Сәләт СММ-белгечләр әзерли кире кайтырга

Сәләт готовит СММ-специалистов

26 – 28 гыйнвар көннәрендә «Йолдызлы» Сәләтле балалар һәм яшьләр ял итү һәм уку үзәгендә I Республикакүләм Сәләт «Медиа мәктәбе»нең күчмә сессиясе булып узды.

Медиа мәктәбе профильле Сәләт аланнарының эшчәнлеген, сыйфатлы контент ясап, социаль челтәрләрдә яткыртучы профессиональ СММ-белгечләр туплауга һәм аларның күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән.

Күчмә сессия кысаларында гаять бай уку-укыту программасы уздырылды. Катнашучыларның шәхси сыйфатларын үстерүгә, сыйфатлы видеороликлар төшерү, аларны монтажлау, контент-план, медиа-план төзү, сурәтләр ясау, кызыклы рубрикалар, викториналар куллану, постлар өчен дөрес, матур текстлар язу серләрен үзләштерүгә юнәлтелгән төрле тренинглар, остаханәләр, ачык лекцияләр үткәрелде. СММ-белгечләр яңа белемнәр туплап кына калмады, аларны гамәлдә кулланырга да өйрәнде – катнашучыларның иң яхшы эшләре Сәләт берләшмәсенең рәсми аккаунтларында чыгарылды.

Медиа өлкәсендә эшләүче алдынгы белгечләр яшь СММ-белгечләргә үз киңәшләрен бирде. Социаль челтәрләрне алып баруның нечкәлекләре турында катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисе мәгълүмат-аналитика идарәсенең аналитика бүлеге мөдире урынбасары Екатерина Ямбаршева, рилсмейкер, Reels буенча интенсив авторы Назлыгөл Хәбибуллина, Татарстанның танылган блогеры Равил Закиров, копирайтер Диләрә Шәрипова, SMMATRIX агентлыгына нигез салучы Арзу Йосыфова, Татарстан Республикасының Милли китапханәсенең СММ-белгече Рената Шәрипова һәм «Сәләт» медиа үзәгенең белгечләре сөйләде.

Моннан тыш, уку-укыту программасында аланнарның социаль челтәрләрен алып баруда Сәләт принципларына һәм матсатына нигезләнүнең мөһимлегенә басым ясалды.

Тәүге «Медиа мәктәбе» төгәлләде. СММ-белгечләр Сәләтне күрсәтергә әзер, алда аларны онытылмаслык тәҗрибә һәм гаҗәеп җәй көтә!