«Асылташлар» Сәләт Йортында кире кайтырга

Ученики «Асылташ» в Доме Сэлэт

Көчле профессионаллар, күп телле мохит - барысы да Сәләт мәктәбе турында. «Асылташ» Сәләт мәктәбе үз эшен әле башлап кына җибәрде, һәм 11 нче сентябрь көнне беренче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре Сәләт Йорты белән танышты.

Очрашу экскурсиядән башланды, аны Сәләт клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов үткәрде. Сәләт дөньясы белән әле таныша гына башлаган бәләкәчләр һәм аларның әти-әниләре проектлар турында тыңладылар. Фотолардан Сәләт эшчәнлеген башлап җибәрүчеләр, оешманың тарихы турында белделәр һәм, әлбәттә, Сәләт принципларын да ишеттеләр.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова кунакларны оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. «Бу йорт - сәлкешләр, әйдаманнар, башҗитәкләр өчен булдырылган бина. Һәм хәзер ул ишекләрен сезнең өчен дә ачып җибәрде. Тәүлекнең 24 сәгатендә, атнаның 7 көнендә һәм ел дәвамында без сезне монда көтәбез!» - дип әти-әниләрне сәламләде ул.

Заманча технологияләр ярдәмендә без башка шәһәрләр һәм илләр белән элемтәдә! «Асылташ» укучылары һәм аларның гаиләләре белән Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир дә танышты. Скайп аша элемтәгә кереп, ул Сәләт Йорты кунакларының мәктәп турында фикерләрен тыңлады, беренче уку елында уңышлар теләде.

Экскурсиядән соң әти-әниләр җыелышы уздырылды. Балалар шулай ук «Шәһәр панорамасы» музеенда да булды.