Сәләт, эх шәп! «Сәләт-Олим»ның язгы сессиясе тәмам! кире кайтырга

Завершилась весенняя сессия «Сәләт-Олимп»!

Белем алырга һәм ял итәргә – «Йолдызлы»га. Биредә 22-28 март көннәрендә «Сәләт-Олимп»ның язгы сессиясе узды. Фән олимпиадалары, ТДИ һәм БДИга яхшылап әзерләнергә теләгән 7-11 нче сыйныф укучылары җыелды.

Гади, аңлаешлы һәм кызыклы. Сессия вакытында барлык дәресләр дә шушы кагыйдәгә таянып укытыла. Математика, химия, инглиз һәм рус теле, җәмгыять белеменнән катлаулы темаларны да уен һәм кызыклы күнегүләр аша аңлаттылар. Бу уңайдан, быел сессия BuboUnicus мәктәбе белән берлектә узды. Балаларны БДИга әзерли торган әлеге мәктәп «Сәләт-Олимп»ка килүчеләргә файдалы остаханәләр үткәрде:

Ничек һәрвакыт куйган максатларыңа ирешергә, үз-үзеңә ышанычны арттырырга һәм финанс яктан тотрыклы хәлдә булырга? Шушы һәм башка сорауларга җавапны сәлкешләр BuboUnicus мәктәбе укытучылары белән бергә эзләде.

Әлбәттә, каникулны дәресләргә йөреп, имтиханнарга әзерләнеп кенә үткәрмәде кызлар һәм егетләр! Алар спорт һәм кичке чараларда да актив катнашты! Язгы каникулларны онытылмаслык итеп үткәрделәр!