Яңалыклар
2004-нче елдан бирле Сәләт дөньясында кайныйм
«Кушылсаң әгәр безгә, үкенмәссең гомергә». Чыннан да, Сәләттә ял иткән, монда булган кешеләр, аланда үткән көннәрне һич онытмый. Еллар үткәч тә, кабат сагынып кайта.
Уңышка ничек ирешергә: Форум спикерыннан 6 лайфхак
Сәләттә көннәр тиз үтә. Беренче Форум башланырга да өлгермәде, инде азагына да якынлашты. Әмма уку-укыту сессияләре дәвам итә. SOFT SKILLS BILER FORUM мәктәп укучыларын бүген һәм киләчәктә кирәкле күнекмәләр белән таныштыра, белемне арттырырга ярдәм итә.
Эшмәкәрлеккә мәктәп бусагасыннан өйрәнә башларга кирәк
Сәләт Форумына көн саен бик күп кунаклар, спикерлар килә. Шундыйларның берсе – Миләүшә Шәрифуллина – эшмәкәр, Казанда инглиз теле укыту буенча әйдәп баручы EASY English Академиясе җитәкчесе.