Шәхес

Камиль Шарипов

Камил абый Шәрипов - “Сәләт” клубы вице-президенты

Кем: Камил абый Шәрипов

Кайчан: 2008 нче елдан бирле

Дәрәҗәсе: “Сәләт” клубы вице-президенты

И.: Камил абый, “Сәләт”кә килеп килеп эләгү тарихын сөйләп үт әле.

К.Ш.: Бул хәл 2008дә булды. Мин ул вакытта туристик хәрәкәтләрдә катнашып, Татарстаннын төрле почмакларын гизә идем. Көннәрдән бер көнне, безнең юлыбыз Биләр җирлегенә дә төште. Ул вакытта Биләрдә ниндидер фестиваль кайный иде, соңыннын гына "Сәләт"леләрнең фестивале икәнен белдем. Башта аңа исем китмәде, ләкин соңыннан, "Сәләт"нең фестивальдан соң нинди чиста җирлекне калдырганын күргәч, сокланып калдым. "Мондый хәрәкәт табигать белән дә "чиста" булса, димәк, аның асылы да күркәм һәм саф" - дип уйлап куйдым эчтән генә. Ә инде августта, мин "Сәләт-Элемтә" аланына сәлкеш буларак бардым.

И.: Шул көннән башлап “Сәләт”тә ниләр үзгәрде?

К.Ш.: Санап бетергесез күп инде алар: катнашучылар саны да, “Сәләт” аланнарының географиясе дә. Яңа проектларының барлыкка килде. Ләкин шунысы куандыра – “Сәләт” үз принципларыннан бер дә читләшми. Аның асылы һәм төп максаты инде 20 ел татар илебезгә хезмәт итә.

И.:  Вице-президент дәрәҗәсенә ничек ирештең?

К.Ш.: "Ирештең" дип әйтү бик дөрес булмас. Гадәттә, эш командасын җитәкче җыя. Мине дә, Айгөл Габрахманова (“Сәләт” клубы президенты) күреп алып, “Сәләт” ташкымына чакырды. Шуңа аныңча җавап бирим әле: “Сәләт”емне яратканга ирештем!

И.: Сары галстугың бармы?

К.Ш.: Әйе, бар.

И.: Әйдаман нинди булырга тиеш?

К.Ш.: Минемчә, һәр әйдаманның 2 төп сыйфаты булырга тиеш, беренчесе - ихласлылык, ә икенчесе - сабырлык.

И.: Сине сәяхәт итәргә яратучы буларак сорыйм әле. Ничә илдә булганың бар?

К.Ш.: Барлыгы 10-12 илдә булганмындыр. Алар арасында Аврупа илләре дә, Азия белән якын көнчыгыш илләре дә бар. Иң ошаганы - Эстония, чөнки Эстония ул зур бер урта гасыр каласы. Эстония башкаласы Таллин буйлап йөргәндә, үзеңне урта гасыр баһадиры дип хис итәсең.

И.: Ничә тел беләсең?

К.Ш.: Татар, Рус, Төрек, Инглиз телләрендә җиңел аралашам. Француз телен исә хәзер өйрәнәм.

И.: Буш вакытың ничек уза?

К.Ш.: Буш вакытымны спорт белән шөгылләнеп үткәрәм, футбол яисә зур теннис уйныйм, китаплар да укырга яратам. Соңгысы, Элиф Шафакның "Кара сөт" әсәре. 

тулысынча укырга

Элина Степанова

“Сәләт-Рухият 2014” – директоры, “Фәнсар Академиясе” проекты җитәкчесе 

Кем: Элина апа Степанова, “Рухият”тә 2001 дән бирле 

Дәрәҗәсе: “Сәләт-Рухият 2014” – директор, “Фәнсар Академиясе” проекты җитәкчесе 

И.:“Сәләт”тә син ничәнче елдан бирле? -

Э.С.:“Сәләт”кә мин 1999 нчы елда килдем. “Сәләт-Аршан” аланы иде ул. Эссе Анапа кояшы астында мин беренче тапкыр “Сәләт” дөньясы белән таныштым. 2001 дә исә Рухияткә эләктем. Һәм бүтән аерыла алмадым. Мәңгегә яраттым! 

И.: Бүгенге көндә “Сәләт” синең өчен нәрсә ул? - “Сәләт” минем өчен беренче көннән үк гаиләмә әверелде. “Сәләт” ул – дуслык! “Сәләт” ул – мәхәббәт! Монда эшләнгән эш – күңелгә ләззәт бирә, авырлыгы һич сизелми. 

И.: Ә сары галстугын бармы? 

Э.С.:Әйе! 2004 нче елда, әлеге дә баягы “Рухият” аланында алдым. Әле дә хәтерлим, ул елны әлеге кадерле бүләккә бары 2 генә кеше лаек дип табылган иде. 

И.: Элеккеге фестивальме, әллә инде хәзерге масштаблы форуммы? 

Э.С.:Һәркайсы үзенчә әйбәт. Фестиваль ул – гаилә, рәхәт бер мизгел. Ә форум исә зур мөмкинчелек тә. Монда сәләтле балаларга үсеш өчен бер дигән мөмкинлекләр тудырылган. Кадерен генә белергә кирәк! 

И.: Син үзең әйдаманлыкның бөтен үрләрен татыган кеше. Шулай булгач, әйт әле, яхшы әйдаман нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? 

Э.С.: Яхшы әйдаман, иң беренче чиратта, балаларга хөрмәт белән караучы апа-абый ул. Ул беркайчан да баланың сәламәтлеге, кәефе, мөмкинлекләре һәм шәхси үзенчәлекләре хакында онытырга тиеш түгел. Ә инде төрле кулдаш белән килешеп эшли дә белсә – ул алыштыргысыз әйдаман. 

