Атлант клубының II шахмат турниры булып узды кире кайтырга

Прошел II шахматный турнир клуба «Атлант»

Турнир яшьләр арасында шахмат казанышларын пропагандалау, аларны системалы рәвештә шахмат белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, әлеге уенга карата кызыксынуны арттыру максатлары белән оештырыла.

 

Быел 6 турнир үтәчәк, 4 онлайн турнир һәм 2 офлайн турнир. Планлаштырылган 2 онлайн турнир да узды, аларның нәтиҗәләре буенча 50 кеше офлайн турнирга чакырылды.

Алда Әдип Әлмир кубогына 2 онлайн турнир. Аларның нәтиҗәләре буенча 60 кеше финалга чакырылачак.

 

Исегезгә төшерәбез, быел катнашучылар 4 категориядә көч сынаша:

1) 11 яшькә кадәр башлангыч дәрәҗәдәге катнашучылар;

2) 11 яшькә кадәр разрядлы катнашучылар;

3) 12-17 яшьтәге башлангыч дәрәҗәдәге катнашучылар;

4) 12-17 яшьтәге разрядлы катнашучылар.


Икенче турнир нәтиҗәләре буенча 17 декабрь узачак финалга үтүче шахматчылар исемлеген тәкъдим итәбез:


Вафин Нурихан Илнур улы

Гарипов Әмир Наил улы

Ерусланов Георгий Олег улы

Махмутов Гәдел Фәрит улы

Мифтахов Раян Фәнис улы

Руэль Яромир Руфат улы

Салахова Азалия Ренас кызы

Сафина Камиля Радик кызы

Серегин Артем Александр улы

Шигапов Инсаф Рәмис улы

Якубова Аниса Рустам кызы


Афәрин, сәләтлеләр! Алда тагын да зуррак уңышлар көтеп торсын сезне!