Яңалыклар
«Sanak-lab» IT-дөнья белән таныштыра!
Бу көннәрдә Сәләт Йортында бер-бер артлы төрле проектлар старт ала. Әйтик, шимбә көнне «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең ачык ишекләр көне узды. Кем анда булды – лаборатория белән якыннан танышты инде. Ә кем әле «Sanak-lab» белән танышырга өлгермәде – әлеге язма сезнең өчен.
«Бохараев укулары»на чакырабыз!
27-нче сентябрь көнне сәгать 12:00дә Сәләт Йортында «Бохараев укулары» фәнни-гамәли семинары була.
«Сәләт-Олимп» сменасы булачак!
Җәй тәмамланырга да өлгермәде, ә без инде «Көзге каникулда берәр смена булачакмы?», «Булса, кайда теркәлү узарга?» дигән сораулар кабул итә дә башладык. Сорауларга җавап бирергә ашыгабыз: ӘЙЕ, «Сәләт-Олимп» сменасы булачак!