Ислам Миргаязов: «Сәләт клубы – ул без!» ← кире кайтырга

17- 21 март көннәрендә «Йолдызлы»да Төбәк «Сәләт» клублары өчен ХXI гамәли уку-укыту семинары узды. «Сәләт» клублары балаларга үзләренең сәләтләрен һәм кызыксынуларын ачыкларга һәм үстерергә мөмкинлек бирә. Төрле юнәлешләрдәге проектлар, остаханәләр, тренинглар аша балалар һәм яшүсмерләр үзләрен сынап карый алалар. Семинар дуслар табу, аралашу һәм яңа танышулар булдыру өчен яхшы мөмкинлек. Сәләт клублары әгъзалары төрле проектларда бергә эшлиләр, тәҗрибә уртаклашалар һәм бер-берсенә ярдәм итәләр.
Сменаның барлык нечкәлекләре, программасы турында безгә «Сәләт» Клубының XIV Президенты Ислам Миргаязов сөйләде.
- «Сәләт» клубы – ул...
Әлеге сорауга бер сүз яки бер җөмлә белән генә җавап биреп булмыйдыр, миңа калса. Без «Сәләт клубы – ул без!» дияргә яратабыз, чөнки биредә бик күп сәләтле, актив, яңалыкка, үсешкә омтылучы шәхесләр берләшә. Һәр катнашучы – кадерле, һәркем кирәк. Без – бердәм, тату гаиләгә әверелгән зур система. Һәркемнең Сәләт клублары эшчәнлегенә керткән өлешен бәяләп бетергесез, бар башкарган эшебезне барчабыз да чын күңелдән, җитди башкарабыз.
- Әлеге гамәли семинар «Сәләт» клублары өчен нәрсә аңлата?
Язгы гамәли уку-укыту семинары – ул клубларның аерым бер вакыт эчендә башкарган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясау, хисаплар әзерләү, алга таба уздырырга планлаштырылган проектларын тәкъдим итү мәйданчыгы. Моннан тыш, катнашучыларны семинарда клублар эшчәнлегендә кирәк булган күнекмәләргә өйрәтү, аларны команда буларак берләштерү дә каралган. Программа нәкъ менә шул максатларга нигезләнеп төзелә.
- Семинарның программасы нәрсәдән гыйбарәт булды?
Семинар барышында стратегик планлаштыру һәм «Сәләт» клублары эшчәнлеген нәтиҗәле алып бару буенча уку-укыту программасы каралган. 4 көн дәвамында катнашучылар башка клублар белән бергәләшеп, бер-берсенең тәҗрибәсен үзләштереп, үз командаларында эшләделәр. Чакырылган экспертлардан һәм клуб кураторларыннан лекцияләр, тренинглар, остаханәләр оештырылды. Бу елның үзенчәлеге буларак, төбәк клублары рәисләре өчен аерым уку-укыту дәресләре дә үткәрелде. Һәркем түземсезлек белән көтеп алган кичке чаралар да программаның бизәге булды.
- Быел нинди проектларны тормышка ашыру турында уйландыгыз?
Беренчедән, төп максатыбыз – ул инде планлаштырылган проектларны югары дәрәҗәгә җиткерү, үстерү, камилләштерү, икенчедән, иң масштаблы чара – Сәләт клублары өчен уку-укыту форумы, аңа нәтиҗәле әзерлекне башлау, һәм инде клублар үз төбәкләрендә һәрдаим төрле чаралар оештыра, шул чараларның проектларын әзерләү.
- Төбәк «Сәләт» клублары өчен ХXI гамәли уку-укыту семинарының үзенчәлеге нәрсәдә?
Һәрбер семинарның үз үзенчәлеге була, беренче карашка алар охшаш кебек тә, ләкин һәр семинар саен без килгән катнашучыларны һәм укытучыларны яңа алымнар белән гаҗәпләндерергә тырышабыз. Мәсәлән, бу юлы «Чыгарылыш кичәсе» һәр катнашучы өчен онытылмаслык мизгел булды. 11 нче сыйныфны тәмамлаучы сәлкешләребез өчен без дә махсус кичке чара форматында чыгарылыш кичәсе оештырдык. Шуның кысаларында, без балаларга хәрәкәтебездәге дәвамчанлык низамәте, Сәләттәге мөмкинлекләр турында сөйләргә теләдек.
- «Сәләт» Клубы Президенты тәҗрибәсе шәхси үсешеңә нинди дә булса йогынты ясадымы?
Әлбәттә, «Сәләт» клубы – ул зур, күпкырлы система. Бу системада төрле кешеләр, төрле юнәлешләр белән эш итәргә кирәк. «Сәләт» мине методик, иҗади, коммуникатив кебек яклардан үстерде, камилләштерде, гомумән, шәхес буларак үстерде, ныгытты.
- Сәләт клубларына теләкләрең
Минем яраткан Сәләт клубларым, без сезнең белән күп кенә катлаулы, ләкин шул ук вакытта кызыклы һәм күпкырлы эш башкарабыз, алда сезне ни генә көтсә дә, гел алга таба атлагыз, яхшылыкка тартылыгыз, яңа эшләр башкарырга сезнең вакытыгыз җитте!