Яңалыклар
Сəлəткə 11 яңа проект!
4-6-нчы октябрьдə Сəлəтнең «Фəнсар» базасында «Сəлəт активы мəктəбе» уздырылды. Катнашучылар төрле спикерларның проект уйлап чыгару һəм аны чынга ашыруга багышланган чыгышларын гына тыңлап калмады, ə үзлəре дə проект ясап, аны якларга өйрəнделəр.
Сәләттә яңа сезон һәм киләсе җәйгә әзерлек
«Сәләт» яшьләр үзәге хезмәткәрләре «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә катнашты. Анда яңгыраган кайбер сорауларга җавапны сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Әйдаманнар мәктәбе» турында иң актуаль сорауларга җавап
«Әйдаманнар мәктәбе» турында сораулар күп килә. Иң еш бирелә торган 3 сорауга җавап язарга булдык. Безгә Сәләтнең җәйге профильле аланнары координаторы Игорь абый Смирнов ярдәм итте.