Башҗитәкләр мәктәбе

Башҗитәкләр мәктәбе – Сәләт берләшмәсенең мөһим проектларыннан берсе. Ул җәйге профильле сменаларга команда әзерләүне үз өстенә ала. Ел дәвамында җитәкчеләр төрле юнәлештә эш алып баралар: сәләтле балалар белән эшли белү, командада үзеңне күрсәтү, Сәләт традицияләрен өйрәнү, принципларын белү, сәләтлеләр өчен төрле чаралар уйлап табып уздыру, кәгазъ эшләре белән эшләү.

Проектның максаты – Сәләтнең җәйге сменаларында җитәкчеләр командасын туплау.

Проектны тормышка ашыру этаплары:

1. Җитәкчеләр өчен гариза бирү кампаниясен ачып җибәрү.

2. Җитәкчеләр командасын туплау.

3. «Сәләт» йортында дәресләр уздыру.

3. Күчмә мәктәп.

4. Җәйге сменаларда катнашу өчен әйдаманнар белән әңгәмә уздыру.

5. Смена программаларын тәкъдим итү.

6. Җәйге сменаларда команда эчендә программа әзерләү.

6. Җәйге кампанияне тормышка ашыру.

7. Җәйгә нәтиҗә ясау.

8. «Сәмрух» ел премиясе.

Җитәкчелек