«Изге Чишмә» аланына гаризалар кабул ителә! ← кире кайтырга

«Изге Чишмә» аланының Биләр Форумны оештыруга, сәлкешләрнең яллары күңелле узуына керткән зур өлешен биредә булган һәркем белә. «Изге чишмә» аланы – Сәләтнең гадәти сменасы түгел. «Изге чишмә» – Сәләтнең иң масштаблы проекты – Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы тарихына үз исемеңне язып калдыру дигән сүз.
«Изге чишмә»дә җаваплы, һәр мизгелдә ярдәмгә килергә әзер булган, тырыш, Сәләткә гашыйк 17 яшьтән өлкәнрәк егетләр һәм кызлар катнаша ала. Алар татар телен белергә яки өйрәнергә омтылырга тиеш. Форумның оештыручылар комитетында эшләү яңа мөмкинлекләр ачарга сәләтле.
Смена ике өлешкә бүленә: форумга әзерлек һәм аны үткәрү. Шулай ук бик күп кызыклы чаралар да планлаштырылган. «Изге чишмә»дәге һәр көн - ул тылсымлы мизгел! Форумга әзерлек чорыннан башлап, иң кызган вакыйгаларга кадәр - барысы да бер хыял кебек. Ә көн ахырында... Күңелләрне җылытып, учак тирәсендә җырлар яңгырар! «Палатка, учак һәм гитара» - Сәләт йөрәгенең тибеше, вакытларны, буыннарны бәйләүче җыр!
Форум кысаларында һәр волонтер үз юнәлешен таба ала:
- мәдәни программа;
- спорт программасы;
- уку-укыту программасы;
- штаб;
- атташе;
- протокол хезмәте;
- склад;
- мәгълүмати үзәк;
- махсус проектлар.
Гаризаны шушы сылтама аша җибәрергә мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/67efc85ae010db64009b6ed3/