Иҗат Биләр Форум гаризалар кабул итә! ← кире кайтырга

2 - 6 июль көннәрендә Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә узачак XIV Халыкара яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы - Иҗат Биләр Форумга гаризалар кабул итү кампаниясенә старт бирелде!
2018 елдан башлап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы сменаның программасы үз эченә заманча белем бирү форматларын, мәдәни чараларны һәм ТР һәм РФ экспертлары белән тематик лабораторияләрне ала.
Иң иҗади смена 3 юнəлеш: бию, музыка, театр буенча үткəрелə. Иҗат Биләр Форумда соло башкаручылар да, коллективлар да катнаша ала. Катнашучыларның яше: 14 тəн 22 яшькə кадəр.
Форум 3 этапта үткәрелә:
1 нче этап – «Катнашучылардан гаризалар кабул итү»: 10 нчы апрельдəн 26 нчы майга кадəр.
2 нче этап – «Читтəн торып сайлап алу этабы»: 5 нче июньнән 9 нчы июньгә кадəр. Экспертлар комиссиясе катнашучыларны форумга тапшырылган гариза, анда күрсәтелгән казанышлар həм видеоязмалар нигезендə сайлап ала.
3 нче этап – «Төп этап. Форумда катнашу»: 2 нче июльдəн 6 нчы июльгə кадəр. Тренинглар, иҗади очрашулар, түгəрəк өстəллəр, белем бирү остаханәләре, иҗади лабораториялəрдә катнашуны үз эченә ала.
Форумның икенче сменасында яңалык буларак катнашучыларның җитәкчеләре өчен махсус «Остаз» проекты үткәреләчәк. Программаның максаты - вокаль, бию, театр коллективларының һәм башкаручыларның җитәкчеләре өчен аларның профессиональ һәм шәхси компетенцияләрен үстерүгә һәм үзара тәҗрибә алмашуларына юнәлдерелгән уку-укыту мәйданчыгы булдыру.
Иҗат Биләр Форумның тәртибе һәм шартлары турында тулырак нигезләмәдә танышырга мөмкин.
Форумда катнашу бушлай.