«Әйдаманнар мәктәбе» проектына гаризалар бирү кампаниясенә старт бирелде! кире кайтырга

Дан старт заявочной кампании Республиканской «Школы вожатых Сәләт»!
Республикакүләм «Әйдаманнар мәктәбе» проектының яңа сезоны башланды! «Әйдаманнар мәктәбе»ндә белем ал, квалификация арттыру турында таныклыкка ия бул һәм текә командада республиканың иң сәләтле балалары белән эшләү мөмкинлегенә иреш.

Әйдаманнар мәктәбе сигез этапта үткәрелә:

1 этап - читтән торып сайлап алу, әңгәмәләр;
2 этап - Сәләт йортында онлайн һәм оффлайн дәресләр (Островский ур., 23 й.);
3 этап - онлайн тест узу;
4 этап - күчмә мәктәптә катнашу өчен әңгәмә;
5 этап - күчмә мәктәпне узу;
6 этап - мәктәп имтиханнарын тапшыру;
7 этап - җитәкчеләр белән әңгәмә;
8 этап - «Сәләт» яшьләр үзәге ДБУ директоры белән әңгәмә.

Мәктәптә катнашу өчен проектның нигезләмәсе белән таныш һәм гаризаңны җибәр!