«Аргамак»та ял итү – җанга һәм тәнгә дәва! кире кайтырга

+1 лагерь в базе Сәләт: добро пожаловать в «Аргамак»!

Сезгә бездә ошаячак: «Аргамак»та ял итү – җанга һәм тәнгә дәва!        

Сәләтнең базалары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Чиратта - XXI гасырда төзелгән беренче өр-яңа «Аргамак» балалар һәм яшьләрнең иҗади потенциалын үстерү үзәге. Ул «Җәй – балаларга» республика программасына нигезләнеп тормышка ашырылды.

Яңа базада барлыгы 30-ар урынга исәпләнгән 3 яшәү корпусы, ашханә, медицина пункты, спорт мәйданчыклары (футбол, волейбол, воркаут зонасы), ачык сәхнә бар. Соңгысы Форумныкына охшатып төзелгән! Озакламый амфитеатр һәм мунча да булачак. Бүлмәләр 5 балага исәпләнгән. Һәрберсендә душ, бәдрәф бар.

Әле моның белән генә чикләнми! Табигате дә гаҗәеп! «Аргамак» базасы урнашкан Кама Тамагы бистәсе Иделнең матур пейзажлары, балыклы урыннары, табигый байлыклары белән дә танылган. Тарихи һәйкәлләргә дә сакланып килә: Юрьев мәгарәсе, Лобач тавы, «Император питомнигы» кебек урыннар бар!

Бу җәйдә базада 5 алан үтәчәк: «Сәләт - Манзара», «Сәләт - Рухият», «Сәләт - Гайрәт», «Сәләт - Кама» һәм «Сәләт- Хәзинә». Аларның һәрберсе белән тулырак безнең сайтның «Аланнар» сәхифәсендә таныша аласыз! 

Аннан соң, portfolio-selet.ru сайтында гариза җибәрергә онытмагыз!