«Безгә журналистика түгел, ә контент ясау кызык!»: Медиа Биләр Форумның быелгы уку-укыту программасы нинди? ← кире кайтырга
Бу көннәрдә Биләрдә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының Медиа Биләр Форум сменасы бара, бу әлеге җәйдә уздырыла торган сменаларның бишенчесе. 6 көн дәвамында аның катнашучылары журналистика һәм медиа дөньясы белән танышып, төрле остаханәләрдә катнашалар, лекцияләр тыңлыйлар, үзләрен яңа өлкәдә сынап карыйлар. Форумның уку-укыту программасы бик эчтәлекле. Смена яшьләрдә медиа өлкәсе белән кызыксынуны арттырырга ничек ярдәм итә? Моның турында Медиа Биләр форумның сәлкешләре һәм остазлары белән сөйләштек!
6 көн дәвамында Медиа Биләр Форум барышында барлыгы 127 дәрес узды. Креативлык, медиатрендлар, блог алып бару, үзеңне күрсәтү, видеолар ярдәмендә социаль челтәрләрдә үсү, телефонга сыйфатлы контент ясау, интервью алу һәм коммуникация төзү – боларның барысыда сменаның уку-укыту программасына кертелгән дәресләр. Күренеп торганча, аларның барысы да замананың актуаль темаларына багышланган. Барлык дәресләр барышында алган белемнәрне сәлкешләр гамәлдә куллана алдылар.
Остаханәләрне һәм кызыклы лекцияләрне Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре уздырдылар. Медиа өлкәсендәге тәҗрибәләре белән креатив агентлыклар җитәкчеләре, медиа-продакшннар хезмәткәрләре, сценаристлар, блогерлар, фотограф һәм видеографлар, журналистлар һәм башка белгечләр уртаклаштылар.
Бүгенге яшьләрнең классик журналистикага карашы турында үз фикере белән «Шәһри Казан» газетасы журналисты Илгизә Галиуллина бүлеште:
«Медиа өлкәсе белән кызыксынучы балалар күп, алар классик журналистика турында белеп бетермәсәләр дә, блогинг өлкәсе, фото-видео төшерү осталыгы аларга бик кызык. Шулай да мин аларны журналистиканың төп принциплары белән таныштырдым. Чөнки бу өлкәдә белемнәре бик аз. Аларга мәгълүматны кызык итеп бирергә тырыштым, төрле алымнар белән таныштырып, бер-берсеннән интервью алдырдым. Медиа дөнья белән никадәр кызыклы һәм киңкырлы икәнен аңлатасы килде. Чөнки нәкъ менә шуның белән кызыксынучы балалар безне, журналистларны, алыштыручылар, киләчәгебез бит»
Уку көннәре дәвамында сәлкешләр үзләре видеолар төшереп, интервьюлар алып, актуаль һәм кызыклы контент ясап, үзләренең осталыгын бар Биләр җиренә күрсәтә алдылар. Мисал өчен яшүсмерләр буынына актуаль булган мемнарга һәм креатив контентка багышланган дәресләрендә эшләгән рәсемнәрне кичке чараларда Форумның барлык катнашучылары да күрә алды.
Медиа Биләр Форумда бу өлкә белән кызыксынучы сәлкешләрнең саны аеруча күп. Һәркайсысы диярлек социаль челтәрләрдә үз аккаунтларны алып бара, smm белгеч булып эшлиләр, контент ясыйлар. Шуңа да аларның медиа дөньясына булган мөнәсәбәтләрен, форумда алган белемнәре турында сораштык.
«Мин үзем Алдынгылар хәрәкәтенең медиа юнәлешендә эшләп, социаль челтәрләрдә аккаунты алып бара. Шуңа да Сәләтнең әлеге форумын түземсезлек белән көттем. Биредәге лекцияләр һәм остаханәләргә мин үзем тартылам, барсына да өлгерергә тырышам. Чөнки барысы да шундый кызык һәм эчтәлекле, аеруча миңа интервью дәресләре ошады. Шулай да мине журналистика түгел, ә контент ясау күбрәк кызыксындыра. Сменаның дәресләре барышында, үземне бу өлкәдә сынап караганнан соң тагы бер кат моңа инандым», дип бүлеште Баулы районыннан килгән Рамилә Фаррахова.
Медиа Биләр Форум – Сәләтнең уникаль форумнарының берсе, нәкъ менә аның кысаларында Биләр җире трендлар, контент, креатив белән тула. Моннан һәркем яңа ачышларга һәм яңа үрләргә омтылу хисе белән китәчәк.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.