катнашты.
Сәләт мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дә эшли
Сәләтнең беренче сәлкешләре инде күптән үсеп, үзләре әти-әни булсалар да, аларның Сәләттән аерыласылары килми. Балачакларын, яшьлекләрен сагынып, күп кенә «Сәләт» ветераннары ел саен Биләрдәге форумга килә. Үзләрен күп нәрсәгә өйрәткән Сәләт рухы кечкенәдән сеңә торсын дип, нәни балаларын да бирегә алып киләләр.
Безгә Австралиядән дә киләләр
SELET BILER FORUM – Сәләтнең традицион фестиваль-форумы. Төп катнашучылары Сәләтнең җәйге профиль сменаларына сайлап алу бәйгесен узган сәләтле балалар һәм яшьләр. Тарихи урынга Татарстан Республикасыннан һәм Рәсәй төбәкләреннән кала якын һәм ерак чит илләрдән мәктәп укучылары һәм студентлар килә. Шуларның берсе – Сәләтнең «Рухият» аланында ял итүче, Австралиядән килгән кунагыбыз Хәфизә Гарипова.