М.И.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе үз эшен башлый ← кире кайтырга
«Фәнсар» уку йортына йөреп һәм читтән торып укый торган мәктәп форматында эшли.
Әлеге проектның дистанцион мәктәбе үз эшендә соңгы инновацион казанышларны куллана һәм һәр укучыга шәхси якын килә.
«Фәнсар»да онлайн-мәктәп эшли, көз һәм яз көне сессияләр уза.
Нәтиҗәсе – һәр елны уза торган «Сәләт» фәнни-гамәли конференциясе.
Ә иң шәп укучыларны алдагы каникулларда КӨЗГЕ СЕССИЯ көтә!
⠀
1-7 ноябрь, 2020 ел.
МФҮ «Фәнсар».
⠀
Сессия вакытында кызыклы уку-укыту һәм мәдәни-күңел ачу чаралары узачак.
Гаризалар selet.biz cайтында 10 нчы октябрьгә кадәр кабул ителә.