Камил Ногаев: «Сәләткә балаларның «шәп» дигән авазларын ишетү өчен генә дә килергә була» кире кайтырга

Камиль Нугаев: «Когда я здесь слышу голоса детей, мне хочется жить»

Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы – ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла/Junior skills) ачылды. Ул 24 – 27 июнь көннәрендә «Сәләт — Адымнар» сыйныфлары укучылары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары һәм җитәкчеләре, Сәләт «Алмагач» мәктәбе, «Адымнар» полилингваль мәктәпләре, «Ачыш» гимназиясе укытучылары һәм администрациясе катнашында үткәреләчәк. Сменаның төп идеясе – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру.

Рәсми ачылу тантанасын «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир ачып җибәрде. «Бәхет –– ул үзебезнең туган җиребез, Биләр җире, – дип башлады ул сүзен. – Сагынып кайттым мин бу урынга. Рәхмәт сезгә бирегә килгәнегез өчен. Без үзебез генә түгел, әти-әниләребез, җитәкчелегебез, дәүләтебез, дусларыбыз бар. Без көчле, чөнки елдан-ел үсәбез. Чөнки 1994 елдан бирле без Яшьләр комитеты, аннан соң Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә. Чөнки безнең белән берлектә һәрвакыт башка бик күп министрлыклар, депутатлар, шагыйрьләребез. Бүген без бирегә төрле клублар, мәктәпләр, җитәкчелекләр белән бергә җыелдык. Биләр, Алексеевск җитәкчелегенә безне кабул иткәне өчен зур рәхмәт!»

Сәламләү сүзләреннән соң Әдип Әлмир форум мәйданын зур бер корабль белән чагыштырды. «Ул ел да диңгезгә чыга. Анда биш-алты көнгә балалар алмашынып торачак. Корабль диңгездә чагында монда кемнәр генә булмас. Алар республикабызның, Россиянең, дөньяның төрле почмакларыннан киләчәкләр».

Ачылышта мәртәбәле кунаклар күп иде. Шуларның берсе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев булды. «Балаларның «шәп» дигән авазларын ишетү өчен генә дә килергә мөмкин бу урынга. Сезнең тавышыгызны ишеткәч, яшисе килә башлый, – ди ул. – «Сәләт» – ул шулкадәр яхшы, горурланырлык проект. Татарстаныбызның күп кенә зыялы кешеләре «Сәләт»тән чыккан. Сәләтне оештыручы һәркемгә рәхмәт!» – дип белдерде ул үзенең проект белән горурлануын.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та форум ачылышында катнашты. Ул кайчандыр шушы җирдә татар җырларын тыңлавын, тарихи урында әйдаман, башҗитәк булып, «Сәләт»тә үз ярын табып, чын татар гаиләсен коруын әйтте. «Бүгенге көндә шушы рух белән рәсми вазыйфада эшлим, тормыш рәвешенә әйләнгән «Сәләт» мохите белән яшим. «Сәләт» – ул үзе бер дөнья, халәт, галәм. Әлеге рух белән сезгә дә яшәргә язсын. «Бәхет» дигән төшенчәдән башлап җибәрде бүген Җәүдәт абый. Бәхетне тояр өчен монда булырга кирәк. Сез кояшның барлык җылылыгын тарихи җирдә сеңдереп, шушы көч һәм дәрман белән әле күп еллар яшәрсез. Без бергә, безнең көч бердәмлектә!» – дип белдерде ул.

24 июньнән 9 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы яшьләр проекты Татарстан Республикасы районнарыннан 14 000 сәләтле баланы, остазларны, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән ватандашларны берләштерәчәк.

Сменаларның үткәрелү вакыты:

ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла / Junior skills) 24 - 28 июнь

ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество / Arts) 1 июль - 7 июль

СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ (Selet) 9 - 14 июль

МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ (Media) 18 - 24 июль

МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Информационные технологии / Information Technologies) 27 июль - 2 август

АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ (Первые / Forward) 5 - 9 август