VIII «Сәмрух» Ел премиясен тапшыру тантанасы кире кайтырга

Церемония вручения VIII Ежегодной премии «Сəмрух».

«Сәләт» берләшмәсенең 2022 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә һәм һәр сәләтле зур түземсезлек белән көтеп алган иң дулкынландыргыч тантана! 21 нче февраль «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында VIII «Сәмрух» Ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды.

Күркәм гадәткә әверелгән «Сәмрух» Ел премиясен белмәгәннәр юктыр, мөгаен. «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны, Сәләт Клубларын 2015 нче елдан башлап, «Сәмрух» Ел премиясе белән бүләкли. Кышның соңгы аена аяк басу белән ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар, сәләтлеләр шушы тантананы көтә. 8 ел дәвамында әлеге чарада 470 тән артык кеше катнашты, 65 җиңүче билгеләнде! Быел исә конкурска 90нан артык гариза кабул ителде, шуларның 61е портфолио нигезендә киләсе этапка үтте.

 

VIII «Сәмрух» Ел премиясен тапшыру тантанасы «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманованың сәламләү һәм рәхмәт сүзләре белән башланып китте: «Рәхмәт Сәләтне үстергән, Сәләтне ныгыткан һәм Сәләт тирәсендә сәләтлеләрне җыйган, барлаган барлык кешегә! Бүген бездә зур дулкынландыргыч бәйрәм. Без аны ел буе көтәбез һәм быелгы «Сәмрух» төгәлләнүгә икенчесенә әзерләнә башлыйбыз».

 

Сәләтлеләрнең бәйрәм сөйнечен бихисап министрлык, ведомство вәкилләре дә уртаклашты. Җиңүчәләрне беренчеләрдән булып котлап, премияне тапшыручылар арасында Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе - Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Татар эстрадасы җырчысы, ТАССРның халык артисты Римма Ибраһимова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков булды.

VIII «Сәмрух» Ел премиясен тапшыру тантанасы белән сәләтлеләрне Яшьләр эшләре министры да котлады. «Сәләт тагын да үссен, ныгысын дигән теләктә, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министырлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте аңа һәрвакыт ярдәм итәчәк» - дип белдерде Яшьләр эшләре министры.

 

«Сәмрух» Ел премиясе бер урында гына тормый: үсә, яңара, үзгәрә. Быел премиягә «Сәләт» аланнарының методистлары да дәгъва кыла. Өр-яңа «Ел методисты» номинациясе өстәлде. Аланнарда методистның аеруча мөһим урын алып торуын искәртә «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе Диләрә Якубова: «Һәр методист уз аланы эчендә уникаль уку-укыту программасын төзи. Бу зур җаваплылык, чөнки сәлкешләр өчен кызыклы форматта дәресләр үткәрү, шәп укытучылар эзләп табу, программаны балаларның кызыксынуларына һәм яшь үзенчәлекләренә туры китерү – бик катлаулы эш. «Сәмрух» Ел премиясе кысаларында без шул зур эшне башкарган методистларыбыз арасында иң-иңнәрен билгелибез.

 

VIII «Сәмрух» Ел премиясе җиңүчеләре:

«Ел сәлкеше» - Алмаз Нигъмәтҗанов

«Ел әйдаманы» - Ләйсән Зайнуллина

«Ел кулдашлары» - Алсу Фәтхетдинова, Рәсүл Валитов («Сәләт-Саба»)

«Ел өлкән әйдаманы» - Илнара Фәхреева

«Ел методисты» - Камилә Ризванова

«Ел директоры» - Гөлназ Гатина

«Ел аланы» - «Сәләт-Раушан»

«Ел клубы» - «Сәләт-Әлки»

«Сәләт җырлый» - «Сизәм» («Сәләт-Рухият» аланы җыры)

«Форум башҗитәге» - Данияр Галиев

«Ел партнерлары» - «Шаян ТВ» телеканалы, «КСИЛ-Миллениум» ҖЧҖ

«Без рәхмәтле» - Вячеслав Бурдов, Роза Степанова, Галия Закирова, Фираид Нуруллин, Фәнир Галимов, Рәшид Ямбулатов, Җәлил Сөләйманов

«Бер дулкында» - Эльмир Низамов, «Саф» балалар радиосы, «СалаваTIK» балалар проекты

«Сәләт стипендиясе» - Булат Ахунов, Ләйсән Низамова, Адилә Хәлимова


Афәрин, сәләтлеләр, котлыйбыз сезне!

Җиңүчеләргә «Сәмрух» сыны, диплом, партнерлардан кыйммәтле бүләкләр белән беррәттән акчалата премия дә тапшырылды. Аны сәләтлеләр үзләре fund.selet.biz платформасында туплады. Быел күмәк көч белән 700 мең сумнан артык акча җыелды.