«Йолдызлы» ялга рәхим итегез! кире кайтырга

Добро пожаловать в «Звездный»!
СЕЗ АНЫ ТАНЫМАЯЧАКСЫЗ ДА!

Сәләт базалары белән таныштыруны дәвам итәбез. «Йолдызлы» ялга рәхим итегез!

База Казаннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан. Хәзер «Йолдызлы» ел әйләнәсендә эшли ала торган үзәк. Биредә узган ел Президент программасы белән капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды.

База танымаслык булып үзгәрде: спорт мәйданчыклары һәм территория төзекләндерелде, җылылык һәм электр челтәрләре үткәрелде, газ кертелде. Хәзер юыну бүлмәләре корпуслар эчендә, ашханә, төркем урыннары, медицина пункты яңартылды.

Балалар иркен һәм уңайлы бүлмәләрдә яши. Барлык корпуслар да ГОСТ таләпләренә туры китереп тулы күләмдә җиһазландырылган.

Базаның гомуми мәйданы 10 га җитә. Җәен биредә 5 смена узачак: 

  • «Сәләт-Тел» (лингвистика буенча профильле алан, 4-11 сыйныф укучылары),
  • «Сәләт-Акбарс» (уку-укыту, һөнәри белем бирү аланы, 7-11 сыйныф укучылары),
  • «Сәләт-Дәрт» (иҗади алан, 6-11 сыйныф укучылары), 
  • «Сәләт-Раушан» (фәнни, интеллектуаль алан, 5-11 сыйныф укучылары)
  • «Сәләт-Шәхес» (шәхси үсеш, 5-11 сыйныф укучылары).

Сәләтлеләр йолдызлыгына килергә ашык. Гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә.