Тимур Сөләйманов: «Сәләт – ул технология һәм дөрес кулланылышта ул нәтиҗә күрсәтәчәк» кире кайтырга

Тимур Сулейманов: «Сәләт – это технология и при правильном применении он покажет результат»

Ел саен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Сәләтле җәй» ял итү кампаниясенә багышланган матбугат конференциясе уза. Быел чарада Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары, «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Аяз Ханафин катнашты.

Быел «Сәләт» 30 еллыгын билгеләп үтә. Казан дәүләт университетының энтузиаст-укытучылары инициативасы белән 1994 елда Арчада (Татарстан) 65 бала катнашында беренче укыту-сәламәтләндерү лагереннан башланган «Сәләт» хәрәкәте, Татарстан Республикасының 25 меңнән артык сәләтле баласын һәм яшьләрен, Россия Федерациясенең уннан артык төбәген, шулай ук чит илләрне үз проектларына җәлеп итүче социаль-педагогик комплекска кадәр утызъеллык үсеш юлы үтте.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, быел 33 смена планлаштырыла. Бу – профильле сменалар, төбәкара чатырлы «Болгар – Туган тел» аланы, XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы һәм «Иске Казан» җыены. «Быел бездә ике яңа смена бар – «Сәләт – Адымнар» һәм «Сәләт – Алмагач». Без җәйге сменалар турында сөйләшәбез, әмма «Сәләт» җәй көне генә эшләми. Безнең әзерлек сентябрьдә башлана һәм шул ук айда йомгак ясап тәмамлана да. Безнең эшчәнлек ТР Рәисе, Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы һәм Цифрлаштыру министрлыгы ярдәме белән уңышлы алып барыла».

Быел Татарстан, Башкортостан, Чувашия һәм Кырым базаларында 25 профильле смена үткәрү планлаштырыла. Аларда 7-18 яшьлек балалар һәм яшьүсмерләр катнашачак. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков: «Быел без җәйге ялга 172 мең баланы җәлеп итәргә планлаштырабыз. «Сәләт» командасының елдан-ел көчлерәк һәм бердәмрәк булуы сөендерә. Утыз ел дәвамында форумнар һәм сменаларның сыйфаты сәнгать, эчтәлек һәм тәрбия дәрәҗәсендә нык үсте. Шуны да искәртү мөһим: «Сәләт» берләшмәсе сменада булган балаларның иминлегенә зур әһәмият бирә».

«Сәләтле җәй» кампаниясенә әзер кадрлар да җәлеп ителәчәк. «Сәләт» бу эшне ел әйләнәсе алып бара. Кадрлар әзерләү максатыннан «Әйдаманнар мәктәбе», «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Остазлар мәктәбе» үткәрелә. Бу хакта «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Аяз Ханафин тулырак сөйләде: «Ел дәвамында без 500гә якын әйдаман, 100 башҗитәк һәм 300 остаз әзерлибез. Һәр әйдаман өчен татар телен сөйләм дәрәҗәсендә белү мөһим шартларның берсе булып тора. Быелгы яңалык – ул «Әйдаманнар мәктәбе»ндә катнашучылар өчен онлайн-дәресләр булдырылуы. Ягъни, биредә төрле төбәкләрдә яшәүчеләр дә катнаша алды.

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов «Сәләт» берләшмәсенең «Алдынгылар хәрәкәте» белән үзара бәйләнеше турында сөйләде: «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучыларның күбесе «Сәләт» проектларында катнашу тәҗрибәсенә ия. Алар инде проектның асылын аңлыйлар. «Алдынгылар хәрәкәте», гомумроссия хәрәкәт буларак, «Сәләт» берләшмәсенә төрле мөмкинлекләр бирә. «Сәләт» билгеле бер кыйммәтләр нигезендә үсә. Ул технология һәм дөрес кулланылышта нәтиҗә күрсәтәчәк».

15 июньнән 21 июньгә кадәр Биләр җирлегендә төбәкара чатырлы «Болгар – Туган тел» аланы узачак. Аланның программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән.

24 июньнән 9 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы яшьләр проекты Татарстан Республикасы районнарыннан 14 000 сәләтле баланы, остазларны, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән ватандашларны берләштерәчәк.

Форум кысаларында төрле юнәлешләр һәм профильләр буенча алты смена үтәчәк. Белем бирү, мәдәни һәм спорт программалары уздырылуы планлаштырыла. Татарстанның һәм Россиянең алдынгы белгечләре, музыкантлары, артистлары үз тәҗрибәләрен форум катнашучыларына җиткерәчәк.

17 августта Татарстанның Биектау районында Иске Казан музей-тыюлыгында «Иске Казан» җыены узачак. Ул гореф-гадәтләрне саклауга һәм туган як тарихын өйрәнүгә, яшь буынның татар халкының туган теленә һәм мәдәниятенә игътибарын арттыруга һәм туган җир табигатенә, тарихына һәм мәдәниятенә, дуслыкка, мәдәниятара һәм этникара аралашуга карата ихтирамын арттыруга һәм мәхәббәт рухын тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Көн дәвамында музей-тыюлык территориясендә «Һөнәрләр ярминкәсе» эшләячәк, анда балалар Татарстан Республикасының танылган дизайнерлары белән берлектә төрле традицион эшләнмәләр ясый, үз иҗатын һәм әзер эшләнмәләрне фестивальдә катнашучыларга тәкъдим итә алачак.

Сменаларның үткәрелү вакыты:

ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла / Junior skills) 24 - 28 июнь

ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество / Arts) 1 июль - 7 июль

СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ (Selet) 9 - 14 июль

МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ (Media) 18 - 24 июль

МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Информационные технологии / Information Technologies) 27 июль - 2 август

АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ (Первые / Forward) 5 - 9 август