«Фәнсар»ның көзге сессиясендә мәктәп белемнәрен камилләштерәләр! кире кайтырга

В осенней сессии «Фәнсар» совершенствуют школьные знания!

25 – 31 октябрь көннәрендә Биләрдә узачак «Фәнсар» мәктәбенең көзге күчмә сессиясенә гаризалар кабул ителә башлады! 

Смена дәвамында 8 - 11 сыйныф укучыларына математика, җәмгыять белеме, химия, биология, тарих, инглиз һәм рус теле, әдәбият фәннәреннән иң шәп остазлар белем бирәчәк. «Фәнсар» мәктәбе - үзеңне күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек, мәктәптә алган белемнәрне ныгытыр өчен көчле платформа. 

Фәнни гамәли юнәлешле аланга кил, имтиханнарга әзерлән, сәләтле дусларың һәм яраткан әйдаманнарың белән рәхәтләнеп ял ит! 

Гаризалар сылтама буенча кабул ителә.