Яңалыклар
«Әйдәманнар мәктәбе онлайн» катнашучылары өчен «Укытучылар мәктәбе» узды
Бу ялларда «Әйдаманнар мәктәбе онлайн» кысаларында «Укытучылар мәктәбе» узды. Анда 110 кеше катнашты. Алар барысы да – быел Сәләтнең җәйге сменаларында укытучы булырга ниятләүчеләр.
«ARTS BILER FORUM – иҗат дип яшәүчеләр өчен зур һәм шәп бүләк ул!»
Татар театры һәм кино артисты, 2013-нче елдан бирле Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, педагог, һәвәскәрләр театры режиссеры, 96-нчы гимназиянең «Манзара» театр студиясе педагогы, «ШАЯН ТВ» телеканалының дубляж буенча актеры Гүзәл Галиуллина менә инде өченче ел рәттән ARTS BILER FORUM-да театр юнәлешен җитәкли.
ARTS BILER FORUM - сәнгать дип яшәүчеләр өчен!
Каршы алыгыз - Венера Галимова. Хореограф-куючы, югары категорияле педагог, «Площадь свободы» фестиваленә нигез салучыларның берсе, «INDIGO kids» җитәкчесе, «Ел укытучысы» һәм «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурслары лауреаты. Инде өченче ел рәттән ARTS BILER FORUM-да бию юнәлеше җитәкчесе.