«Әйдаманнар ярышы - 2024» конкурсының читтән торып катнашу этабына старт алды! кире кайтырга

Дан старт заочному этапу конкурса «Әйдаманнар ярышы -2024»!

Һәр әйдаман зарыгып көткән вакыйга: үз осталыгыңны, тәҗрибәңне һәм белемеңне тикшерергә вакыт җитте.

Сәләтле әйдаманнарны ачыклау, аларның потенциалын ачарга һәм үстерергә булышлык күрсәтү максатында уздырылучы Республикакүләм «Әйдаманнар ярышы - 2024» әйдаманлык осталыгы конкурсының читтән торып катнашу этабы старт алды!

Ярышта югары уку йортларында яисә урта махсус белем бирү йортларында укучы, 17 яше тулган Сәләтнең җәйге аланнарында һәм уку-укыту проектларында активлык күрсәткән балалар һәм әйдаманнар катнаша ала.

Ярыш ике юнәлештә уздырыла:

«Премьер-лига» кысаларында Республикакүләм «Әйдаманнар мәктәбе» аша узган, түбәндәге катнашучылар булырга мөмкин:
- ким дигәндә 3 мәртәбә Халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумында әйдаман булган;
- ким дигәндә 1 мәртәбә Сәләтнең җәйге профильле аланында әйдаман булган; - халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумында 3 тапкырдан артык башҗитәк булмаган;
- җәй дәвамында Сәләтнең җәйге профильле аланында яки Халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумында әйдаман булучылар.

«Беренче лига» катнашучысы булырга мөмкин:
- республикакүләм «Әйдаманнар мәктәбе» аша узмаган студентлар, булачак әйдаманнар;
- республикакүләм «Әйдаманнар мәктәбе» аша узган, халыкара яшьләр укуукыту «Сәләт» форумында күп дигәндә 1-2 мәртәбә әйдаман булган әйдаманнар. 

Конкурста катнашырга теләк белдергән әйдаманга 2024 елның 9 октябренә кадәр selet.biz сайтында гариза бирергә кирәк. Читтән торып портфолио нигезендә сайлап алу этабы нәтиҗәсендә, катнашучылар 15 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр үткәрелүче ярыш программасында катнашырга чакырылалар.

Калган мәгълүматны, төп этап программасын, бәяләү критерийларын нигезләмәдә табарга мөмкин.