«Sanak-lab»ның программалаштыру буенча III Республика олимпиадасы узды! Нәтиҗәләре нинди?! кире кайтырга

Подводим итоги III Республиканской олимпиады по программированию образовательной лаборатории «Sanak-lab»!

«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең программалаштыру буенча III Республика олимпиадасы тәмамланды!

3 сәгатьтә 11 мәсьәлә чишәсе иде! Финалга 65 катнашучы чакырылды. Олимпиадага Татарстаннан гына түгел, Саратов өлкәсеннән, Мордовия республикасыннан, хәтта Ямал-Ненец автономияле округынан да килделәр!

Җиңүчеләр белән таныштырабыз:

3 нче дәрәҗә дипломга ия булучылар (югары лигада):

Хәмитов Хәким (2 нче лицей-интернат, Казан)

Федоров Николай (ФТЛ 1, Саратов)

Волостнов Даниэль ( 131 нче лицей, Казан)

Гатауллин Ранэль (IT-лицей, Казан) 

Лаптев Сергей (7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Ноябрьск)

Газизов Данияр (IT-лицей, Казан)

3 нче дәрәҗә дипломга ия булучылар (кече лигада):

Баранова Марина (СОлНЦе мәктәбе, Казан)

Гыймадиев Әмир (2 нче лицей-интернат, Казан)

2 нче дәрәҗә дипломга ия булучылар (югары лигада):

Лузгов Тимур (IT-лицей, Казан)

Хәмзин Рамил (IT-лицей, Казан)

Устинов Арсений (IT-лицей, Казан)

2 нче дәрәҗә дипломга ия булучылар (кече лигада)

Котляров Тимур (102 нче гимназия, Казан)

Миннәхмәтов Искәндәр (2 нче лицей-интернат, Казан)

Олимпиаданың җиңүчеләре (югары лигада):

Трапезников Роман (131 нче лицей, Казан)

Чекардов Михаил (2 нче лицей-интернат, Казан)

Абдуллин Гыймран (2 нче лицей-интернат, Казан)

Абсолют чемпион исеменә Азат Сафиуллин (2 нче лицей-интернат, Казан) лаек булды. Ул 10 мәсьәләне дөрес чишкән.

Барлык катнашучыларга да дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләргә партнерларыбыз кыйммәтле бүләкләр әзерләде: «БАРС Груп», «ICL» IT-компанияләренә, «Баклажан» антикафесына һәм КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтына олимпиаданы югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Киләсе очрашуларга кадәр!