И.: Ә үзең беренче сәлкешләрең белән аралашасыңмы?

Э.С.: Аралашу гына түгел, мин алар белән чиксез горурланам да әле! 

И.: Сине Казан (Идел буе) Федераль Университетының мөгаллиме буларак та беләбез. Үсеп беткән сәлкешләреңне укытырга туры килгәне юкмы? 

Э.С.: Бар, әлбәттә, бар. Алар белән эшләү җиңел, үзенә күрә бер үҗәтлелек, белемгә омтылучанлык белән аерылып торалар. Элина апа димәскә генә авыр аларга. 

И.: “Сәләт”тән тыш вакытың ничек уза? 

Э.С.: Шул Университетта уза да инде. 

И.: Киләчәктә “Сәләт”не ничек күзаллыйсың? 

Э.С.: “Сәләт”нең үз мәктәбе, әле ул гына да түгел, үз университеты булачак. Һәр район саен “Сәләт” клубы гөрләп эшләячәк. “Сәләт” дөньясы бөтен Рәсәйгә билгеле оешма булып танылачак. 

И.: Сәлкешләргә теләкләрең? 

Э.С.: Фикеремне төгәлрәк белдерү өчен русча әйтәсем килә: “Вы – небо, все остальное – погода”. Онытмагыз шуны.

 

тулысынча укырга

Айгуль Габдрахманова

Кем: Айгөл апа Габдрахманова
Дәрәҗәсе: “Сәләт” клубы Президенты

- Айгөл апа, “Сәләт”тә син ничәнче елдан бирле? Беренче әйдаманнарыңны хәтерлисеңме?
- 2006 ел иде ул, Раушан аланы. Беренче әйдаманнарым - Айгөл апа һәм Тимур абый. Аларны онытып була димени? Әле ул гына да түгел: әлеге сменада өлкән әйдаман - Тимур абый Сөләйманов, директор - Гүзәл апа Усманова иде!!! Йолдызлы алан!
- Беренче сәлкешләрең белән һаман да аралашасыңмы?
- Аралашам, әлбәттә. Дөресен генә әйткәндә, минем өчен беренче, икенче, өченче сәлкешләр юк – алар барысы да минеке! Алар минем өчен бертөрле дәрәҗәдә якын һәм кадерле.
- Сары галстугың бармы?
- Бар. Беренче барган елны ук, 2006 да алдым.
- Әйдаман кырыс булырга тиешме?
- Юк, кырыс сүзе әйдаманга туры килми. Әйдаман ул әти-әни кебек булырга тиеш дисәк, дөресрәк булыр. Әти-әнине хөрмәт итәләр, киңәшләренә колак салалар, серләр белән дә уртаклашалар. Әйдаман да шуннан чыгып баланы кайгырта: әти-әни кебек якын күрә, терәк була.
- Бүгенге һәм тәүге тапкыр танышкан “Сәләт”не чагыштыр әле, Айгөл апа.
- “Сәләт” нык үсте, камилләште, үзгәрде. Тик бер мөһим шарт кына үз көенчә калды: принципларыбыз һаман шул ук.
- “Сәләт” президенты дәрәҗәсенә ничек ирештең?
- “Сәләт”емне яратканга!
- Ә “Сәләт”тән тыш ни белән шөгыльләнәсең?
- Спортзалга йөрим, фән өлкәсе дә якын миңа. Төрле әйберләр җыям: мәсәлән, шикәр, монеталар. Гаиләмне, дусларымны яратам, алар белән аралашырга яратам. Матур әдәбият укыйм.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Сәлкешләр! Иң мөһиме, вакытында максатыгызга таба атлый белегез! Балачак – күңелле чак. Балачакта ясалган хаталар - хата түгел. Бу бары тырышу, үсәргә омтылу гына. Тирә-юньдә булган кешеләрдән, вакыйгалардан, шартлардан сабак ала белегез. Курыкмагыз! Кешеләргә мөмкин булган кадәр яхшылык эшләгез. Изгелек җирдә ятмый, моны беркайчан да исегездән чыгармагыз!
тулысынча укырга

Роберт Исламов

Нариман Димухаметов

6 июль көнне «Сәләт-Бөгелмә» аланы директоры, «Сәләт» телләр мәктәбе проекты җитәкчесе Нариман Димухаметовның туган көне! Без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм барлык башлануларда уңышлар телибез! Ул әлеге атнаның герое!

Элина Степанова

Буген, 1 июль көнне, яраткан Элина Степанованың туган көне!
Элина, «Сәләт» исеменнән сине котлыйбыз, синең гел шундый елмаючан, кайнар йөрәкле, якты кеше булып калуыңны телибез. һәр көнең ачышлар һәм мәхәббәт белән тулы булсын! Әлеге атнаның герое - син!

Ильназ Сафиуллин

Ильназ Сафиуллин - текә артист һәм «Сәләт»нең якын дусты, 24 июнь көнне туган көнен бәйрәм итә! Без аның чын фанатлары һәм аны «Сәләт»тә күрергә һәрвакыт шатбыз. Әлеге антаның һичшиксез герое ул!

Ләйсән Сыраева

Әлеге атнаның 17 июнь көнендә, искиткеч кеше Ләйсән Сыраеваның туган көне! Без аны бик яратабыз. Бу антаның герое - ул!

Булат Камалов

Бүгенге көндә Булат биштән артык проект җитәкли! Чын герой!