Яңалыклар
«Сәләт ВикиМәктәбе» мәкаләләр язу марафоны оештыра
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татар Википедиясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр турында мәкаләләр язу марафоны оештырыла.
Әдәби конкурста катнашырга чакырабыз!
Сәләт оештырган Флүс Латыйфи исемендәге IX «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсына гариза бирү кампаниясе дәвам итә! Бәлки, әлеге конкурс турында белеп бетермәүчеләр дә бардыр дип, конкурсның координаторы Айгөл Вәлиуллина белән әңгәмә кордык.
Беренче СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН үтте!
19-нчы апрель көнне беренче СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН үтте. Ул Сәләтнең рәсми аккаунтларында 12 сәгатьлек туктаусыз live форматында узды, җыенда Сәләтнең дуслары, фикердәшләре, чит илләрдән ватандашлар, төрле кунаклар белән туры трансляцияләр оештырылды, шулай ук махсус чатларда һәр аланның үз чаралары булды.