Яңалыклар
«Асылташ» мәктәбе тагын да югарырак үрләргә күтәрелергә, киңәергә әзер»
X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасында «Сәләт – кичә, бүген, иртәгә» дип аталган онлайн-очрашу узды. Катнашучылар берләшмәнең туган телне өйрәнү һәм саклауга керткән өлеше турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов: «Республикабызны, милләтебезне алга алып барырга насыйп булсын!»
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы – МЕДИА БИЛӘР ФОРУМга килде. Аның белән бергә форум җирлегенә Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та килде.
Биләрдә «Сәләт» форумының дүртенче сменасы башланды
14 июльдә Алексеевск районындагы Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы – Медиа Биләр Форум башланып китте.