«Сәләт-Яшел Үзән» кире кайтырга

Ачылу вакыты: 2016-нчы ел, сентябрь

Урнашу урыны: Яшел Үзән районының 16-нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Клубның активы: 10 катнашучы

«Сәләт-Яшел Үзән» клубы Республикакүләм «Сәмрух 2016» сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче ел премиясенең «Ел клубы» номинациясе номинанты булды.

«Сәләт-Яшел Үзән» клубы Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында яшәүче сәләтле балаларны җыю, бергә туплау, аларны үстерү һәм мәктәптән тыш өстәмә белем бирү белән шөгыльләнә. Клуб Сәләтнең традицион интеллектуаль уеннарын, турнир, ярышларын оештыра: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены, Сәләт марафоны, «Безнең фикер» дебатлары, һ.б. Аларга өстәп «Сәләт-Яшел Үзән» клубы «Переведи» бәйгесе, «Без – Тукай варислары»  районкүләм нәфис сүз осталыгы ярышы, Тукай айлыгы һәм «Тукай премиясе» бәйгесен үткәрергә җыенуы турында да хәбәр итә. 

Чаралар планы

Җитәкчелек