Иң сәләтле яшь галимнәр - «Фәнсар» мәктәбе конференциясендә кире кайтырга

Самые талантливые молодые ученые - на конференции школы «Фәнсар»

27 апрель көнне Сәләт йортында М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең IХ Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясенә нәтиҗәләр ясалды. II этапка сайлап алынган иң яхшы фәнни эшләрнең авторлары хезмәтләрен жюри әгъзаларына тәкъдим итте.

Конференциягә фәнни эшләр түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителде:

·                Галәм, Җир шары һәм табигатькә караган фәннәр (физика, химия, биология, экология);

·                Кеше һәм җәмгыять турындагы фәннәр (икътисад, социология,педагогика, психология, татар теле, тарих);

·                Тасвирлау, модельләштерү фәннәре һәм гамәли фәннәр (семиотика, математика, информатика).

Быел М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе конференциясенә Татарстан Республикасы районнарыннан һәм күрше регионнардан 60тан артык эш кабул ителде, аларның 39сы киләсе этапка узды, 15се җиңүче исеменә лаек булды.

Республикабызның мәшһүр галимнәре катнашучыларның эшләренә бәя бирде, конференциянең җиңүчеләрен билгеләде, яшь галимнәргә үз киңәшләрен җиткерде.  Җиңүчеләргә дипломнар, партнерларыбыздан истәлекле бүләкләр, аларның фәнни җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.

М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең IХ Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләре исемлеге.

Афәрин! Зур җиңүегез белән барыгызны да котлыйбыз, барлык катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез - фәннең киләчәге!