«БикаФест» талантлар эзли! кире кайтырга

«БикаФест» ищет таланты!

Сәләтнең иң иҗади фестивале янә сәләтлеләрне барлый! Бүгеннән XXIII Республикакүләм Р. Бикмуллин исемендәге яшьләр җыр-шигърият «БикаФест» фестиваленә гаризалар кабул итүгә старт бирелә.

Балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык, музыкаль культура тәрбияләүче һәм, иң мөһиме, аларның дусты, фикердәше, яшьләр лидеры, меценат автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллинның истәлеген мәңгеләштерүче фестиваль ике этапта үткәрелә:

1 этап – гаризаларны кабул итү һәм катнашучыларны читтән торып портфолиолар нигезендә сайлап алу (соңгы 2 ел казанышлары кабул ителә); 

2 этап – катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алу. 

Беренче этап нәтиҗәсендә катнашучылар икенче этапка – конкурска чакырыла. Ул «Йолдызлы» базасында узачак. Конкурс нәтиҗәсендә фестивальнең Гала-концерты булачак, анда «БикаФест» җиңүчеләренә тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырылачак.

«БикаФест» фестивале ике юнәлештә үткәрелә: 

1. Музыкаль юнәлеш: 

- иң оста автор башкаручы;

- автор җырын иң оста башкаручы коллектив;

- иң оста коллектив-башкаручы;

- татар халык җырын иң оста башкаручы;

- татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы;

- эстрада җырын иң оста башкаручы;

2. Әдәби юнәлеш: 

- үз әсәрен иң оста укучы;

- башка автор әсәрен иң оста укучы.

2001 елдан башлап уздырылучы фестиваль быел да шәп яңалыклар әзерләде. Катнашучылар үз көчләрен яңа номинацияләрдә сынап карый алачак. Яңа талантларга канатларын җәяргә мөмкинлек бирүче Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигырь фестивале хакында тулырак мәгълүмат проектның нигезләмәсендә.