Июль турында кыскача! ← кире кайтырга

Җәйнең иң кызу ае сәләтлеләрнең күңелләрендә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы һәм Сәләт аланнарына бәйле онытылмаслык мизгелләр белән истә калачак!
Июль аена бергәләшеп нәтиҗәләр ясыйк!
· Сәләт Биләр Форум
XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы – меңләгән сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне берләштерүче, алар өчен белем алу, аралашу, иҗат итү һәм үз потенциалын ачу өчен уникаль мәйданчык. Биредә «Сәләт» берләшмәсенең түбәндәге профильле сменаларның сәлкешләре катнашты: «Раушан», «Биләр каласы», «Гайрәт», «Азнакай», «Рухият», «Саба». Сәләт Биләр Форумда гадәттәгечә аланнарның профильле тематикалары: фән, иҗат һәм сәнгать, спорт белән бәйле лабораторияләр форматында гамәлгә ашырылды. Смена кысаларында белем бирү сессияләренең Татарстан һәм Россиянең иң алдынгы спикерлары һәм экспертлары белән интерактив форматлары планлаштырылган иде. Тулырак: https://selet.biz/tat/news/forum-obedinivshiy-vsekh-zavershilas-traditsionnaya-smena-foruma-s-l-t/
· «Асыл гаилә җыены»
12 июль көнне Биләрдә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының Сәләт Биләр Форум сменасы кысаларында «Асыл гаилә» проекты катнашучылары өчен «Асыл гаилә җыены» программасы узды. Чарага Татарстанның төрле районнарыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук башка төбәкләрдән якынча 250 кеше җыелды. «Асыл гаилә» – Сәләтнең төрле проектларында катнашучы гаиләләр өчен уникаль проект. Әти-әниләр, әби-бабайлар, нәниләр һәм бәбиләр, 0 яшьтән алып өлкәннәргә кадәр - барысы да 1 көнгә Биләргә кайттылар.
· «Остаз» проекты
9 июльдән башлап 12 июльгә кадәр Биләргә Казан шәһәре, Татарстан Республикасы һәм күрше төбәкләрдән гомуми белем бирү оешмаларының педагоглары, укыту, тәрбия эше һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, педагогик юнәлешләрдәге югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының өлкән курс студентлары җыелдылар. 4 көн дәвамында катнашучылар өчен экспертлардан уникаль белем һәм тәкъдимнәр алу, белем бирү һәм мәдәни программаларда катнашу, үзләрен күрсәтү аша үз компетенцияләрен үстереп, башка катнашучылар һәм экспертлар белән һөнәри, мәдәни элемтәләр урнаштыра, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудырылды.
· Һөнәрләр Биләр Форум
18 – 24 июль көннәрендә изге Биләр җирендә ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла/Junior skills) сменасы узды. Cмена программасы үз эчендә өч юнәлешне колачлады: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр. Һөнәрләр Биләр Форум катнашучыларга әлеге юнәлешләрдә эчке потенциалларын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык буларак оештырылды. Биредә һәр катнашучы үзе теләгән юнәлешне сайлап, интенсив программаны үзләштереп, мәдәни һәм спорт чараларында катнашып, күңелле ял итә алды. Тулырак: https://selet.biz/tat/news/timur-suleymanov-s-l-t-eto-obraz-myshleniya-v-bilyarske-zavershilas-vtoraya-smena-foruma-s-l-t/
· Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумында
«Сәләт» форумы – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы төбәгебезнең йөзе булган проектларның берсе. Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасында – Һөнәрләр Биләр Форумда кунакта булды. Биредә ул форум катнашучылары белән аралашты, сменаның уку-укыту мәйданчыклары белән танышты һәм сәлкешләргә җылы теләкләрен җиткерде. Тулырак: https://selet.biz/tat/news/rustam-minnikhanov-s-l-t-obraztsovaya-programma-dlya-nashey-respubliki-/
· РУВИКИ Интернет-энциклопедиясе һәм «Сәләт» берләшмәсе уртак проект әзерли
2025 елның 23 июлендә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы кысаларында РУВИКИ Интернет-энциклопедиясе һәм «Сәләт» берләшмәсе арасында килешү төзелде. Партнерлык Татарстан Республикасы мәдәниятен татар телендә РУВИКИ материалларын төзү һәм редакцияләү аша саклап калырга һәм популярлаштырырга тиеш. РУВИКИ һәм «Сәләт» берләшмәсе «РУВИКИ – «Сәләт» мәктәбен башлап җибәрәләр. Тулырак: https://selet.biz/tat/news/internet-entsiklopediya-ruviki-i-soobshchestvo-s-l-t-obyavili-o-zapuske-sovmestnogo-proekta/
· Алдынгылар Биләр Форум
Биләрдә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы - Алдынгылар Биләр Форум (Первые / Forward) старт алды. Өченче ел рәттән ул Россия балалар һәм яшьләр оешмасы «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырыла. Биредә Татарстан районнарыннан 12-17 яшьлек 800 гә якын бала җыелды. Алар барысы да «Алдынгылар хәрәкәте»нең һәр бүлегеннән сайлап алынган. Форум катнашучылары өчен «Остазлык» темасына багышланган махсус уку-укыту программасы әзерләнгән.
· Биләр тарихы буенча «Тамырлар» олимпиадасы
Быел беренче тапкыр Биләр Форум кысаларында Биләр җире, Бөек Идел буе Болгар дәүләтенең тарихына багышланган «Тамырлар» республикакүләм олимпиадасы узды. Үз белемнәрен форумда катнашкан һәр сәлкеш сынап карый алды. Форумның һәр сменасында һәм «Болгар – Туган тел» аланында уздырылган олимпиадада 4 сәлкеш велосипедка, ә 16 сәлкеш «Алиса» акыллы колонкасына ия булды.