«Илһам - Вдохновение» IV ачык хор фестивале

«Илһам - Вдохновение» ачык хор фестивале беренче тапкыр 2015-нче елда Татарстан Республикасының «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, «Сәләт» Клубы һәм «D'art хор-студиясе» белән берлектә үткәрелде.

Фестивальнең максаты – татар музыкаль мирасын саклау һәм үстерү, яшьләрдә классик башкару традицияләренә һәм хорда җырлау сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Фестивальнең бурычлары:

- яшьләргә иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру;

- балаларда һәм яшьләрдә татар һәм дөнья музыкасы мәдәнияте традицияләренә кызыксыну уяту;

- классик музыка белеме бирүне таныту;

- татар музыкаль мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләрен һәм заманча авторларның игътибарга лаеклы әсәрләрен таныту;

- хор коллективлары арасында иҗади элемтә булдыру, башкару һәм педагоглык тәҗрибәсе, шулай ук эксперименталь эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен шартлар тудыру;

- һәвәскәр хор коллективларына булышлык күрсәтү;

- сәләтле яшьләрне ачу һәм аларга киләчәктә үсәргә ярдәм итү.

Фестивальдә Татарстан Республикасының һәвәскәр (профессиональ булмаган) һәм өйрәнчек хор коллективлары катнаша ала. Моның өчен Нигезләмәдә күрсәтелгән вакытка кадәр гариза тапшырырга кирәк.

Нигезләмә
Җитәкчелек